Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Җараулы Серафим Саровский өйрәткән кагыйдәләр

15 январь - Арыу Җыен Изге ата Серафим Саровскийны искә ала.

Теләк җугары күтәрелә, Алланың изгелеге түбән иңә.

Әүлияләрнең теләге үзебез җалан теләк итсәк кенә безгә файда китерә.

Җакшылык кылырга кешегә Алла белән сөйләшүлек булыша.

Христосныкылар эшләренең иң зурысы – теләк итү.

Теләк итү – Алла белән сөйләшү.

Теләк итүне сөймәгәнлек Алланың үзен сөймәгәнлек була .

Җайлары, вакытлары, аң дәрәҗәләре түбән булганнарга, авыруларга, балаларга Серафим Саровский болай теләк итәргә куша:

Йокыдан торгач, изге тәреләр каршына басып, өч тапкыр “Ходай иманын”, өч такыр “Алла турындагы изге Анасына...” иманын hәм бер тапкыр “Дөрес деннең символы” иманын чын күңелдән келәү итеп, аннан көн давамында үз эшләрең белән шөгыльлән.

Эш белән шөгыльләнгән чакта, яисә кая булса да барганда, “ Ходаем, Иисус Христос, Алла Улы,мин җазыклыны җарлыка” дип әкрен генә үз андыңа укы. Тирә – ягыңда кеше күп булганда, үз эчеңнән генэ “Эй, Ходаем җарлыка” дип телә.

Төш вакытында иртән торгач укыган өч иманны шул ук тәртиптә укы. Төштән соң нинди эш белән шөгыльләнсәң дә, үз алдыңа “Әй Изге Алла Анасы, мин җазыклыны коткар” дип теләк итеп йөр.

Йоклар алдыннан тагын өч төп иманны иртәнге кебек укып, келәү итеп, кач кылып йокларга ят.

Бу өч иман чиркәү уставы куйган тиешле иманнар җыелмасының иң төп иманнарыннан санала, христиан диненең нигезе булып тора.

Беренче иман “Әй күктәге Атабыз...” – Иисус Христос үзе өйрәткән hәм барлык иманнарның да өлгесе булып тора.

Икенче иманны Изге Кыз Марияны сәламләп, күктән Архангел Гавриил алып килгән.

Өченче иман – Дөрес деннең символы... иманы христиан диненең кыскача барлык догматларын да үз эченә алган.

Күрсәтелгән тәртиптә укырга мөмкинлек булмаганда, Серафим Саровский, кайчан, ничек укырга мөмкинлек бар (юлда баргандамы,эш эшләгәндәме, урын өстендә яткандамы), шул чакта теләк  итәргә куша, чөнки Изге Кенәгәдә  болай язылган....Ходай исемен телгә алып, аңа ялваручы hәркем кичерелер, коткарылыр....

Ходай иманы

Эй Кюктяге Атабыз! Данны булыб торсон исемеҥ Синеҥ, килсен Падшалыгыҥ Синеҥ, Җирдя дя кюктягечя булсын иркеҥ Синеҥ, бӧгӧн кӧннӧк икмягебезне бир безгя,бурычларыбызны кичер, без дя безгя бурычлы булганнарга кичергян кюк, безне алданырга ирек жибярмя, жаманнан коткар безне.

Алла Анасына иман

Алланы Тыудырган Кыз, сӧйӧн, дяӱлятеҥ бар Марiя, Ходай Синеҥ белян. Безнен жаннарга Коткарыучыны Тыудыргач, Син данны булган катыннар арасыннан, Синнян Тыуган да даннаулы.

Дөрес диннең символы

Ышанамын Бер Алла Атага, булган нястялярне тотоучы диб. Кюкне, жирне, кюреня торганны, кюренмей торганны, барысын да Ул булдырган диб. (Җяня ышанамын) Бер Ходай Iисусъ Христоска, Алланын жаҥгыз тыуган Улы диб, булган багытлардан элеке Атадан тыуган, жактыдан чыккан жактыдай, чын Алладан тыуган чын Алла диб; тыуган, жаратылган тӧгӧл, Ӱзе Ата белян бер, барын да Ул булдырган диб. Без кешеляр ӧчӧн, безне коткарыр ӧчӧн, Кюктян иҥеб, Святый Тын кыуаты белян Марiя Кыздан тяннянеб кеше булган диб. Понтiй Пилатъ багытында безнен ӧчӧн Качка кадакланыб,азабланыб, ӱлеб кюмелгян диб. Ӧчӧнчӧ кӧнӧндя ӱлгян жиреннян Алла княгясендягечя терелеб торган диб. Кюккя кютярелеб, Атанын уҥ жагыннан утырган диб. Терелярне, ӱлгяннярне тикшереб айрырга ололок белян тагын килясе Падшалыгы ич тя бетясе тӧгӧл диб. (Җяня ышанамын) Сятый Тынга, Тере итеӱче Ходай диб, Атадан чыга диб, Ата белян, Ул белян тиҥ табыныулы, тиҥ даннаулы диб,пагамбярляр арткылы Ул сӧйлягян диб. (Ышанамын) Церковькя, Апостоллар арткылы бӧтӧн жирня куйылган Бер гня арыу жыйын диб. Чумылдырыу бер диб, жазыкларны кичертя диб äйтямен. Ӱлгянняр терелеб торасы диб. Мянге тормош буласы диб кӧтямен. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев