Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Тәүбәгә килү - Ходайга якынаю

Ни өчен кеше священниктан башка җазыкларыннан тәүбә итә алмый? Әгәр дә якын-тирәдә чиркәүләр булмаса, ул очракта нишләргә? Бу сорауларга җавапны керәшен духовная миссиясе житәкчесе отец Димитрий СИЗОВ бирә

Һәр көнне дә җазык әйтеп, тәүбә итәргә кирәк. Изге Пимен Великий: “Монахның бөтен тормышы – елау”, – ди. “Тәүбә итү” грекча “metanoia” дигән сүздән алынган, “аңның үзгәрүе” дигәнне аңлата, ягъни бу бер хәлдән икенче хәлгә күчү тәҗрибәсе. Тәүбә итү – үз-үзеңне кызгану, яки депрессия, яки кимчелекләреңне тану түгел, ә Ходайдан ерагаюыңны тану һәм шушы бәйләнешне торгызуны эзли башлау ул. Әгәр дә тәүбә итү, ягъни җазыгыңны тану Җәшереккә (Таинство) керү булса, җазык әйтү, нәкъ менә җазыкларыңны священник алдында әйтү – бу үзе Җәшерек. Тәүбә итүдә дә, шулай ук, җазык әйтүдә дә кайбер ялгышулар бар. Мәсәлән, күпләребез җазык әйтүне безнең җазыкларыбыз тикшерелә торган сөйләшү дип уйлый. Җәшерек өчен тәүбә итү нинди роль уйный соң? Безне җазык әйтергә этәргән сәбәпләрне анализлап карыйк: кемдер үз гаебен җиңеләйтергә омтыла; кемнедер священникка Ходай җәзасыннан курку китерә; кемнәрдер тәүбә итү максаты белән түгел, ә соңыннан өлеш алу өчен киләләр. Әмма боларның җазык әйтүгә һәм тәүбә итүгә катнашы юк.

Җазык әйтү  ул – тазарыну. Һәм без бу тазарыну өчен священникка түгел, ә Коткаручыбыз, җаннарыбызны, тәннәребезне савыктыручы Ходайга киләбез. Ул бу тазарынуны Чиркәү аша, Үзенең эшен дәвам итүчеләр (епископлар, священниклар) аша бирә. Христос үз өйрәнүчеләренә: “Святый Тынны алыгыз: сез кемнең җазыкларын кичерсәгез, шунар кичерелер, кемне кичерми калдырсагыз, шунар кичерми калдырылыр”, –дигән (Иоан. 20,22-23).

Җазыклары кичерелү өчен җазык әйтүчедән түбәндәгеләр таләп ителә. Барлык якыннары белән килешү, җазыклары өчен чын күңелдән көенү һәм телдән җазык әйтү, үз тормышын төзәтү уена килү, Ходаебыз Иисус Христоска чын күңелдән ышану һәм аның җарлыкавына өмет итү. Әгәр дә якын-тирәдә келәү итәрлек чиркәү юк икән, аягында йөри алган кеше эшләп торган чиркәүләргә елга берничә мәртәбә бара ала. Әгәр инде йөри алмаса, ул чакта җазык әйтеп тәүбә итү өчен, өйгә священник чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев