Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Уразада пешерә торган ризыклар – рецептлар

Рождество уразасы үзенең кырыслыгы белән Питрау уразасына ошаган

Ул Олы уразадан җиңелрәк. Бу уразада күбрәк төрле ярмалардан пешерелгән боткалар белән тукланалар.

28 ноябрьдән 19 декабрьгә кадәр (Кышкы Микула, Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне) понедельник майсыз пешерелгән кайнар ризыклар, вторник, четверг, суббота воскресенье балык ашарга рөхсәт ителә. Среда һәм пятница көннәрендә ипи, су, тоз, төрле җимешләр, яшелчәләр, кипкән җимешләр, чикләвек, бал ашарга ярый.

Табын артыннан кач кылмыйча, иман укымыйча китмәгез.

“Эй Ходай, бар кешеляр дя Сиҥа ӧмӧт тотоб торалар, Син аларга тейешле чагында аш бирясеҥ, жумарт кулыҥны ачыб ӓр-бер жанны Ӱз дяӱлятеҥ белян туйдырасыҥ”.

Уразада пешерә торган ризыклар – рецептлар

Караҗимеш белән тары ярмасы боткасы

1 стакан тары ярмасы, 1/2 стакан караҗимеш, 2 1/2-3 стакан су.

Суда тары ярмасын пешерергә. Караҗимешне юарга һәм суда пешерергә. Суын түгәргә һәм караҗимешне боткага кушарга.

Тозлы кыяр һәм кишер белән салат

800 г кишер, 2 тозлы кыяр, 200 г томат согы.

Тозлы кыярның тышлыгын салдырырга, икегә бүләргә. Кыярны вак кубикларга турарга һәм өстенә томат согы салырга. Өстенә борыч сибәргә һәм бераз гына төнәтергә калдырырга. Кишерне вак итеп турарга, өстенә әзерләнгән заправканы салырга.

Карабодай белән похлебка

2 бәрәңге, 1 кишер, петрушка, пастернак, 0,5 баш сарымсак, 3 баш суган, яшеллек.

Яшелчәләрне суда пешерергә. Бәрәңге пешкәч, карабодайны салырга. Әзер булганчыга кадәр пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев