Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Тихвин чиркәве юлы: үткәне һәм бүгенгесе

Алла Анасының Тихвин тәресе хөрмәтенә бер престоллы таш храм XVII гасырның икенче яртысында төзелгән. Мәгълүматлар буенча, XVIII гасыр ахырында ул реставрацияләнгән һәм яңартып төзелгән. Башкалары буенча, яңа храм белән алыштырылган. Төзелгәннән бирле храмда Алла Анасы Тихвин тәресе булган, аның хөрмәтенә ул аруландырылган.

Тихвин тәресе — кодрәтле. Беренче дәвалау очраклары 1844 елда теркәлгән. Ә 1859 елда Иске Татар бистәсендә пожар вакытында храм өстендә Богородица образы барлыкка килә, шуннан соң янгын кинәт туктый. Шул вакыйгалардан бирле чиркәү һәм Тихвин тәресе приходка күп санлы прихожаннарны җәлеп итә торган изге урын булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1870 һәм 1890 елларда прихожаннар саны арту сәбәпле, храм ремонтланган. Шул ук вакытта аңа Ходаебыз Иисус Христосны каршы алуга багышлап һәм Изге тын иңү хөрмәтенә тагын престоллар төзелгән.

Совет чоры
1927 елның февралендә Тихвин чиркәве общинасы 607 ышанучыдан торган. Аны епископ Афанасий Чебоксаров җитәкли. 1935 елның январена кадәр община тормышы чагыштырмача тыныч була. 

1930 ел башында 20нче мәктәп укучылары гомуми җыелышта кабул ителгән резолюциянең күчермәсен шәһәр советына җибәрәләр. Резолюциядә мәгариф учреждениесе янындагы Тихвин чиркәвен ябу үтенече бар, ләкин шәһәр хакимияте укучыларның үтенечен канәгатьләндерми.

1931 елның 31 декабрендә төзелеш оешмалары вәкилләре киңәшмәсендә Казанның берничә чиркәвен, шул исәптән Тихвин чиркәвен дә ябу мәсьәләсе карала. Киңәшмәдә катнашучылар храмны ябу мөмкинлеген, әмма аңа кадәр зур әзерлек эше булырга тиешлеген билгеләп үтәләр.

1933 елда яңарыш яклы прихожаннар (прихожане-обновленцы), чиркәүне басып алу максаты белән, җыелыш үткәрергә тырышалар, ләкин аларга протоиерей Василий Ивановский комачаулый.

1935 елның январенда яңарыш яклылар икенче тапкыр чиркәүне басып алырга тырыша. Җитәкчелекне алыштыру ТатЦИК секретариатының 1935 елның 3 маендагы карары белән ныгытыла. Өч елдан соң хакимият Тихвин чиркәвен ябу турында карар кабул итә.

1938 елның 7 сентябрендә чиркәүнең бөтен милке дәүләт фондына тапшырыла, ә 1 октябрьдә храм бинасын шәһәр советына тапшыру турында карар чыгарыла. 40 елга якын Тихвин чиркәве склад буларак кулланыла, ташландык хәлгә килә. Храм районында яңа асфальтны күп тапкырлар иске асфальт өстенә салганнар, шуңа күрә бина бер метрга түбәндәрәк калган. 

Безнең көннәр
1990 елларның беренче яртысында Казан керәшеннәре келәүләргә Петропавловск соборына йөргәннәр. Ә 1996 елдан, Тихвин чиркәвен торгызу эшләре башлангач, керәшен җәмәгатьчелеге шунда күченә.

1997 елда Тихвин чиркәве Казан епархиясенә кайтарыла. Шәмәхә-зәңгәр төстәге храм бинасы — Казанның иң нәфис корылмаларыннан берсе. Хәзерге вакытта, Болак артының бу төп православие храмы Татарстанның керәшен приходлары үзәге булып тора. Аның янында атнакөн мәктәбе һәм халык хоры эшли.

Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур хезмәт куйган кеше — протоиерей Павел Павлов (2019 елда вафат булды). Аның тырышлыгы белән чиркәү сафка бастырыла һәм яңа сулыш алып эшли. Келәүләр чиркәү-керәшен телендә уздырыла башлый һәм Тихвин чиркәве Татарстан керәшеннәренең төп иман йортына әверелә.

Бүгенге көндә Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәвенең настоятеле — протоиерей Алексий Колчерин.

Тихвин чиркәвен яңарту һәм төзекләндерү мизгелләре - ФОТОЛАР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев