Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Сорагыз – җавап бирәбез

Редакция эшләре белән еш кына төрле төбәкләрдә булырга туры килә. Очрашканда кешеләр үзләрен кызыксындырган төрле сораулар белән беррәттән, дингә кагылышлыларын да бирәләр. Шундый кайбер сорауларга җавап бирүен сорап Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе Изге Николай чиркәве настоятеле, иерей, отец Димитрийга мөрәҗәгать иттек. Һәм ул түбәндәге җавапларны бирде.

1. Үлгән кешене озатырга барганда ни өчен шәм алып барырга кирәк?

Мамадыш районы,

Колышчы авылы түтиләре

- Христианнарда чиркәү йоласы буенча үлене озатканда, священниклар ачык киемнәр кия һәм күпләп шәмнәр кабызалар. Чөнки яктылык - үлгән христианнарның башка - Якты тормышка - чирләр дә, кайгылар да, төрле уйлар да булмаган мәңгелек тормышка күчүен күрсәтүче символ. Шуңа күрә үлгән кеше янында берөзлексез шәмнәр яна. Кара киемнәр киенеп йөрү дә христианнарга тиешле нәрсә түгел. Зыяратка, чиркәүгә, үлеләр озатырга барганда ачык төстәге киемнәр киючеләрне сүзләү дөрес түгел.

2. Чиркәү шәменең мәгънәсен аңлатыгыз әле.

Наташа, Зәй шәһәре

- Элек-электән чиркәү шәмнәрен балавыздан койганнар. Янып торган шәм - без укыган иманнарның ялкынлы символы. Бу безнең Ходайны ялкынлы сөюебез билгесе. Чиркәүдә шәм сатып алып яндыру, беренчедән, чиркәүгә хәер булса, икенчедән, янып торган шәмне святительләр сүзсез иман да дигәннәр.

3. Журнал, гәҗит битләрендә басылган дини язмаларны, иманнарны һәм шулай ук бик тузган тәреләрне нишләтергә?

Балык Бистәсе районы,

Каз. Чаллы авылы түтиләре

- Чиркәү рөхсәт иткәнчә, барлык кулланылыштан чыккан изге әйберләрне (тузган тәреләр, китаплар һәм башкалар) яндыралар, ә көлен кеше йөрми торган чиста җиргә күмәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев