Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет: Алты көнне бар эшләреңне эшлә, җиденчесе, атнакөн - Алла Ходай өчен булсын

Атнакөн - урысча воскресенье - «воскресение» сүзеннән алынган. Ходайның терелеп тору көне. Бу көнне атна саен данларга тиешбез: келәү итәргә кирәк, бигрәк тә иман йортларына күмәк җыелып келәү итү файдалы.

Әлеге үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. 

Эй туганнар! Бӧгӧн атна кӧн икянен барыгыз да белясез. Бу кӧн урысча «Воскресенiе» диб айтеля.

Воскресенiе дигян сюз терелеӱ кӧнӧ дигян сюз була. Бу атна сайын була торган Терелеӱ кӧнӧнӧн нинди бяйрям икянен белгяннярегез дя, белмягяннярегез дя кюбтер диб уйлыймын. Шул сяятлей дя ул турыны сезгя белдерясем киля. Шушы бӧгӧнгӧ кӧннӧ Коткарыучы Ходай Iисусъ Христосъ ӱлгяч ӧчӧнчӧ кӧнӧндя зур дан белян кабердян терелеб чыккан. Бу бик зур эшкя кюря, Христоснын терелеб тороуы жыл тяулегендя бар бяйрямнярдян дя олога кюря, шушы Терелеу кӧннӧ искя алыб, атна сайын Ходайны даннаб, аны кадерляб бяйрям итябез.

Атна кӧннӧ кадерляу, атна сайын бер кӧн бяйрям итеуне кем куйды икян дисягез, аны Алла Ӱзе куйган; Ул дӧньягя, дӧньядяге ар-бер нястялярне, кояшны, айны, жондозларны, жир ӧстӧндяге ар-нястялярне Ӱзенен кыуатлы сюзе белян булдырыб бетергян, жиденче кӧннӧ, бер нястяне дя булдырмаган, бар эшеннян туктаб, шушы кöннö Мине даннасыннар, дигян. Шулай итеб, Алла безгя атнада алты кӧн эшляб, жиденче кöннö Ўзен даннарга куйган. Атна кöннö кадерляў турысында Алла Моисей пагямбяр арткылы еврей калкына Законъ биргян чагында да дюртенче бойорогонда былай ӓйткян: «Атна кöннö келяў кöнö итяргя онотма, алты кöннö бар эшляреҥне дя эшля, жиденчесе, атна кöн - Алла Ходай öчöн булсын», дигян.

Алай булгач, атна кöннярне кадерляргя кушыуы Алланын шушы сюзляреннян бик айырмачык кюреня. Боронго заманда еврей калкы атна кöннö кадерляб, кöнöн-кöн буйы келяў öйöндя ўткяргян. Алла куйган кöннö кадерляб ўткязер öчöн, жырак жулга чыгарга да жарамаган; бик кирякле жомошо булса да чакырым жарымнан ары китяргя бойоролмаган; чакырым жарымнан ары барырга куйылмаганны шунныктан булган, беряў дя теляк багытында жулда булмасын, äр-кем барган жиреннян келяўгя кайтыб ӧлгöрсöн диб. Еврей калкы Алла куйган кöннö шул хатле кадерлягян, теляк итеб туктагач, кайтыб тамак туйдырганнан суҥ, жяня теляк жортона жыйылышыб, Алла княгялярен укыб, жакшы габрят сюзляр сöйляшеб утырганнар.

Эй туганнар, шул еврей калкы кюк, без дя атна кӧннярне кадерляб, арыу эшляр кылыб ўткязергя тейеш; чан тауышын эшетеў белян чиркяўгя килеб, Алланы даннарга тейеш. Безнен арада кюбебез атна кӓннö кадерляб, Алланы даннаб ўткезеў урнына, иртюк тороб эшеня китя, жя ней житте сюзляр сӧйляшеб, кирякмяс жирляргя барыб, Аллага карышы киля торган эшляр кылыб ўткязя. Алла ӓйткян ич: кешеляр атнада алты кöн эшляб, жиденче кӧннö кара эштян туктаб, Мине даннасыннар диб. Алай булгач, Алла кушканча тотойом, Анын Законын тотойом дисян, атна кӧннярне ўз эшляреннян туктаб, чиркяўгя теляккя килергя тейеш. Атна кӧннярне чиркяў келяў булганны барыгыз да белясез, теляк öйö чиркяў чакыра торган чан тауышын да эшетясез. Чан тауышын эшетеў белян äр-кем: «Бöгöн атна кöн, чиркяўгя келяўгя барыйым, Алла мине Ўз öйöня теляккя чакыра», диб уйларга тейеш. Чиркяўгя барган чагында: «Эй мин бик жазыклы кеше, чиркяўгя сиряк барам, кылган жакшы эшлярем да бик аз», диб кюҥеленнян жазыкларга ўкенеб бар. Чиркяўгя килеб житкяч, ишек тöбöндя туктаб ўзеня ўзен айт: “Кем жортона керям? Бу жортта кем тора?”- диб. Бик сагайыб, куркыныч белян гня чиркяўгя кергяч, тейешлечя кач кылыб, изгеляр тöсляре карышысында тезлянеб тороб, жиргя чаклы жыгылыб башыр, аннары тейешлечя, урынга барыб, бик сагайыб кна тор.

Теляк багытында уйыҥны тарау тотма, кюҥелеҥне читкя жибярмя, дöнья малын гна уйлама, жаныҥ котолоуы турысында да сагышлан. Ӓгяр дя ўзен чиркяўдя тороб, уйыҥны читкя жибярсяҥ, кюҥелен белян ӓлля нейляр уйлаб торсаҥ, Алладан теляген нястянне, сораган ӓйберляренне ала алмассыҥ. Алла княгясендя ӑйтелгян: теляк итеў Алла алдында тороб, Алла белян сӧйляшеў, жанына, теляк кирякле нястялярне сорау диб. Теляк итеў Алла белян сӧйляшеў булгач, Анын алдында бик куркыныб, бик сагайыб кна торорга тейеш. Анын карышысында без жазыклылар тöгöл, кюктяге пяриштяляр дя куркыб калтраб торалар.

Эй туганнар! Без Алла алдында тороуны, тюря карышысында тороу хатле дя кюрмейбез. Тюря карышысында барсак, куркыныч белян, бик сагайыб кня торабыз, бер-бер тӧшöмнö ошатмас булмасын диб куркабыз, äммя äр-бер тюрялярдян, бар падшалардан да оло Алла карышысында тейешлечя тора алмыйбыз. Кечкеня гня тюря алдында да куркыб торгач, кюктяге бар пяриштяляр куркыб калтраб кна тора торган Ходай карышысында без жазыклылар бигеряк тя куркыныч белян торорга тейешле лабаса. Ӓгяр дя телягебезне Ходай бирсен дисяк, уйыбызны, кюҥелебезне жугары тотоб, чын кюнелдян инялейек, Ходайым карышымда тора диб белейек, шулай телясяк, сораганыбызны алмый калмабыз. Алла княгясендя ӓйтелгян: «Бу кешеляр ауызлары белян Мина жакыннашалар, телляре белян Мине кадерлейляр, тик кюҥелляре Миннян жырак тора: кеше уйлаб чыгарган бойорокларга, кеше ӧйряткянгя öйрятеб, алар Мине пайдасыз санныйлар», диб (Исаія. 29, 13). Алай булгач, туганнар, теляк иткяндя, ауызыбыздан чыгарыб ӓйткян сюзляргя ан сала барыйык, аҥ салмасак, кюнелебез белян бютянне уйлаб торсак, сораган нястяляребезне алыу тöгöл, бигеряк тя жазыкланыб чыгарбыз. Сак булыйык, кем жортонда торганыбызны, бу изге чиркяўгя ник килгянебезне уйлыйык, Алладан сорасы нястябезне чын кюнелдян соройок, биргян нястяляре, кылган изгелекляре ӧчӧн Аҥар тау итейек. Теляк итеўнен бигеряк зур жире шушында, бергялешеб теляк итеў Аллага бик татлы, бергялешеб телясяк, беребезнеке кабыл булмаса, икенчебезнекен Алла кабыл кюрер. Бер багытта Коткарыучы Христосъ ӓйткян: «Ӓгяр дя жирдя сезнен арадан икяў бер киняш белян бер-бер нястя сорасы булсалар, ней гня сорасалар да кюктяге Атамнан аларга бирелер; кайда булса да Минем исемемя икяў, жя бичяў жыйылсалар, анда алар уртасында Мин шул», дигян (Матф. 18,19-20). Ходай Іисуснын шушы сюзляреннян бергялешеб теляк итеўнен бик пайдалы икяннеге айырмачык кюреня.

 Эй туганнар! Мыннан ары барыбыз да атна кöннярне, бяйрям кöннярне шушы келяў öйö изге чиркяўгя жыйылыб, бергяляшеб теляк итя торган булсак ыйы. Аминь.

Фото: Тихвин чиркәвенең ВКонтакте группасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев