Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет: Иисус Христосның бер сансызны төзәтүе

Олы уразада укылырга тиешле бу үгеттә «сансыз» сүзен аяк-куллары сау булмаган кеше дип аңларга кирәк.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде.

Ул эш былай булган: бер табкыр Iисусъ Христосъ Капернаумъ каласында бер öйгя кергян. Шунда Аныҥ ÿгетен тыҥнарга диб бик кюб калык жыйылган, кеше кюблектян öй эче тулган, ишек катында да урын калмаган. Шунда Аҥар дюрт кеше бер сансызны кютяреб китергянняр. Кеше кюблектян Iисуска жакыннашырлык булмагач, алар Iисусъ торган öйöнeҥ тюбясен ачыб, сансызны жаткан урны белян Анын алдына тöшöргянняр. Iисусъ аларныҥ ышаныуын кюреб, сансызга äйткян: “Улым, синен жазыкларыҥ кичереля, тор да, урыныҥны алыб, öйöҥя кайт”, дигян. Ул торган да, урнын алыб, öйöня киткян. Бу кoдрятне кюреб, шундагы кешелярнен барысыныҥ да исляре киткян.

Эй туганнар! Христосныҥ бу кoдряте кюк кодрятляр казердя дя кюб була, ышаныу арткылы казер дя кюб чирлеляр чирляреннян сауыгалар. Алай булса да, ышаныу арткылы айса бар кеше дя чиреннян сауыгырга мöмким икян диб уйламагыз, ышаныу булса да, кюб кеше сауыкмый, ул Алла ирке, сауыктырыйм дися дя Анын эше, äммя безнен эш келяÿ итеб, Аллага инялеÿ гня, Аҥар сауыктырчы диб, ÿкенеÿ гня. Кай чагында чирле кеше ÿзе дя, аныҥ жакын кешеляре дя сауыксын ыйы диб, бик озакка чаклы иняляляр, äммя инялсяляр дя, телягяннярен ала алмыйлар, чирле кöннян-кöн ауырайыб, бара торгач, ÿлеб тя китя. Шул хатле озак инялеб тя, теляб-теляб тя сауыкмагач, алга таба ней эшлясе, ул чирлегя ней кыласы? Aлля инялеÿдян туктасы мы, äлля Алладан öмöтне öзясе ме? Жук Аллага инялеÿдян туктарга жарамый, инял, сауыкмаса да теля, äгяр дя, ÿля икян, ÿлся дя аҥар аннан зыян жук, äммя пайдасы кюб булыр. Yлеÿ aр-кайсыбызга буласы эш. Христоска ышаныб, Анын денендя тороб, Аныҥ бойорокларын кылыб ÿлгян кешеляргя ÿлем куркыч тöгöл. Христосъ Аллабыз Yзенен азабланыуы, качка кадакланыуы, ÿлеÿе арткылы ÿлемнен кыуатын бетергян, äммя терелеб тороуы арткылы безгя мяҥге терелек биргян. Äлля ÿлем сятеннян куркасыn мы? Жук, аннан куркырга да жарамый, арыу чиркяÿбездя келяÿ сайын: ÿлемебез Христосныкыларга тейешлечя арыу, тыныч булсын, азабсыз булсын диб, Ходай Аллага инялябез, шуҥар кюря, кем дя кем арыу чиркяÿдя чын кюҥелдян Аллага шушы сюзлярне äйтеб инялеб торса, ул кеше сораганын алмый калмый, ала. Алай булгач, ÿлем сятеннян тяÿбягя килмягян бик уза жазыклылар гна куркырга тейеш. Давидъ пагямбяр äйткян: “Жазыклыларнын ÿлеÿе азаблы (Пс. 33, 22). Ходайга жараулыларныn ÿлеме Ходай алдында кадерле”, дигян (Пс. 115, 6).

Беряÿ уйлар: жакты дöньядян кемнен айырыласы килер, бу дöньядян туйыб, кем ÿлсям эйе, дирер? Дöрöс, беряÿнен дя ÿлясе килмей, äммя аз булса да, торсам ыйы диб телей. Былай диб уйлаулар, былай диб теляÿляр сау чагында гна, жя жаҥа чир тейгян чагында гна була, äммя чире кöннян-кöн кöчяйя, тереляреня öмöтö бетя башлагач, ул дöньялекне уйлауын ташлаб, кюктяген, анда ней буласыларны уйлый башлый. Мына шул кюктяген уйлый башлаганга кюря дя, ÿляр алдыннан кюб кеше: öйгя кайтам, жя äйдягез, кайтыйык, жя: жибярчегез, кайтыйымсана диб, саташыб жата башлый. Бу сатышыу тöгöл, äммя анын бар уйы, кюҥеле кюккя китеб, жанын жугарыдагын эзлей башлауы, жирне онотоб, кюкне сöйляшеÿе була.

Жазыкларым бик кюб шул, шуҥар кюря мин ÿлемнян бик куркам диб тя äйтергя туры килмей. Жазыкларыҥ кюб икян, алардан котолорга да äмял бар, тяÿбягя кил, жылый-жылый Ходайдан кичереÿлек сора, жазык äйтеб, Христосныn кадерле Тяненнян, кадерле Каныннан öлöш ал, äгяр дя шулай кылсаҥ, жазыкларыҥ сине куркыта алмаслар, ышаныб тяÿбягя килеÿеҥ какында, Ходай жазыкларыҥны да кичерер, жаныҥны да тынычландырыр.

Алай булгач, туганнар, äгяр дя чир тейеб, жата башласагыз, мына терелермем, мына сауыгырым диб öмöт тотоб, короно уйлаб жатканчы, äлля терелерем, äлля жук, бу кöнняр калдык кöннярем булмасын диб, жаныгыз турысында сагышланыб, жазыкларыгызга ÿкенеб, Ходайдан кичереÿлек сораб, тяÿбягя килеб жатыгыз. Гумер Ходай кулында, шуҥар кюря гумерне Анын иркеня салыб: эй Ходай, Син барыҥ да бик белеб торасыҥ, äр-кемгя ней хатле жяшяргя дя чик куясыҥ, чирен дя, саулыгын да белеб бирясеҥ, шуҥар кюря, мына Син телягянчя булсын диб, Ходайга табшырылырга тырышыгыз.

Ходай кушмаса, баштагы бер бöртöк чяч тя тöшмей, шунын кюк, Ходай Yзе кушмаса, миҥа чир дя теймяс иде, Ул чир жибярмяся, мин чирлямяс эйем, Ул кушканга чирлягянмен, äгяр дя жанымны ала икян, гумеремнеҥ кöнняре беткяндер диб уйлаб, ÿзегезне ÿзегез жыуатыб, Алла иркеня табшырылыб жатыгыз. Шулай итсягез, Ходай Алла Ÿзе сезне жыуатыр, терелтейем дися терелтер, äммя терелтмейем дися, теге дöньядя жаннарыгызны тынычландырыр.

Аннары тагы, туганнар, äгяр дя Ходай чир биреб, чирляб жатырга туры киля калсагыз, бер-бер укый беля торган жакыныгызны чакырыб, арыу Евангелiене, жя изгеляр тормошларын укытыб, шуларны тыҥнаб жатыгыз, шулай итсягез, кюҥелегезгя ней житте уйлар тöшöб, жаныгызны борчолоулардан сакларсыз, кюҥеллярегезне жугарыгы кютяреб, уйыгыз белян кюктя буласы тормошно уйларсыз. Кюктяген уйладыҥ ися, жазыкларыn исеҥя тöшöб, бары да кюз алдында торорлар. Жазыкларыҥ кюренеб торгач, Алла Падшалыгына жазыклылар керя алмый диб уйлаб, жазыкларыгызга ÿкенеб: эй Алла, мин жазыклыга изгелекле бул диб, инялеб жатырсыn, шулай иняля-иняля жазыкларыnны да бетерерсеҥ.

Жирдя торганда барыбыз да жазыкланыб, жазыкланмаган беряÿ дя жук. Шуҥар кюря, чирляб жатканда: эй мин бик жазыклы, миннян жазыклы беряy дя жук, мин шул гумеремне тамак артыннан, öст-баш кейендереy артыннан гна жöрöб уздырдым, äммя Ходай Аллама ичтя эшлей алмадым, жазыкка гна эшляб, бик жазыкландым диб, Алла Христоска да, Анын изге Анасына да, бютян äÿлеяляргя дя инялеб, жылаб, кюз жяшляре белян жаткан урыныҥны чылатырга тырыш, изге аталар да жылаб, кюз жяшлярен агызыб кна äÿлеялек алганнар. Öракiяда бер бик усал талаучы ÿлгян. Чирляб жаткан чыгында ул кылган жазыкларына ÿкенеб, жылый-жылый Ходайдан кичереÿлек сораб жаткан. Анын жылаганын да, тяÿбягя килгянен дя беряÿ дя кюрмягян. Тик ÿлгяч, урныннан кюз жяшляре белян чылатыб бетергян жаулыгын табыб, шуннан гна жылаганын белгянняр. Пяриштяляр анын шул жаулыгын гир кöянтясенен бер башына салганнар икян, шул жаулык бар жазыкларын баскан, бик усал талаучы булса да, кюз жяшляре аны мяҥге уттан жолган.

Аннары тагы, чирле öчöн äлдян-äле Христоснын Тяненнян, Каныннан öлöш алыудан артык арыу эш ичтя жук. Öлöш алыу арткылы кеше Христосъ белян кушыла, кеше Христостка, Христосъ кешедя тора. Христосъ торган жирдя тынычлык белян сöйöнöч кня тора, шунныктан чирле дя Христосъ тынычлыгы белян тыныч жата. Ул ÿлем сятеннян дя курыкмый, ÿлгяч буласы сораудан да шиклянмей, аларда шул Христосъ пичяте билгеле булыр, шул пичят какында аларны теге дöньядя дя барысы да таныр. Алай булгач, чирле кеше äлдян-äле Христоснын Тяненнян, Каныннан öлöш алыб, Анын белян кушылырга тейеш. Мына сезнеҥ арада бу турыда бик жаnгышлар, äле алты атна тулмый, алты атнага тулгач öлöш алырым диб, öлöш алмый жаталар. Былай уйлаб, Христосъ белян кушылмый озак жатыу ичтя жарамый. Алты атнада бер гня эчяргя тейеш диб бер тöштя дя äйтелгян жир дя, жазылган жир дя жук. Äммя боронго замандагы Христосъ денен тотоучыларнын чирлеляре тöгöл, саулары да атна сайын öлöш алыб, Христосъ белян кушылганнар. Шул боронгы замандагы Христосъ денен тотоучылардан кючергеч алыб сез дя äлдян-äле жазык äйтеб, öлöш алырга тырышыгыз, äммя чирлеляргя бигеряк тя шул эшне кылыгыз. Ÿляр алдыннан äлдян-äле Христосъ белян кушылган кеше, ÿлгяч тя Христосъ белян булыр, Анын белян бергя торор. Жегерме жяштяге бер катын бик каты чирлягян. Чирляб жатканда атна сайын жазык äйтеб, öлöш алган. Шул катын ÿляр сяте житкяч, ирен чакырыб, аҥар äйткян: эй сöйöклö ирем, мына инде мин ÿлям, шуҥар кюря сиnа ÿтенямен: минем öчöн жылама да, кöйöнмя дя, äммя сöйöн, мин дя Христоснын Тяненнян, Каныннан, äлдян-äле öлöш алганыма бик сöйöнöб ÿлямен дигян дя, Ходайга жанын биргян. Äлдян-äле öлöш алыб, Христосъ белян кушылган кешенен жанын Ходай Ÿзе килеб алганы шушыннан да айырмачык кюреня.

Эй туганнар! Ÿлемнян беребез дя калмабыз, ÿлемнен ич кемнен кылар хале жук. Бöгöн ме, таnда мы, тиз ме, тиз тöгöл ме, барыбызга да ÿлям сяте житяр, без дöньядян, дöнья бездя айырылыр.

Äлля озак чирлярбез, äлля аз жатыб ÿлярбез, бу беребезгя дя билгеле тöгöл, шуҥар кюря озак чирлясягез дя, аз жатсагыз да, жаткан урныгыз да барыгыз да тяÿбягя килеб жазыкларыгызга ÿкенеб жатыгыз. Сау чагында кылыб житкеря алмаганны тюшяккя меҥгяч кылыб, Ходайнын кюҥелен табыгыз, äлдян-äле жазык äйтеб, öлöш алыб, Христосъ белян кушылыгыз, шулай итсягез, ÿлем сятеннян дя курыкмассыз, ÿлгяч тя Христосъ белян бергя булырсыз. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев