Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Тәреләргә башыру турында

Олы уразада чиркәүдә: “Әй, изгелекле Алла Христос, җазыкларыбызны кичерсәң иде, – дип теләп, кадерле төсенә башырабыз. – Үзең булдырган кешеләрне дошман коллыгыннан коткарыр өчен үз иркеңнән качка кадакланылган. Шуңа сиңа тау итеп әйтәбез: әй, дөньядагыларны коткарырга килгән Коткаручыбыз, бар кешеләрне дә Син тулы сөенечле иткән”

Олы уразаның элекке атнасында

Изгелекле Алла Христос, без җазыклыларны елар өчен, тәнләнеп туып, безнең күк кеше булып, җир өстендә халыкларны Алла патшалыгына өндәп йөргән. Безнең өчен азапланып, качка кадакланып үлеп, өченче көнендә терелеп торып, безне җазыклардан да, мәңге азаптан да йолган. Шуның кадәр изгелек кылгач, Ходай Христосның кадерле төсенә ничек башырмассың да, Аны ничек кадерләмәссең?! Аллага шөкер, бу җирдә, безнең патшалыкта изге тәреләргә башырган, аларны кадерләгән өчен, берәүне дә кысмыйлар да, какмыйлар да. Әмма борынгы заманнарда, элгәреге патшалар вакытында изге тәреләргә башыручыларны, аларны кадерләүчеләрне бик кысканнар, кайсын азаплап, кайсын кыйнап үтергәннәр. Лев Исаврянин, Феофил, алардан бүтән патшалар да изге тәреләрне чиркәүләрдән дә, өйләрдән дә чыгарып ташлатканнар, тәреләр урынына төрле кошлар сурәтен төшереп куйганнар.

Ходай үз динен бетермәс өчен, изге тәреләрен дә мыскыл иттермәс өчен, шундый начар патшаларның үзләрен дә юкка чыгарып бетергән. 842 елда тәреләрне кадерсезләүче Феофил патша үлгән. Феодора ару тормышлы хатын булган. Ул ире урынында патшалык итеп торган чагында, патриарх Мефодийнең сүзен тыңлап, үз патшалыгындагы халыкларга изге тәреләргә башырырга да, аларны кадерләргә дә рөхсәт биргән. Шуннан соң, изге аталар бергә җыелып, изге тәреләрне мыскыл итүчеләрне, аларны кадерсезләүчеләрне каһәрләп, ару Җыеннан аерганнар. Аннары, элгәрегечә, изге тәреләрне чиркәүләргә бик олылык, зур сөенеч белән кертүләре Олы уразаның элекке атна көнендә булган. Шуны искә алып, бүген Христос динен тотучылар изге тәреләрне кадерләп, бәйрәм итәләр. 

Христос җалан безнең белән

Тәреләр белән чиркәүләрне дә, өйләребезне дә ямьләндерергә кирәк. Аллабыз Иисус Христосның җирдә безнең күк кеше булып йөргән тәнен-санын күрмәсәк тә, изге тәреләргә төшергән кадерле төсен, аннары, Аның күк, Изге Кыз Мариянең дә, бүтән изгеләрнең дә төсләрен аермачык күрәбез, Христос җалан (һәрвакыт) безнең белән тора дип тә ышанабыз. Ул Үзе әйткән: “Менә Мин дөнья беткәнче бар көннәрдә дә сезнең белән”.

Христос Аллабызның төсенә, я аның изге Анасының, я бүтән әүлияләрнең төсләренә карасак, без аларның үзләрен күргән, сөйләшкән күк изгелек алган күк булабыз. Чын күңелдән ышанып теләүчеләргә изге тәреләрдән күп кодрәтләр була: чирлеләр чирләреннән төзәләләр, кайгы-хәсрәтлеләр тынычлык табалар, аптыраганнар, йөдәгәннәр изгелек алалар. 

Яраулы Мария Египетская Изге Кыз Мариянең кояштан да артык яктырып торган төсен бер күрүе белән исе китеп, күңеленә куркыныч төшеп, тәүбәгә килгән; элеке яман, азгын тормышын ташлап, ару, изге тормыш белән тора башлап, Алла ризалыгын табып, әүлиялек алган. Олы кенәз Владимир дөнья беткәч буласы калдык сорауны төшергән картинканы күреп, исе китеп Христос диненә кергән.

Кадерләп тору кирәк

Тәреләрдән күп кодрәтләр чыкса да, күбесенчә, без аларны тиешлечә кадерләп тора алмыйбыз. Күп кеше тәреләр каршысына килә дә, тиешенчә келәү итә алмый, ничек кирәк алай кач кылгандай итеп, башларын атындырып кына гомер уздыралар, шулай кыланып, тәреләрдән мыскыл иткән күк булалар. Алай кылану һич тә ярамый. Ул эшләр Алланың да, изгеләрнең дә хәтерләрен генә калдыра. Әгәр дә тәреләрне кадерләп торыйм дисәң, алар алдында бик сагаеп, тән күзләрең белән дә, күңел күзең белән дә карап, түбәнчелек белән генә торырга тиеш. Аннары тагын, Алланың да, изгеләрнең дә ачуын китермим, хәтерләрен калдырмыйм дисәгез, өйләрегездәге тәреләрне дә бик кадерләп торыгыз, тузаннарын әледән-әле сөртеп, үрмәкүч ояларын җыеп торыгыз. Тәре алдында тәреләрдән үзгә бүтән бер нәрсә дә тотмагыз. Әгәр дә тәре алдында, тәреләр белән йорт нәрсәләре дә бергә торса, ул изгеләр төсен сансыз итү була.

Әгәр дә Алланың да, изгеләрнең дә хәтерләрен калдырмыйк дисәгез, үз өегездә дә бүрек белән утыра күрмәгез, кешегә керсәгез дә, иң элек, бүрегегезне салып, тәреләргә таба карап, кач кылып башырыгыз, аннары өйдән чыкканчы, яланбаш утырыгыз.

Җазыклар өчен үкенү

Шушы уразада келәүгә йөреп, Ходай Христос төсе каршысында да, Аның Изге Анасының һәм бүтән әүлияләрнең төсләре каршысында да җазыкларыгызга үкенегез. Тәреләр каршысында чын күңелдән инәлеп торучылар һәркайчан да сораганнарын алганнар. Изге Нифонт яшь чагында бик азгын булган, тәүбәгә килеп төзәлеренә дә ышанып бетмәгән. Бик якын иптәше киңәшенчә, бер тапкыр ул үзен келәү итәргә көчләп, кояш чыгышына таба карап, келәү итә башлаган. Шул чакта аңа караңгы шәүлә күренгән, шунда ул куруыннан чирли башлаган. Иртәгесен Нифонт чиркәүгә барып, Изге Кыз Мариянең төсе елмаеп җибәргәнен күргән. Моны күргәч, Нифонт сөенеп киткән. Аннары ул Алла Анасының төсен үбеп, тәүбәгә килеп, кылган җазыкларына үкенә башлаган. Шулай итеп, ахырдан, әүлиялек алган.

Изге тәреләрдән булган бөтен кодрәтләр дә бик күп, аларны санап та, язып та бетерер хәл юк, шуңа күрә аларны бик кадерләп, бик олылап торыйк. Ходай Христос төсе каршысында булса да, Изге Кыз Мария һәм бүтән әүлияләр каршысында булса да, түбәнчелек белән торып, шул тәрегә төшерелгән изгенең үзенә инәлик, шулай итсәк, теләгән теләкләребезне Ходай кабул күреп, сораган нәрсәләребезнең барысын да бирер. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев