Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ураза вакытында Яңа елны ничек каршы алырга?

Православ христианин Яңа елны каршы алганда ашау нәпесен һәм азгынлыкны тыярга тиеш.

Яңа ел дини бәйрәм түгел. Православ кеше Яңа елны Ходайга җараулы булып каршы алырга тиеш. Бу хакта Татарстан Митрополиясенең керәшен миссиясе җитәкчесе Павел әтей ЧУРАШОВ түбәндәгеләрне сөйләде.

Яңа елны семья бәйрәме буларак кабул итәбез. Дуслар, туганнар бергә җыела. Һәм иң мөһиме, Яңа ел көннәрендә без барыбыз да Алла Христосның дөньяга килүен тууын көтәбез. Бу бик тә зур шатлык. Яңа ел һәр ел саен килә, ә менә Христос, акылыбыз һәм җаныбыз белән ышанмасак, әзер булмасак, күңелебезгә беркайчан да килмиячәк. Рождествога ныклап эзерләнәбез, 40 көн ураза тотабыз, ару эшләр кылырга тырышабыз. Яңа ел уразага туры килә. Табыннарга ураза ашлары әзерләп, эчеп азып-тузып, теләсә-ничек шау кычкырып йөрмичә, ашау нәпесен тыеп, Христос килүен көтеп, шуңа чын күңелдән ышанып каршы аларга кирәк. Еллар имин булсын дип, теләк итик, иман әйтик, - дип сөйләде Павел әтей.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев