Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет: Байга да, ярлыга да үлем бер

Евангелие байларга да, ярлыларга да, дөньяда торучыларның барысына да бик күп гыйбрәт бирә.

 

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. Аны Татарстан Митрополиясенең керәшен миссяисе җитәкчесе Павел әтей ЧУРАШОВ әзерләде.

Бер бай кеше булган, ул асыл кеймняр гня кейенгян, кöн сайын бик шяб сыйлар жасаб, гумерен ашаб, эчеб кня ÿткяргян. Тагы Лазарь атлы бер бик жарлы кеше булган, ул шул байнын кабкасы тöбöндя, кутырлы тянне кöйö, ачлыкка интегеб жаткан. Байнын öстяленнян тöшкян уалчыклар белян гня булса да туйынасы килгян, тик бай аnар ÿзеннян калган сыныкларын да бирмягян. Анын кутырларын этляр килеб жалаганнар. Кюб жата торгач, жарлы ÿлгян, ÿлгяч, пяриштяляр аны Авраамъ кочагына иткянняр; бай да ÿлгян, аны бик ололаб, бик зурлаб кюмгянняр. Ул тамукта азабланган чагында, кюзлярен кютяреб караган, карагач, жырактан Авраамны, анын кочагында Лазарьне кюреб, кычкырыб äйткян: “Эй Авраамъ aтей! миnа изгелек кылсана, Лазарьне жибярсяня, ул бармагынын oчон сыуга чылатыб, телемне салкыннандырсынчы, мин бу жалкында азабланам шул,” дигян. Аврамъ аnар äйткян: “Улым! син тормошонда рахятляндеn, äммя Лазарь азабланды, шуны исеnя тöшöр, казер инде ул мында сöйöнöб тора, äммя син азабланасыn. Аннан былай тагы да безнен белян сезнен арада бик зур тöбcöз урын куйылган, шунныктан мыннан сезнен катка кючясе килеÿчеляр кючя алмыйлар, сезнен каттан безгя дя кючмейляр,”  дигян (Лк.16, 19-27).

Эй туганнар! Бу бай ней öчöн мяnгегя азабланырга, äммя жарлы Лазарь мяnгегя рахятлянергя тейешле булды икян? Äлля бай булганы öчöн тамукка тöштö микян, Лазарь жарлы торганы öчöн äлля жомакка керде микян? Байлыкны да, жарлылыкны да бер Алла Ÿзе биряля баса. Äлля жугыйса Ходай Алла беряÿне мяnге азабка салыр öчöн, ÿлгяч, каты, азабларда азаблар öчöн, жирдя кюб байлык биреб, бик рахяття тота мы? Беряÿне нужалыкта, каты азабларда тотоб, аны мяnге жомакка кертя ме? Жук былай уйларга жарамый. Алла чиксез изгелекле, дöрöс хoöем итеÿче, шуnар кюря, Ул äр кемгя эшеня кюря кайтара, кызмятеня кюря жалын биря. Ул беряÿгя дя усаллык телямей. Ÿзе изгедян-изге, арыудан-арыу булганныктан, äр-кемгя арыулыкны гна, изгелекне гна телей. Äгяр дя Ходай Алла байлык биря икян, байлык белян мыны хäряб итейем, мыны мяnге азабка салыйым диб, бирмей, äммя кюб кеше Алла биргян байлыгын арыу эшляргя тотмой, жаманга äрям итеб, ÿз жанын ÿзе жуя.

Мына бу бöгöн Евангелiедя укылган бай да, Алла бойорокларынча тормойча, асылдан-асыл, äйбяттян-äйбят кейемняр кейенеб, кöн сайын ашаб, эчеб, сыйланыб, бар гумерен ÿзен гня кастярляб ÿткяргян, äммя жарлы-мескеннярне кюnеленя дя китермягян, бютянгя тöгöл, кабкасы тöбöндя бер кабарга тилмереб жаткан чирле Лазарьне дя жяллямягян, аnар бер сынык икмяк тя бирмягян; мына шуnар кюря дя, ÿлгяч, ÿзе дя мяnге тамукка тöшкян. Äммя Лазарь жарлылаганда да, чирлелегендя дя, ачлыгында да, жалангачлыгында да, сыугына да, кызыуна да чыдаб, Алланы исеннян жибярей, беряÿгя дя зарланмый тюзгян, шунын какында мяnге жомакка керергя дя тейешле булган.
Эй туганнар! Бу Евангелiедя äйтелгян бай чаклы безнен беребезнен дя байлыгы жугын жук, алай булса да арыу кöн итеб, икмяккя-тозга тук тороб, гумер уздырыучыларыбыз бик кюб, шуnа кюря, кöчöбöзгя кюря, Алла какына, жарлы мескенняргя, жук житемняргя булышыб, арыу, изге эшляр кыларга тырышыйык. Байлыгым жук, бай булсам, бик бирер эйем, бик булышыр ыйм диб, ÿзебезне-ÿзебез дöрöслямейек, багытсыз чакта бяйрям жасаб, кирякмяс урыннарга акча тотоб, малыбызны äрямгя бетергянче, Ходай биргян бар байлыгыбыздан аз булса да жарлыларга садака бирейек, Алла какына тöрлö арыу жирляргя, изге эшляргя  булышыйык, атна кoннярне, бяйрям кöннярне чиркяÿгя барыб эшям жагыйык, аз булса да чиркяÿ казнасына да салыйык. Жарлы-мескен килеб, миnа булышсана, ташлый кюрмясяня диб тилмерся, ÿземя дя кюб киряк, миnа беряÿ дя булышмый диб, аны буш бороб жибярмейек. Äгяр дя ÿз пайдабыз öчöн гня тороб, жарлыларга, ÿгейляргя бер дя булышмасак, без дя  Евангелiедя äйтелгян байга ошашлы булырбыз. Байлыкнын чиге жук, анын артыннан беряÿ дя житя алмый, шуnар кюря, Алла биргянгя тук булыйык. Минем байлыгым жук диб, жарлыларга булышмаган, хäйерчеляргя садака бирмягян кеше ÿзеня-ÿзеня мяnге азаб кна äзерлей.

Мына без, туганнар, кöчкя кюря байлар турысын тикшереб карадык, инде жарлы туганнарыбыз турсында тикшереб карыйык. Бöгöн Евангелiедя укылган жарлы Лазарь кюк, жарлылыгына зарланмый, Алла какына чыдаб гумер уздырыучы жарлылар безнен гумердя дя бар микян, шундыйларны очората алырбыз микян? Алай булса да мындыйны табыу бик читен, äм булмас та. Бу чагындагы кюб жарлылар, буйы-сыны, аягы-кулы сау кöйö, сытыб эш эшлярлек булсалар да, кызмят итергя иренеб, жя жалкаулыкка салыныб, миннян жарлы кем бар диб, Аллага да, кешегя дя зарланыб гумерлярен уздыралар. Шулай итеб, ÿзляреня ÿзляре жазык жыйыб, мяnге тамук азабы äзерлейляр. Андый кешелярнен тянняре кейем кеймейче, жалангач жöргян кюк, жаннары да жалангач калалар; жаннарын туй кейеме белян кейендермягяч, кюктя Авраамъ кочагына да керя алмаслар шул.

 Жарлылыгына Аллага да, кешегя дя зарланыб гумер уздырыучыларга Ходай äйтер: “Мин сезне кюктя рахятляндерем диб, жирдя байлык бирмягян эйем, сез аны белмядегез, Мин бойорганча тороб, Мин öйряткянне кылыб житкермядегез, Миnа да, байларга да зарланыб гумерегезне уздырдыгыз, шуnар кюря, инде сезгя рахятлек жук, сезгя урын мяnге тамук уты булыр,” дирер.

Алай булгач, туганнар, äгяр дя Ходай Алла сезгя байлык биря икян, ул байлыгыз белян yзегез гня рахятлянеб тормагыз, Ходай кушканча, арыу, изге эшляргя дя тотоб, жук житемгя булышыб торогоз. Äгяр дя нужалык, жя каты чирляр, жя бютян тöрлö кайгы-хасрятляр жибяря икян, Алла иркеня баш салыб, Евангелiедя äйтелгян Лазарь шикелле, барысына да зарланмый тюзегез. Мин бик жарлы, мин бик мескен диб Аллага да, кешегя дя ичтя зарланмагыз. Кеше байлыгына кюnел салмагыз, беряÿне дя алдаламагыз, äммя öмöтöгöзнö Ходайга тотоб, кöчöгöз житкян тиnете эшляб, тамак туйдырырга тырышыгыз. Шулай торсагыз, Алланын сезгя кюnеле булыб, ÿлгяч Авраамъ кочагына урыннаштырыр. Белеб торогоз, байга да, жарлыга да ÿлем бер, барыбыз да кабергя тöшярбез, шунда байыбыз да, жарлыбыз да тигез булырбыз, эшебезгя кюря теясен алырбыз. Аминь.

Фото: Николай Мамаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев