Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

«Туганайлар»дагы Белемнек рубрикасы – акыл кенәгәсе

Әлеге рубрика “Туганайлар”да иң күп укыла торганнардан.

Нәрсә соң ул белемнек? Бу рубрикада иманнар, Ходай Законыннан – дин тарихы, “Җаңа Закон”ның Евангелиесеннән – мәсәлләр, дин рәте, изге Аталар кенәгәләреннән өзекләр, дини бәйрәмнәр, изгеләрнең тормышлары, дини календарь  басыла. Боларны укып, халык, үзенә дин, яшәеш һәм кеше арасында үзеңне тоту буенча мәгълүмат-киңәш ала.  Бу исә – белем, акыл.  Димәк, газетадагы белемнекне – акыл кенәгәсе дисәк тә ялгышмабыз.

Бу язмаларның күбесе, әлбәттә, үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен телендәге оригинал варианты һәм борынгы керәшен сүзләре белән бирелә. Шулай итеп, газета туган телдә иманнар уку традициясен саклауга зур ярдәм күрсәтә. 

Әлеге рубрикада керәшен священникларының дингә килүләре, Ходайга хезмәт итүгә багышланган тормышлары, аларның киңәшләре, шулай ук чиркәүләрнең үткәне һәм бүгенге тормышы турында да языла.  Ходайга җараулы булып яшәү – бәхетнең нигезе.


 
Сайтта БЕЛЕМНЕК рубрикасы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев