Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Туым бәйрәме алдыннан – 40 көн ураза

Ул бу елның 28 ноябреннән башланып, 2023 елның 6 январендә Христос Рождествосы литургиясеннән соң тәмамлана.

Туым бәйрәме алдыннан – 40 көнлек Рождество уразасына керәбез. 

Ул бу елның 28 ноябреннән башланып, 2023 елның 6 январендә Христос Рождествосы литургиясеннән соң тәмамлана.

Рождество уразасында, Олы уразадан аермалы буларак, үлеләрнең тугызын, кыркысын уздыру ярый. Табынны уразада рөхсәт ителгән ризыклардан гына әзерләргә кирәк. Россиядә Яңа ел бәйрәме Рождество уразасы вакытына туры килә. “Миңа бөтен нәрсә дә рөхсәт ителә, ләкин бар нәрсә дә файдалы түгел”, – дигән апостол Павел. Шуңа күрә, һәр христиан кешесе дөньяви бәйрәмгә ни дәрәҗәдә кушылуын үзе хәл итәргә тиеш. Барысы да кешенең рухи байлыгыннан, дөньяви кыйммәтләргә мөнәсәбәтеннән тора. Мәсәлән, Алла ризалыгы өчен генә яшәүчеләр бар, андыйларга мондый бәйрәмнәр кызык түгел дигән фикердә тора священник Димитрий Сизов.

Әлеге уразаның ни өчен кирәк булуын аңларга кирәк, ди ул. Ураза – бар нәрсәдән дә тыелып тору, шул исәптән, ризыктан да. Ураза җазык төшерә торган төрле гамәлләр: хыянәт, җенси оятсызлык, кул “уйнату” һәм теләк, күңелдә булган начар уйларны кисәтә. Рождество уразасының төп асылы шул.

Ураза вакытында изге кенәгәләр укырга киңәш ителә. Көн саен Евангелие һәм Псалтирьдан берәр бүлек укысагыз да, Ходайга җараулы булырсыз, җаныгызга тынычлык һәм рухи азык алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев