Туганайлар

Рождество уразасына керәбез

Ул җиде атна – бу елның 28 ноябреннән 2021 елның 6 январена кадәр дәвам итә

Рождество уразасы бик кырыс саналмый, чәршәмбе һәм татар атнасы (җомга) көннәреннән кала, башка көннәрдә балык ашарга ярый. Бу уразаның дәвамлылыгы төрле вакытта төрлечә булган. Кайчандыр Рождество алдыннан бер атна ураза тоткан булсалар, соңрак, монахлар йогынтысы белән, 40 көн дәвамында ураза тота башлаганнар, әмма таләпләре йомшара төшкән. Ураза Христос Рождествосы литургиясеннән соң тәмамлана, бәйрәм табыны рөхсәт ителә.

Рождество уразасында, Олы уразадан аермалы буларак, үлеләрнең тугызын, кырыгын уздырырга ярый. Табынны уразада рөхсәт ителгән ризыклардан гына әзерләргә кирәк.

Коры вакыты (кайбер як керәшеннәре уразаны “коры” дип атый) — бар нәрсәдән дә тыелып тору, шул исәптән, ризыктан да. Ураза җазык төшерә торган төрле гамәлләрне: хыянәт, җенси оятсызлык, кул уйнату һәм теләк, күңелдә булган начар уйларны кисәтә. Рождество уразасының төп асылы шул.

Ураза – имансыз торудан һәм Алла белән сөйләшүдән башка мәгьнәсез. Хрис тианнар йөрәк һәм акыл чисталыгы өчен ураза тота. Вакыт узу белән, бу чисталык килгән вакытта, кеше һәрвакыт Алла белән элемтәдә торачак. Кешене төрле уйлар котыртып торса, ул Алла белән тиешенчә якыная алмаячак. Тоткан уразаларыбыз тән һәм акыл арулыгы бирсен!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: