Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Симән көн. Изге ата Симеонның Ходайга җараулы тормышы

Чиркәү 14 сентябрьдә Изге Симеон Столпникны искә ала.

Изге Симеон Малая Азияда туган. Аның атасы, анасы Христос динен тотканнар; тик үзләре бик ярлы кешеләр булганнар. Симеон яшьтән үк атасының сарыкларын көткән.

Бер көнне бик шәп яңгыр яуган, шунлыктан аталары Симеонны көтүгә җибәрмәгәннәр. Көтүдән калгач, атасы белән ул чиркәүгә теләк теләргә барган. Анда Коткаручы Христосның “юаш күңеллеләр бәхетле, елаучылар бәхетле, сабырлыклар бәхетле”, дигән сүзләрен ишеткән, тик аның мәгънәсен аңлый алмаган. Шунлыктан ул янында торган карттан бу сүзләрне аңлатуын сораган. Ул карт аңа Ходай Иисус Христос, Алла боерыклары, Аллага җараулы тормыш, Аны сөю турында яхшылап әйтеп биргән. Боларны тыңлагач, унөч яшьтәге Симеон янындагы ул картка: “Рәхмәт сиңа, изге бабай, син миңа Ходайны белдердең, күңелемә бик ару уй салдың”, - дигән.

 Келәү беткәч, Симеон өенә кайтмыйча, бер аулак җиргә китеп, Алла турында уйлый башлаган. Байтак уйлап утыргач, ул Алладан: “Әй Ходай, миңа барасы юлымны Үзең күрсәт, мине Үзең кушканны кылырга өйрәт”, - дип бик озак теләгән. Озак келәү итткәннән соң ул йокыга киткән. Төшендә ул үзенең әллә нинди каралты җиткерәсе килеп баз казыганын күргән. Казый торгач, ял итәргә дип утырган, шунда “тирәнрәк казы” дигән аваз ишеткән. Шул тавыш өчкә чаклы булган, аннары калдыгында: “Әй Симеон, әгәр дә бер-бер нәрсә эшлисең килсә, иренмичә, бик торышып эшлә, торышып эшләсәң генә эшне булдырырсың”, - дигән тавыш килгән. Симеон гомере буенча шул тавышка табынып торган. Ул Алла язуына бик тырышып өйрәнә башлаган. Унсигез яшенә җиткәч, ул бер монастырга барып, монах булган: ураза тотып, теләк теләп, бик сак торган, нинди читенлек булса да барысына да бер дә зарланмый түзгән. Алла хакына шул кадәр күп тырышса да, Симеонның үзенә ул тырышулары аз күк тоелган, шунлыктан ул “җанымны котылдырыр өчен тырышуымны тагы да арттырыйм” дип буш кырга барып, анда бер тау өстенә менеп, келәү итеп тора башлаган. Келәү итеп арыгач, үзен-үзе шундагы бик олы ташка чылбырлап, бер дә китмәслек итеп богаулап куйган.

 Шунда ул дөньяны онытып, күңелен Ходайга күтәреп, гел келәү итеп кенә торган. Аның үзен-үзе бәйләп куйганын Антиохия каласының архиерей Мелетий ишетеп, аның янына барып: “Син болай тәнеңне чылбыр белән бәйләгәнче, аны үз иркең белән бәйлә, син ирекле, кеше үз тәнен үз ирке белән бәйләп торырга тиеш”, - дигән. Симеон аның сүзен дөрес икәнен белеп чылбырын чишкән дә гел Аллага җараулы торырга тырышкан. Үзе иркен кылмыйча, күңеле теләгәнчә тормыйча, гел Алла кушканча гына торган. Таудан төшәсе килгән чакларында да түзеп, бар читенлеккә чыдаган.

Соңыннан шул төштә Симеон бер бик биек багана ясап, шуның өстенә кечкенә генә бүлмә бүлеп, шунда кләү итеп тора башлаган. Шул багана өстендә ул гел аякка басып торган, шунлыктан аның яклары шешенеп, яраланып беткәннәр. Аяклары ни чаклы авыртса да, Симеон Алла хакына түзгән, бер чакта да аяклары авыртуына зарланмаган. Алла аның чыдамлыгын күреп, аны Үзе ныгайтып, аңа кодрәтләр кылырга куәт биргән. Шул вакытта, буш кырда теләк итеп торучы монахлар Симеонга кешеләр җибәреп, “Син ник әүлияләр торганча тормыйча, үзеңә-үзең яңа тормыш табып торасың, баганаңнан төш тә, әүлия аталар торганча тор, шулай торсаң да Алла сине коткарыр дип әйтегез”,- дигәннәр. Алар Симеонны олысымакланып шулай кылана торгандыр, дип куркып кешеләр җибәргәннәр икән. Шуңа күрә җибәргән кешеләренә: “Әгәр дә сез төш дигәч төшмәсә, көчләп төшерегез, әгәр дә төшсә, төшмә, без синең Аллага хезмәт иткәнне белдек дип әйтегез, әгәр дә ул Аллага чын күңелдән хезмәт итсә, әйткәч тә төшәр”,- дигәннәр. Баручылар Симеонга монахлар кушканны әйткәннәр. Симеон алардан бу сүзләрне ишетүе белән, багана башыннан төшә башлаган. Җибәрелгән кешеләр аңа: “Әй изге әти, төшмә, синең тыңлаучылыгың Аллага чын күңелдән хезмәт итүеңне күрсәтә, төшмә, сиңа Алла Үзе булышсын”, - дигәннәр.

Шулай үзен үзе Христос хакына азаплап торган изге ата Симеоннан күп чирлеләр үзләренә саулык алганнар, аның изге тормышын күреп, күп ялган динне тотучылар Христос диненә кергәннәр; кайгылы, хәсрәтле кешеләрне ул тәмле, татлы сүзләр әйтеп юаткан. Ни хәтле зур эшләр кылса да ул аны яңгыратмаган, һәркайсына “моны мин кылмадым, Алла кылды, Аңа тау итегез”, дигән.

Изге ата Симеон йөз яшьтән дә артыграк яшәгән. Антоний атлы бер өйрәнүчесе аның үлгәнен Антиохия каласындагы патриархка барып әйткән. Патриарх күп архиерейләр белән күп халык җыелып, Симеонның тәнен калага алып кайтканнар. Аның тәнен чиркәүгә керткән чакта, чиркәүдә бер телсез, саңгырау кеше бар булган. Симеонның тәнен чиркәүгә кертеп куйгач та, шул кешенең теле дә ачылган, колагы да ишетә башлаган. Шуна ул каты аваз белән кычкырып: “Әй Алла бәндәсе изге Симеон яхшылыкка килдең син, синең килүең мине төзәтте”, - дигән. Шуннан соң изге ата Симеон исеменә бер чиркәү салганнар, соңыннан изге Симеонның тәнен үз исеменә салган чиркәүгә күчергәннәр.

Аның теләк итеп торган җиренә монастырь салганнар.


Халык ышанулары буенча, бүгеннән көн көзгә авышкан. Авыл халкы бәрәңге алырга чыккан. Шулай ук, Симән көнне өйдән, җәйдән калган соңгы чебеннәрне куганнар. 

 "Изгеләр тормышы" кенәгәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев