Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алган көнгә үгет

Үгет чиркәү-керәшен телендә бирелде.

"Бoгoн без, туганнар, кюктяге чиреyляр башлыгы Архистратигъ Михаилны, аннары кюктяге бар пяриштялярне искя алыб бяйрям итябез. Пяриштялярне Алла булдырган, алар тянне тoгoл, сoякле тoгoл, тын гына. Алар барысы да бик акыллы, бик арыу, aр-ней ирекле зат. Пяриштяляр бездян оло, бездян артык беляляр, алай булса да aр-ней аларга билгеле тoгoл. Алар кюктя туктаусыз Алланы даннаб кна торалар. Пяриштялярнен кайсылары жирдяге кешелярне Алла иркеня oйрятеб, aр-бер хатярдян саклаб торалар, кайсылары кешеляргя Алладан хабяр жoртяляр. Пяриштялярнен кешене хатярдян саклаулары мыннан кюреня: изге ата Кириллъ Белоозерскiй дигян монастырны торгозган чагында, анын акчага бер да абтрамаганын кюреб журый башлаганнар. Анын акчасы кюб дигянне шул жирдяге бер алпауыт та эшеткян, эшеткяч, ул бар колларын, бар кызмятчелярен жыйыб, бер карангы тoннo алар белян монастырны да, Кириллны да талаб кайтырга диб киткян. Монастырга барыб житкяч, алар монастыр aйлянясендя исябсез кюб салдатларын кылычларын, мылтыклар белян жoргяннярен кюргянняр дя шиклянешеб кире кайтыб киткянняр. Иртягесен алар тагы да барганнар, барсалар, салдатларны элекегедян дя кюберяк кюреб, тагы да боролоб кайтканнар. Таn аткач, алпауыт бер колон монастырга жибяреб, аnар анда нейдей салдатлар торганын, аларнын анын кайчан китяселярен белеб кайтарырга жибяргян. Кол барын да сораштырыб белгяч, кайтыб алпауытка aйткян: анда бер салдат та жук, аларнын солдат тoгoл бер атнадан бирле келяyгя килгян кешене дя кюргянебез жук диб aйтяляр дигян. Алпауыт бу хабярне эшеткяч, без кюргян салдатлар Алла пяриштяляре булган икян, монастырны алар саклаб торалар икян диб, уйга тoшoб, тяyбягя килеб кылган эшеня бик yкенгян.

Бер табкыр Едесъ архiерейе бер багана башында теляк итеб тороучы изгегя aйткян: “Эй туган, син изге кеше белян, жазыклы кеше ничек айыра белясеn?” дигян. Багана башындагы телякче aйткян: “Aгярдя шушы багана жаныннан Алладан куркыучы, арыу тормошлы кеше yтся, шунда аны ике жагыннан да Алла пяриштяляре саклаб баралар, aммя жазыклы кеше yтся, анын жаны тулы шайтаннар була, саклаучы пяриштясе бик кайгырыб, читтян жылаб бара, тик бoтoнняй бетергя келей башлаганда гна пяриштясе килеб, жалкын кылыч белян аларны кыуыб жибяря, суаблы кеше белян жазыклы кешене мин шуннан айырам, aгяр дя кешене пяриштяляр сакламаса, шайтаннар кюбтян харяб итерляр эйе, алар шул безне кoндoз дя, тoння дя сагалаб торалар”, дигян.

Алай булгач, туганнар, шайтан бик хайлякяр, бик oмoтсез нястя, ул арыу кешелярне дя Алладан биздерергя тырышыб, беряyне бер тoрлo, беряyне икенче тoрлo усалыкка которта, жя ничек, жя ничек итеб, кешене аздырырга тырыша. Ураза тотмаган, иман белмягян, теляк телямягян, кач кылыудан курланган кешелярне шайтан бик жарата, ул аларны кoтoб кня жoрoй, былар бар да минем кулда диб, аларга ышаныб тора, тик ураза тотоб, теляк итеб, иман укыб, кач кылыучы кешедян гна кача. Шулай тороучы кешелярне yз кулларына тoшoрoр oчoн, аларга тoрлo aмялляр коралар, эямсез нястяляр булыб та китяляр, жай итеб тя алдый алмыйлар. Аллага ышаныучы, арыу тормошлы кеше, кюnеленя усал уйлар тoшя башлый белян, иман aйтеб, кач кыла, шунын белян шайтаннын кыуатын бетереб, аны кюnелендя yрчетмей. Бер табкыр Андрей ayлея теляк итеб торганда, алар шайтаннар меnняб салдат булыб кюренгянняр, кайсы сoнгo, кайсы пычак, балта, кылыч белян аны чабыб oзяргя торганнар. Андрей алардан шиклянмягян, Аллага инялеyеннян дя туктамаган, аннары: “Эй изге апостолъ Iоаннъ Богословъ, миnа булыша кюр”, дигян дя, женняр жук булган.

Бу изге Андрейдян без дя кючергеч алыйык, шайтаннарны жиnгяргя хялебез житмей икян, чын кюnелдян Михаилъ Архангелга инялейек, ул аларнын котларын ала, барын да тузан урнына туздырыб бетеря. Кояш кюктяге жондозларнын барысыннан да жакты, шунын кюк Архистратигъ Михаилъ да кюктяге бар пяриштялярдян дя оло, барысыннан да кыуатлы. Ул Ходай карышысында жалкын кылыч кютяреб, ней кушар икян диб кня тора. Ул кушкан эшне тизюк кылыб житкеря. Кoпoрлянеб, Алла бойорогоннан жазган пяриштялярне кюктян тoбсoз жиргя Ходай аnар кыудырыб тoшoрткян. Адамъ белян Еваны жомактан кыуыб чыгарырга да Ходай аnар кушкан, ул аларны шул чактук кыуыб чыгарган. Ходай аnар азгын калаларны утта жандырырга кушкан, калаларны шул сяттюк жандырган, нигезлярен дя калдырмаган. Ходай Египетъ кешеляреня чир тейерергя кушкан, Архистратигъ Михаилъ шул сяттюк барысына да чир тейергян. Еврейлярне буш кырдан аnар алыб барырга кушкан, Архангелъ Михаилъ аларны буш кырда кырык жыл тoння ут багана, кoндoз болот багана булыб алларыннан барган. Архистратигъ Михаилъ бик кюб кодрятляр кылган, казер дя кыйын килгян чагында бик кюб кешеляргя булыша, бигеряк аздырыучы шайтаннарга арыу кешене аздырырга, которторга бирмей, аларнын котларын чыгарыб тора.

Aгярдя шайтан алдый алмасын дисягез, Архангелъ Михаилга инялегез, ул aр-бар жаманнан коткарыр, шайтаннарны да кыуыб жибярер.
Эй кюктяге чиреyляр башлыгы Архистратигъ Михаилъ! Безне алдауга жoрoyче шайтаннарны, женнярне бездян кыуыб жибяр, без аларга алданмыйчы, усаллыкларына биренмейче чын денебездя нык торсак ыйы. Безгя aр-чакта булыша кюр, сау чагыбызда да, yлгяч тя аларны безнен жаnга жакын жибярмя.
Эй Архистратигъ Михаилъ, без жазыклылар oчoн Ходайга инял. Аминь".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев