Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет. Алла Анасы Изге кыз Мария бу дөньядан күчкән көн

Бу көнне Спас уразасы тәмамлана.

Изге Кыз Марiяныҥ ӱз Улы Ходай Iисусъ жанына кючеӱе былай булган. Христосъ кюккя кютярелгяннян суҥ, Аныҥ Анасы Изге Марiя Iерусалимда Iоаннъ апостолъ ӧйӧндя торган. Iисусъ Христосъ качта асылыныб торган чагында, Анасыныҥ ӱкереб жылаб торганын кюреб, бик жяллягян, аннары Аңар Iоаннъ апостолны кюрсятеб äйткян: «Бу сиҥа ул булыр!». Аннары Iоаннга äйткян: «Бу сиҥа Ана булыр!».

Шул кӧннян башлаб, Iоаннъ изге Марiяны ӱз ӧйӧндя тоткан, Аны бик кадерляб, кастярляб торган. Ул анда унбиш жыллаб торган. Изге Кыз Марiя ӱз Улы ӧйряткянне äр-кемгя сӧйлягян, бик кюб кешене Христосъ дененя керткян. Апостоллар да Аны бик кадерляб торганнар. Кая барсалар да, ней эшлясе булсалар да, Аҥар иптяш итеб, Аннан бäхиллек алыб барганнар. Iисусъ Христосъ турысында сӧйлягянне тыҥнар ӧчӧн, Аныҥ жанына кыз-хатын жамагате бик кюб килгян. 

Изге Марiя Улы жӧргян жирляргя — Елеонъ тауына, Геӧсиманiя бакчасына, Голгоӧа тауына барыб, Христос кюккя кютярелгян тӧштя келяӱ итя икян, шунда аҥар Гаврiилъ пяриштя кюренеб äйткян: «Ӧч кӧннян суҥ Ходай Iисусъ Христосъ сине Yзеня чакыра, инде син жирдян кюккя — Iисусъ Христосъ катына мяҥге торорга кючярсеҥ». Пяриштядян бу хäбярне эшеткяч, ул бик сӧйӧнӧб кайткан да, ӧч кӧннян суҥ ӱлясен Iоаннъ апостолга да, Iаковъ апостолга да äйткян. Алар Изге Марiяныҥ бу дӧньядян кючясен Христосъ денен тотоучыларга да, карендяшляреня-ыруларына да äйткянняр. Барысы да жыйылгач, жылаша башлаганнар. Изге Марiя аларны жыуатыб äйткян: «Жылашмагыз, бу дӧньядян кючеб, Улым катында тора башлагач, мин сезнеҥ ӧчӧн туктаусыз Аҥар инялеб торормон». Шул чакта кинят апостоллар да кайтыб кергянняр. Аларны тӧрлӧ жактан Ходай, кодрят белян, болотлар ӧстӧндя китергян, тик Ӧома гна булмаган. Изге Марiя барысы белян дя сӧйляшеб бахилляшкяч, урынга жаткан. Апостоллар иманнар жырлый башлаганнар. 

Шул сяття ӧй тюбясе ачылыб киткян кюк булган, жугартын Ходай Iисусъ Христосъ кюренеб, пяриштяляр белян Изге Марiя катына килгян дя, тынычлык белян Анасыныҥ жанын алган, тяне жӧкӧга киткян кюк, тыныч жаткан кӧйӧ калган. Шул чакта пяриштялярнеҥ Ходайны даннаб жырлаган тауышлары эшетелгян. Изге Марiяныҥ тяненя тейенеб, кюб чирлеляр, кюб гаребляр тӧзялгянняр. 

Апостоллар аны кабергя бик зурлаб алыб барганнар. Iудейлярнеҥ кюбесе мыскыл итяргя диб, гроб жанына килгянняр. Тик Ходай ирек бирмягян — кюзлярен кюрмяс иткян, куллары терсяктян ӧзӧлӧб, гробка асылыныб калган. Куллары ӧзӧлгяч, «жазыклы булдым» диб, бик ӱкенеб жылаган, аннары Iисусъ Христоска да, Изге Марiяга да бик инялгян. Ӱкенгянен, ышанганын кюреб, Апостоллар кулларын гна кире куйыб тӧзяткянняр, тик ӧзӧлгян урыннары гна беленеб кылган. 

Изге Марiяны куйган чагында, Ӧома апостолъ кайтыб житмягян икян. Куйгач, ӧч кӧннян суҥ, ул да кайткан. Аныҥ Изге Марiяныҥ тянен бик кюрясе килгян. Барыб караганнар икян, тян кабердя булмаган, тик кипеннекляре гня калган, алардан тямне-татлы эйесляр аҥкыб торган. Изге Марiяныҥ тяне кабердя булмаганга апостоллар бик абтрашканнар, жӧдяшкянняр, нейгя журарга белмягяч, «бу эшне безгя Ӱзеҥ белдерче» диб, Ходайга инялгянняр. Геӧсиманiя бакчасында ашаб утырган чакларында, ауада Алла Анасы Изге Марiя кюренеб, аларга äйткян: «Курыкмагыз, Христосъ терелеб торганча, ӧчӧнчӧ кӧнӧндя мине дя Улым тянем белян тергезеб торгоздо». Апостоллар аннары бик сӧйӧнӧшӧб жирле-жирляреня киткянняр.

Эй, туганнар, Изге Кыз Марiяныҥ бу дӧньядян кючеӱен искя алыб бяйрям иткян чагыбыздук, ӱзебезнеҥ ӱлясебез, ӱлеб кабергя куйыласыбыз турысында да уйга тӧшӧб, азрак габряткя килергя тырышыйык.

Ӱлеӱ — барыбызга да буласы эш, беребез дя ӱлмей калмабыз, алай булса да бу эш турысында äлля ней эшляб, бик аз сагышланабыз. Кӧн сайын, сагят сайын ӱз тирäбездя, äйлянябездя «шул кеше ӱлгян дя, бу кеше ӱлгян икян» диб эшетябез; ӱлемнеҥ карты-жяше жук икянен дя белябез, алай булса да эшеткян сайын абтраб-жӧдяб китябез, кӧннян-кӧн кюҥелебезгя куркыныч тӧшӧрябез. Бу нейдей кот алгыч эш икян, ӱлем ник шул хäтле котно чыгара икян? Картына да, жяшеня дя, олосона да, кечесеня дя карамый; байын да, жарлысын да, падшасын да, салдатын да — ич беряӱне дя айырмый, äммя берсе артыннан берсен ӱзенеҥ салкын кочагына алыб торадыр. Былай булгач, кеше ӱляр ӧчӧн гня анадан тыуа микянней? Ӱляр ӧчӧн гня тыуганчы, тыумаганы жакшырак булмас микянней? Алла да кешене — ӱляр ӧчӧн, ӱлгяч, жыгылыб бетяр ӧчӧн гня булдырды микянней? 

Жук, Изге Жазыуларда äйтелгянчя, ӱлемне Алла булдырмаган, äммя аны кеше ӱзе, ӱзенеҥ жаҥгышыуннан гна булдырган. Ӱлемсез Алла кешене дя ӱлемсез итеб жараткан. Äгяр дя кеше жомакта Алла бойорогоннан жазыб жазыкланмаган булса, мяҥгегя тере торор ыйы, тик кеше ӱзлегеннян жаҥгышыб кна ӱзеня-ӱзе ӱлем китергян, Алла булдырмаганны ӱзе чыгарган. Мына шуҥар кюря дя, кеше ӱляр ӧчӧн булдырылмаганныктан, ӱлем исеня тӧштӧ ися, кото чыгыб, куркыб калтраб китя дя. Äгяр дя ӱлгяннян суҥ теге дӧньядя бу дӧньядагыннан артык рäхятлек булырлык булмаса, куркыб-калтраб торор ыйык, тик мяҥге сӧйӧнӧчлӧ жомак кна кешенен кюҥелен сӧйӧндӧрмб, жанына зур тынычлык биреб тора.

Эй, туганнар, уйлаган кешегя ӱлем куркынычы — бик куркыныч, алай булса да, гелюк абтраб, жӧдяб калмагыз. Ходай изгелеге белян Христоска ышаныб, Аныҥ изге денендя тороб, чамадан тыш жазыклы эшляр кылыб, гӱмерен усаллыкта уздырмаган кешеляргя, денсезляр белян жалган деннеляр азабланасы азаб кюгюк азаб булмас, тик бик уза жазыклыларга гна читен булыр. Шуҥар кюря, туганнар, жазык кылыуыбыздан тыйылырга, жарамас эшляребездян кайтарга тырышыйык. Äгяр дя ӱлем сятен, ӱлгяч буласы азабны уйыбызда тотоб, жалан кюз алдыбызда китереб торсак, тяӱбягя килеб, арыу, изге эшляр кылыб Ходайга кайтмый калмабыз, изгелекне дя эстей башларбыз.
Äгяр дя ӱлемнян, ӱлем сятеннян шиклянмейем, ӱлсяҥ, азабка тӧшясе булмыйым дисяҥ, Алла бойорокларынча торорга, арыу Евангелiе ӧйряткянчя жӧрӧргя, атна кӧннярне, бяйрям кӧннярне чиркяӱгя килеб теляк итергя, уразаларны тотарга, äлдян-äле жазык äйтеб, Христосныҥ арыу Тяненнян, кадерле Каныннан ӧлӧш алыб, Алла Христосъ белян кушылырга тейеш, шулай кылсаҥ, ӱлемнян дя шиклянмяссеҥ, кабергя салыныудан да курыкмассыҥ.

Христосъ денен тотоб, Ул кушканча тороб, Аҥар чын кюҥелдян ышаныучыларга ӱлем куркыныч тӱгел. Давидъ пагямбяр äйтя: «Ходайга жараулыларныҥ ӱлеме — Ходай алдында кадерле, äммя жазыклыларныҥ ӱлеӱе — азаблы». Жазыклылар дӧнья байлыгына бӧтӧнняй биренеб торалар шул, шуныҥ турысында гна сагышланалар, дӧнья байлыгыныҥ матурлыгына алданалар, äммя кюктя буласы жан тормошон уйлаб та карамыйлар, аны бӧтӧнняй оноталар.

Кем дя кем бар уйы, исябе белян тянен кинендереб тороуга гна салынса, дӧнья байлыгына, аныҥ матурлыгына алданыб гӱмерен уздырса, аҥар малыннан, байлыгыннан айырылыуы, аларны калдырыуы бик читен, ул шул кюктяге рäхятлекне, андагы байлыкны уйлый да алмый, аны уйларга да багыт табмый. Äммя Христоска ышаныб, Аныҥ Законын дӧрӧс тотоучы кешеляр дӧнья байлыгы белян пайдалансалар да, алар байлыкларын тейешлечя тотоб, пайдалы урыннарга тараталар, жир байлыгы белян кюктяге байлыкны алырга тырышалар, шундыйлар ӱлгян чагында да сӧйӧнӧч белян ӱляляр, бу машагатле, кайгы-касрятле дӧньядян котолоб, мяҥге дӧньядя, зур сӧйӧнӧчлӧ рäхят жомакта Ходай Алланы, Аныҥ Изге Анасын, бар пяриштялярне кюреб торорбоз диб, зур сӧйӧнӧч белян дӧньядян ӱтяляр.

Алай булгач, туганнар, шушыларны исебездя тотоб, жазык кылыуыбыздан, сау чагыбызда тяӱбягя килеб, кылган жазыкларыбызга ӱкенеб, Ходайдан кичереӱлек соройок. Äжял житеб, кюзебез жомолгач, ней хатле ӱтенсяк тя, ней хатле тилмерсяк тя берсе дя кабыл булмас.
Эй, жугарыдагы Ходайныҥ Анасы! Син — безне кызганыб жолоучы, Ӱзеҥ безне саклый кюр. Син безгя булыша кюр, ӱлем куркынычыннан, шайтан кулыннан, тамук азабыннан безне жолоб ала кюр. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев