Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Тройсыннан соң 25-нче атнада әйтелгән үгет

Әлеге үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә, аны отец Павел Чурашов җибәрде.

Бер табкыр Законъ белеӱче беряӱ урыныннан тороб, Iисусны сынаб ӓйткян: “Эй Ӧйрятеӱче, мяҥге тормошка урыннашыр ӧчӧн, мин ней кылыйым?” дигян. Ул аҥар ӓйткян: “Законда ней диб жазган, ничек диб укыйсыҥ?” дигян. Ул жауаб биреб ӓйткян: “Алла Ходайыҥны бар кюҥелеҥ белян, бар жаныҥ белян, бар кӧчӧҥ белян, бар уйыҥ белян сӧй диб жазган,” дигян. Iисусъ аҥар ӓйткян: “Син дӧрӧс жауаб бирдеҥ; шулай кыл, тере торорсыҥ,” дигян. Ӓммя ул yзен дӧрӧскя чыгарыр ӧчӧн, Iисуска ӓйткян: “Минем жакыным кем суҥ?” дигян. Iисусъ жауаб биреб ӓйткян: “Бер кеше Iерусалимнан Iерихонга тӧшӧб бара икян, шунда талаучыларга очороган; алар аныҥ ӧстӧннян кейемен салгызыб алыб, yзен жаралаб, yлярлек итеб калдырыб киткянняр. Шул жулданук бер священниккя барырга туры килгян; ул аны кюргян дя узыб киткян. Шунын кюк бер левитъ та шул урынга туры килеб, ул кешенеҥ жанына барыб караган да узыб киткян. Аннары бер Самарiя кешесе атланыб бара икян; ул кешегя туры килеб, аны кюреб, кызганган. Жакын килеб, аныҥ жараларына май белян аракы сӧртӧб бяйлягян, аннары аны ишяге ӧстӧня атландырыб, узгынчылар кереб куна торган ӧйгя алыб барыб, анда аныҥ ӧчӧн сагышланган. Иртягесен киткян чагында, ике динарiй чыгарыб, шул ӧйнӧҥ эясеня биреб  ӓйткян: мыныҥ ӧчӧн сагышлансана, ӓгяр дя мыннан артык акча тотсаҥ да, мин кайтышлый сиҥа тюлярмен, дигян. Суҥ инде талаучыларга туры килгян кешенеҥ жакыны шул ӧч кешенеҥ кайсысы диб уйлысын? дигян. Ул ӓйткян: аҥар изгелек иткяне, дигян. Iисусъ аҥар ӓйткян: бар, син дя шулай кыл, дигян” (Лк. 10, 25-37).

Эй туганнар, Алла каласы Iерусалимнан Iерихонга тӧшӧб барыучы кеше диб, Евангелiедя жазылган кеше кем булды икян, аны Христосъ бютян бер-бер нястягя ошаш китереб aйткян. Аныҥ магнасе былай: Iерусалимнан Iерихонга тӧшӧyче кеше диб, мында жазыклы кеше, Алла жӧзӧннян, Аныҥ Законыннан жазыучы, Алладан бирелгян арыу иркен жакшыга тотмой, жаманга ӓйляндереӱче кеше ӓйтеля. Ӓммя талаучылар очораб, аныҥ ӧстӧннян кеймнярен салгызыб алыб, тяненя кюб жаралар жасаб, ӱтеря жазгынчы кыйнаб киткянняр дигяне, кеше ӱз иркен жаманга ӓйляндереб, аны Алла бойорокларыннан жаздырыб, усал жулга жибяреб, уйларын усаллык белян тутырыб, жаннарын жалангач калдырыучы кешеляр була. Ӓммя тянендяге жаралар дигяне, кешенен жазыклары, азгын тороб ӓшякелеккя, азгынныкка салыныб, санын, гяyдясен хӓлсезляндереӱче, бигеряк тя жанын жазыклар белян жаралаб бетереӱче кешеляр була. Жараланган кеше жанына барыучы священникъ белян левитъ, аныҥ ӱляр хӓлдя жатканын кюрсяляр дя, булышмыйчы узыб киткянняр дигяне, Иске Закондагы корманнар жазыклы кешене жола алмаганны кюрсятеӱ була. Шулай шул Иске Закондагы корманнарныҥ берсе дя кешене жола алмаган. Ул багыттагы корман, тик суҥгы гумердя буласы, ӓдямнярне жолар ӧчӧн Голгоөа тауында Yзен Yзе корманга китерясе Христосны гня белгертеб торган. Суҥ бу жазык жаралары белян жанын ӱляр хӓлгя тӧшӧргян кешегя кем булышты икян, аҥар изгелекне кем кылды икян? Аҥар изгелекне iудей башлыклары кӧлкӧгя куйыб, шакшыга, женнянгянгя санаб торган Самарiя кешесе кюрсяткян, жат калык, ӱҥгя денне тотоучы кеше аҥар изгелек иткян. Мына шул Самарiя кешесеня ошаш китереб мында Iисусъ Христосъ Ӱзен ӓйткян. Iисусъ Христосъ жазыкланган ӓдям затына ней кылды икян, аҥар ней дей изгелек итте икян? Ул жазыкланган ӓдям затына жазыкларыннын ничек жолонорга, ничек тӧзялергя кирякле нястялярнен барын да кылган, барысын да тулысы белян кюрсяткян. Мясялдя ӓйтелгянчя, Самарiя кешесе талаучыларга очороган кешене жялляб, анын жараларын май белян аракы сӧртеб бяйлягян кюк, Алла Улы Iисусъ Христосъ та ӓдям няселе жазык жаралары белян жаннарын жаралаб бетергянне, тӧзялергя ич тя жюнняре калмаганны кюреб, мяҥгегя харяб булмасыннар диб, Ӱзенен зур изгелегеннян, кюктян жиргя тӧшӧб, гел кеше кюк булыб, ич-бер жазыксыз, айыбсыз кӧйӧ, безнеҥ ӧчӧн каты азабларга чыдаб, канын агызыб, качка кадакланыб, ӱлеб, Ӱзен терелеб тороуы арткылы жыгылганнары торгозган, чирлягяннярне сауыктырган, ӱлгяннярне тергезгян. Шулай итеб, aр-кемне мяҥге терелекле иткян. Самарiя кешесе жараланган кешегя изгелек итеб кня калдырмаган, ӓммя аны узгынчылар кереб куна торган ӧйгя алыб барыб, анда анын ӧчӧн сагышланган кюк, Коткарыучы Христосъ та жазыкланган ӓдям заты ӧчӧн азабланыб кна калмаган, ӓммя дӧньядя тороучы кешеляргя жазык жараларыннан тазарырга, жан чирляреннян тӧзялергя, мяҥге азабтан котолорга жорт торгозган, шул жортно чиркяy диб атаган. Мына шушы арыу чиркяyдя гня котолырга мӧмким, тазарта торган, тӧзятя торган урны шушы, мыннан бютян урын жук, мыны белеб торогоз. Самарiя кешесе киткян чагында, жараланган кешене шул жортнон эясеня табшырган. Шулай Христосъ та ӓдям затыны жазыклары ӧчӧн качта ӱлеб, ӧчӧнчӧ кӧнӧндя терелеб торганнан суҥ, Ӱзенеҥ каны белян жолган кешелярне Алла жорто - изге чиркяyгя кертеб, аларны караб, алар ӧчӧн сагышланыб торорга ден сӧйляӱчеляргя - священникляргя табшырган.

Эй туганнар! Бу мясялдя ӓйтелгянчя Ходай Алланыҥ без жазыклыларны сӧйӧӱе; безнеҥ ӧчӧн сагышланыб тороуы бик шяб. Ӓгяр дя Коткарыучы Христосъ Аллабыз безнеҥ ӧчӧн сагышланмаса, без ней эшляр эйек, жазыкларыбыздан ничек жолонор ыйык? Ӓгяр дя Ул безнеҥ ӧчӧн кюктян тӧшӧб, каты азабларга чыдаб, безнеҥ жазыкларны Ӱз ӧстӧня алмаса, Алланыҥ безгя килгян ачыуын, кылган катерен кем басылдырыр икян, Алла белян кешелярне татыуландырыб, Алла изгелегеня безне кем тейешле итяр эйе! Ӓгярдя Ул ӓдям затын жоларга, аны мяҥге ӱлемнян, тамук азабыннан коткарырга жир ӧстӧня Ӱз жорто - арыу чиркяyен торгозмаса, аннары жан чирляреннян, жазык жараларыннан тазарырга арыу жяшерекляр куйыб, священникляр калдырмаса, без ничек котолор ыйык, жазыклардан ничек жолонор ыйык икян? Бу эшлярне кылган Ходайга бик тау итейек. Ӓгярдя Ул безгя изгелеклярне кылмаган булса, без дя Христосны белмягян, Аны сӧймягян, Аныҥ арыу чиркяӱ ӧйряткянчя тормаган кешеляр кюк, мяҥгегя харяб булыр ыйык, тамук азабында жатыр ыйык; тик Ул гна Ӱзеня ышаныучыларны бу азабтан коткара шул.

Алай булгач, инде барыбыз да бу эшляре ӧчӧн безне шул хатле сӧйгян ӧчӧн, Алла Улы Iисусъ Христоска бик тау итейек. Аннары тагы Христосъ ӧйряткянчя, арыу чиркяy кушканча тороб, Ходайнын кюҥелен табарга да тырышыйк.

Эй туганнар, Алла Христосныҥ бу Самарiя кешесе турында ӓйткян мясяленнен тагыда бер габрят алыйык. Алла Улы жазыкланган ӓдям затын сӧйгян кюк, без дя бер-беребезне жакын кюреб, бер-беребезне сӧйӧб торойок. Самарiя кешесе жараланыб, ӱляр чиктя жаткан кешене кюреӱ белян, аныҥ нейдей кеше икянен,  кайсы дендя торганын, байын, жарлысын тикшермягян; миҥа булышсана, жараларыма май белян аракы сӧртеб бяйлясяня диб ӱтенеӱен дя котмягян, aммя жалынмаган кӧйӱк, аҥар изгелек иткян. Шулай без дя изгелекле булыйык, интегеб сораучыга гна булышмыйык, ӓммя абтраб, жӧдяб жӧреӱчеляргя сорамаган кӧйӱк булышыйык, шулай итсяк, без дя бу мясялдя ӓйтелгян Самарiя кешесеня ошаулы булырбыз, мяҥге тормошно да алырбыз. Аминь.

Фото: Тихвин чиркәвенең ВКонтактедегы группасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев