Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет кенәгәсеннән: «Чакырылганнар күп, әмма сайланганнар аз»

Евангелиядән алынган мәсәлнең аңлатмасы.

Әлеге мәсәл үзгәртелмичә, кенәгәдәгечә, керәшенчә язуда бирелә. 

“Бер чакта Ходай шушы мясялне äйткян: бер кеше кич оло аш жасаб, кюб кешелярне öндягян. Аш багыты житкяч, öндялгянняргя: инде барыгыз, бары да äзер диб äйтергя колон жибяргян. Öндялгянняр бары бергя сюз берляшкян кюк, ашка, барыудан чигеня башлаганнар. Элекегесе аnар äйткян: мин жир алдым, аны барыб карарга киряк, сиnа ÿтенямен, миnа айыб итя кюрмя, дигян. Икенчесе äйткян: мин биш пар ÿгез алдым, аларны сынаб карарга барамын, сиnа ÿтенямен, миnа айыб итя кюрмя, дигян. Öчöнчöсö äйткян: мин öйляндем, шунныктан бара алмыйым, дигян. Аннары шул кол мыны ÿз эясеня кайтыб äйткян. Шунда жорт эясе ачыуы килеб, ÿз колона äйткян: бар тизеряк, кала урамнарыннан, тыкырыклардан очороган жарлыларны, гареблярне, аксакларны, сукырларны мында алыб кил, дигян. Кол эясе кушканча кылган. Аннары эясеня äйткян: эй эям, мин син кушканча кылдым, тагы да урын бар, дигян. Эя колга aйткян син тагы жулларга, киртя буйларына барыб, очораганнарны кыстаб алыб кайт, öйöм тулсын. Мин сезгя äйтямен: теге öндялгяннярнен берсе дя ашымны ашамас: чакырылганнар кюб, сайланганнар аз шул, дигян” (Лк. 14, 16).

Эй туганнар! Бу мясял нейне белдеря икян, аны ничек аnныйсы икян?

Анын мäгнясе былай: оло аш жасаучы кеше диб, мында Кюктяге Атабыз äйтеля, äммя аш дигяне – Кюк Падшалыгын, мяnге рахят жомакны, аннарны äдямнярне жолар öчöн жир öстöня куйылган кадерле арыу Жыйынны äйтеy була. Кунакларны чакырырга эясе жибяргян кол дигяне, кюктян жиргя тöшкян Алла Улы Iисусъ Христосъ Ÿзе була. Алла Улы изге жазыуларда кюб тöштя кол диб жазылган. Ул шул Ÿзе дя Ÿз турысында былай äйткян: “Äдям Улы Ÿзеня кызмят иттерер öчöн килмяде, äммя Ÿзе кызмят итяр öчöн, кюб кешелярне жолар öчöн, Ÿз жанын бирергя килде,” дигян. Ашка öндялеб, бармый калыучылар диб, мында iудейлярнен калык башлыкларын, укымышлы кешелярне äйтеÿ була. Алар шул ден сöйляÿчеляр, калыкны арыуга öйрятеÿчеляр булганныктан, Кюк Падшалыгына иn элеке керергя тейеш булганнар, тик керя алмаганнар. Кала урамнарыннан, тыкырыклардан жыйыб алыб килгян гаребляр, аксаклар, сукырлар диб бу мясялдя укымышлы тöгöл кара калыкны, жазыклы мытарьлярне äйтеÿ була. Äммя кала кырыйындагы жуллардан, киртя буйларыннан жыйган кунаклар диб, мында Алланы белмягян, Аnар ышанмаган денсез калыкларны кюрсятеÿ була.

Эй туганнар, Кюктяге Атабыз жир öстöндяге калыкларны бик сöйгяннектян, Ÿзенен Кюктяге Падшалыгында бар äдям заты öчöн мяnге рäхят урын äзерлягян. Шул мяnге рäхятлектя урыннаштырыр öчöн, иn элеке iудей калкын сайлаб алыб, алар öчöн артыграк сагышланыб, аларга Законъ биреб, пагямбярляр жибяреб, тöрлö эшляр белян аларны äзерляб торган. Шулай итеб, Алла аларны äлля ничя меn жыл öндягяннян суn, калдыгында Ÿз Падшалыгында аларга оло эш бирясе кöнö килеб житкян. Кюктян Алла Атанын сöйöклö Улы жиргя тöшöб, кол шикелле, кечелек белян äдям затын Кюк Падшалыгына öндöй башлаган. Тяÿбягя килегез, Евангелiегя ышаныгыз, Кюк Падшалыгы жакыннашты диб, калаларда да, ауылларда да сöйляб жöргян. Шулай итеб, Коткарыучы Христосъ äр-кемгя тяÿбягя килергя, жазыкларына ÿкенергя, жаман эштян тыйылыб, жакшылыкны кыла башларга габрят биргян. Христоснын бу габрятлярен княгячеляр белян фарисейляр бердя ошатмаганнар. Без ÿзебез дя кюб белябез, Синнян дя артык белябез диб, анын ÿгетен тыnнамаганнар, аларнын шул уза артык сöйгян нястяляре булган, шунныктан алар Христоснын бу ÿгетлярен ÿзляреня сыйыштыра алмаганнар. Христосъ азабка да, читеннеккя дя тюзяргя, беряÿдян дя кадер дя, ололок та кöтмяскя öйряткян. Äммя алар калыктан кадер белян ололокны кöткянняр. Христосъ жир байлыгына уза кюnел салырга кушмаган, äммя алар бар рäхят, бар кыуаныч байлыктан гна була диб, гÿмерлярен байлык эстяб кня уздырганнар. Христосъ изгелекне чын кюnелдян кыларга, бер-беребезне сöйöб торорга, жыуаш кюnелле, таза кюnелле булырга öйряткян, äммя алар изгелекне кылгандый итсяляр дя, чын кюnелдян кылмыйчы, ÿзлярен-ÿзляре мактатыр öчöн, тыш кылмыштан гна кылганнар. Алар Коткарыучы Христоснын Алла адарынган Мессiя икяненя дя ышанмаганнар, äммя Мессiя жиргя бик ололок белян килер, Ул жир öстöндяге бар калыкларны iудей калкы кулына тöшöрöр диб уйлаб, Анын öндяyеня бармыйчы, Анын ÿгетлярен тыnнамыйчы, ÿз белдекляреня масайыб, Кюктяге дяÿляттян, мяnге рäхят жомактан коро калганнар.

Малга биренгян калык башлыклары, укымышлылар, фарисейляр Коткарыучы Христоска ышанмасалар да, кара калык, жазыклы кешеляр Аnар ышаныб, кюбесе тяÿбягя килгянняр. Балык тотоучылар Анын: “Минем артымнан барыгыз, Мин сезне кешелярне тотоучы итярем”, диб äйткян сюзеня ышаныб, жортларын-жирлярен калдырыб, анын артыннан киткянняр. Кара калык Анын ÿгетен тыnнарга диб, меnняб-меnняб жыйылыб, бер ыnгайдан äлля ничяшяр кöн öйляреня кайтмый жöргян. Жазыклы мытарьляр тяÿбягя килгянняр. Азгын катыннар Анын аягы астына жыгылыб, изге аякларын кюз жяшляре белян чылатыб, кыйбатлы майлар сöрткянняр. Христосъ аларнын тяÿбягя килеÿлярен кюреб, барысына да жазыкларын кичергян. Шулай итеб, калык башлыклары, укымышлы кешеляр керясе жомакка керергя тейешле булмаганнар.

Äдямнярне сöйöÿче, изгелекле Ходайнын iудей калкын гна Ÿз Падшалыгындагы ашка, мяnге жомакка кертеÿ белян гня кюnеле булмаган, äммя тагы да урын кюб äле диб, Ул дoньядяге калыкларнын барысын да, деннелярен дя, денсезлярен дя чакырыйым, аларны да зур ашыма жыйым диб, ÿлгян жиреннян терелеб торгач, öйрянеÿчеляреня кюренеб äйткян: “Барыгыз, бар калыкларны да öйрятегез, аларны Ата, Ул, Святый Тын исеменя чумылдырыгыз, Мин сезгя кушканны барын да кыларга аларны öйрятегез”, дигян (Мө. 28, 19-20). Шулай итеб, чын Алланы белмягян, жалган денне тотоучы калыкларны да Iисусъ Христосъ Ÿз Падшалыгына öлöштяш иткян.

Эй туганнар! Iисусъ Христоснын iудей калкына äйткян бу мясялне без христiаннарга да бик туры киля, аларга äйтеÿ белян, анын безгя дя äйтеÿе була. Ул iудей калкына Ÿз ашына, мяnгегя сöйöнöб, жыуаныб торасы жомакка öндягян кюк, безне дя öндягян, äле булса да öндoй. Без барыбыз да, Коткарыучынын жиргя килгяненя ышаныб, чумылдырыу жяшереге арткылы Алла Падшалыгына керешеÿле булдык. Алай булса да, бик кюб кеше, чумылдырылган чагында Христоска кушылыб, бер Аnар гня кызмят итярмен диб биргян сюзендя тормойчы, антыннан жазыб, жаnгышалар. Дoнья байлыгына, ашауга-эчеÿгя, кейемгя-салымга алданыб, жя бютян тöрлö жазыклы эшляргя бяйлянеб кюктя буласы рäхятлякне уйламыйчы, мяnге жомактан коро калдылар. Бу бик дöрöс: äгяр дя дoнья байлыгына бик уза биренгян кешегя: син жаныn öчöн дя сагышланыб, кюктя буласы рäхятлекне дя уйлаб, анын öчöн дя тырышыу киряк эйе дисяn, ул сиnа мясялдя äйтелгянчя: минем эшем кюб, тегендя дя, мында да барасым, кайсын сатасым, кайсын аласым бар, шунныктан минем кюкне, кюктя буласы рäхятлекне уйларга багытым жук диб, ул сиnа кырт кисеб бирер. Тагы шулай, кюб кеше ÿзен-ÿзен дöрöсляб: изге булыр халем жук, изге булырга кюб тырышыулар киряк, аnар ничек тырышыйым, шушылай торсам да жарар диб, ÿзляре уйлаганча гна тороб, харяб булалар. Äммя кайсы кешеляр: мин беряÿгя дя зыян китермейем, кешенекен урламыйым, азгыннык итмейем, тоткан жиремя ÿз малымны тотам, шуnар кюря жазыгым кюб булыр диб уйламыйым, шунныктан кюктяге рäхяттян да коро калмам диб белямен диб, ÿзлярен-ÿзляре дöрöскя санаб харяб булалар. Шулай итеб, андыйларга Христоснын: “Чакырылганнар кюб, äммя сайланганнар аз,” дигян сюзляре бик дöрöс киля. Алар Алла кушканча тормойчы, Анын бойорокларын кылмыйчы тороучыларнын берсе дя Алла Атанын зур ашына, мяnге рäхят жомагына керя алмасын уйламыйлар шул.

Алай булгач, туганнар, ÿз-ÿзебезне тикшерейек тя, уйга тöшöб, Алланын кюктя буласы ашына, мяnге рäхят жомагына кереб, изгеляр белян бергя сöйöнöб, кыуаныб торсак ыйы диб, дoнья малына гна биренмейче, жаныбыз öчöн дя, аны жолар öчöн дя тырышыйык, шулай кылсак, чакырылганнар рятеня калмабыз, aммя сайланганнар белян бергя мяnге сöйöнöчкя керербез. Аминь. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Павел

    0

    0

    Ходай булышсын барыбызга да, жомакка керергя, изгеляр белян бергя!