Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет: «Әгәр дә Күк Патшалыгын аласың килсә, боерыкларны кыл»

Әлеге үгеттә бай егетнең мәңгелек тормыш турындагы уйланулар, аңа ирешү өчен кылган эшләре турында.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. Аны Татарстан Митрополиясенең керәшен миссяисе җитәкчесе Павел әтей ЧУРАШОВ әзерләде.  
_______
Бӧгӧн арыу Евангелiедя бер бай жегет турысында укылды. Бу жегет бай булса да, арыу кеше, жакшы ата баласы булгандыр. Жакшы кеше диб äйтмяс эйем, ул Христоска: «Эй, Ӧйрятеӱче! Мяҥге тормошно алыйым дисям, мин ней жакшылык кылыйым?» — дигян. Ходай аҥар aйткян: «Бойорокларны кыл».

Эй, туганнар, бу жегет жяш булса да, жяштянюк — мяҥге тормошно, ӱлгяч аласы рäхятлекне уйлаган, жугыйса, бай да булган, аҥар дӧньядя рäхятлянеб, тынычланыб кна торарга тейеш эйе. Жук, ул кюктяген уйлаб, мяҥге тормоштагы рäхятлекне исябляб, жирдяге байлыкка гна риза булмаган, äммя кюктяге мяҥге рäхятлекне алыу турысында да сагышланган.

Эй, туганнар, бу жегеттян габрят алыб, без дя аҥар ошашлы булырга тырышыйык: бай булсак та, жарлы торсак та, барыбыз да мяҥге тормош турысында сагышланыйык. Байлыкта гумер уздырасыҥ икян, байлык машагате, дӧнья рäхяте кюҥелеҥне каралтыб, уйыҥны басыб бетермясен, äммя кюктяген дя, анда буласы тормошно да уйларга тырыш, аны да онотоб жибярмя. Жарлылыкта, кайгы-касряття торасыҥ икян, анда да Аллага зарланма, Аны кюҥелеҥнян жибярмя, «кюкне дя, андагы рäхятлекне дя ӱлгяч бирер, Ул мине шунда тынычландырыр», диб ышаныб тор.

Ул мяҥге тормошно алыр ӧчӧн, нейде жакшылык кыларга тейеш икян? Мяҥге тормошно алыр ӧчӧн, Ходай бойорокларын кыларга кушкан. Христосъ äйткян: «Äгяр дя Кюк Падшалыгын аласыҥ кился, бойорокларны кыл». Бойорокларны чын кюҥелдян кылыб, Алла иркеня табшырылыб, äр турыдан Аҥар ошарга, Аныҥ кюҥелен табарга тырышыучылар, чыннаб ук, Алла уллары булалар, аларны Ходай Iисусъ та Ӱзенеҥ ага-энеляреня саный, аларны Алла Ата да бик сӧя, Ул аларны тыҥнаучан, арыу улга куя. Iисусъ Христосъ äйткян: «Минем бойорокларымны тотоб, аларны кылыб торган кеше Мине сӧя; Мине сӧйӧб торган кешене Атам да сӧяр, аны Мин дя сӧярмен, аҥар Ӱземне кюрсятермен» (Iоанн. 14, 21). Андый кешелярне Алла бер чакта да ташламый, кайгысында булыша, жӧдягяндя жюн биря, чирлягяндя изгелек итя, инялгянен тиз эшетя, сораганын бирергя äзер тора, эшлягянен алга жибяря, кюҥеленя тынычлык сала, жортона-жиреня дяӱлят иҥдеря, баласын-чагасын сӧйкӧмнӧ, уҥышлы итя.

Алла бойорокларынча тороучыныҥ кюҥеле aр-багытта тыныч була, ул шул торган жаны белян Аллага ышаныб, Аҥар жараулы эшляр кылыб, Ул кушканча тороб, жан борчорлык жаман эшляр ич тя кылмый, бер усаллык жанын борчомой торган арыулыкны, изгелекне гня эстяб, ӱзен-ӱзе Алла алдында арыу, чиста кӧйӧ cаклый, шунныктан аныҥ кюҥеле борчолмый, гумерен тынычлыкта гна уздыра.

Бойорокларны кылыб, Закон кушканча тороучы кешенеҥ дошманы да булмый. Ул шул бар кешене дя сӧя ӱзе арыу булгач, кеше дя аны жаратыб тора, иҥ усал кеше дя аҥар жакшылык кыла. Бойорокларны кылыб, Ходай кушканча торорга тырышыучы кешедя Алла бäхиллеге дя була, Алла аныҥ эшлярен дя алга жибяря. Äгяр дя Алла бäхиллеге булмаса, эшеҥя Ходай булышмаса, бер чакта да алга китмяссеҥ, булдыра да алмассыҥ. Мин ӱзем булдырам, табканымны эшляб табам диб уйлама, äгяр дя Алла жиргя жаҥгыр бирмяся, пайдалы чыклар тӧшӧрмяся, бер бӧртӧк ашлыкны да ӱстеря алмассыҥ, эшляр эйеҥ, эшляргя эш тя табмассыҥ. Äгяр дя Ходай кешедян бäхиллеген алса, кӧчӧн, жигярен бетерся, ул ничеҥ жӧрсӧн?! Ӱз белдеге белян кюбме пайда китерсен?! Жук, кеше ӱзлегеннян гня бер эш тя кыла алмый. Давидъ пагамбяр äйткянчя: «Aдямнеҥ тыны чыкты ися, ул кире тупрагына кайтыр, тоткан исябляре барысы да шул кӧннӧ жукка чыгар. Булышыучысы Iоаковъ Алла булган кеше, ӧмӧтӧн ӱз Алласы Ходайга тоткан кеше — бäхетле» (Пс. 135, 5).

Инде, туганнар, без дя бу бай жегеттян ӱзебезгя дя габрят алыйык, аныҥ кюк, без дя мяҥге тормошно алыр ӧчӧн сагышланыйык, бӧгӧнгӧ Евангелiедя Алла бай жегеткя äйткян бойорокларны кылырга тырышыйык. Ходай äйткян: «Ӱтермя, уйнашлык итмя, урлама, жалган таныклык итмя, атаҥны санна, жакыныҥны ӱзеҥне сӧйгян кюк сӧй». Мына шушы бойорокларны кылыб торсак, без дя Алла уллары диб аталырга тейешле булырбыз, мяҥге тормошно да алырбыз. Алай булса да, туганнар, мин быларны жяштянюк кылдым, бу бойорокларга карышы жазыкланганым жук диб, ӱзегезне-ӱзегез дӧрӧслӧй кюрмягез, ӱзегезне дӧрӧсляб Алла алдында айыбланасы булмагыз. Aдям булгач, дӧньядя торгач, бойорокларны тулысы белян кылыб житкереб, беряӱнеҥ дя гумер уздырыр хäле жук, кюб жазыкланмаса да, азрак жазыкланмый калмас, шуҥар кюря, жакшылык кылсагыз да, бойороклар кушканча торсагыз да, мактана кюрмягез, äммя Алла Ӱзе булышсын ыйы, арыулык кылыб, изгелек итеб торорга Ходай миҥа жюн бирсен эйе диб кня Аллага ышаныб торогыз.

Бар кюк байлыгыгыздан жарлыларга да булышыгыз. Давидъ пагамбяр äйтя: «Жулы шиксезляр, Ходай законыннан жӧрӧӱчеляр — бäхетле. Ходайдан куркыучы кеше — бäхетле, ул кеше Аныҥ бойорокларын бик жаратыр, Аныҥ няселе жирдя кыуатлы булыр; гаделлярнеҥ заты изгелек табыр. Аныҥ жортонда — дан белян байлык, аныҥ дӧрӧслӧгӧ гумердян гумергя тора» (Ис. 118,1; 3, 1-3). Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев