Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы уразаның өченче атнасына үгет (проповедь)

Бу атнада чиркәүдә келәү вакытында, Иисус кадакланган Качны символлаштырган Качка башыралар.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде.

Эй Ходай, Синеҥ качыҥа башырабыз, арыу терелеб тороуыҥны да даннаб жырлыйбыз.

Эй туганнар! Арыу Жыйын кайчан гна булса да Христосъ качын бик кадерлей, мыҥар тикле дя, мыннан ары да, дӧнья беткенче дя ул кадерлянеӱле булыр, ӓммя бӧгӧнгӧ кӧннӧ бигеряк тя аны кадерляб, аҥар башырырга куйылган. Мына кюз алдыбызда Христосныҥ качы, ӓр-кем чын кюҥелдян сыгылсын, тезлянеб башырсын диб, аны зурлаб, бӧгӧнгӧ кӧннӧ шушы урынга куялар.

Бу качны кадерляӱ, аны зурлау ӓр-кайсыбызга бик пайдалы, бик габрятле. Нейлектян дисягез. Шунныктан, арыу Жыйын ӧйряткянчя, Христосъ денен тотоучылар бу жиде атна уразаны бик сагайыб, аз ашаб, аз эчеб, няпесне тыйыб, арыу эшляр кылыб, оҥгай чиркяӱгя килеб теляк теляб, жазыкларга ӱкенеб, кюз жяшлярен чыгарыб, Ходайдан кичереӱлек сорарга, ӧйдя дя озаграк теляк итеб, Евангелiе ӧйряткянчя торорга тейеш. Уразаны тейешлечя тотойом дисяҥ, ашаудан, эчеyдян гна сагайма, ӓммя телеҥне жаманнан, ауызыҥны алдаб сӧйляӱдян дя тый, тян няпесляреҥне басылдыр, ачыуыҥны сюрелдер, уйыҥны арыуландыр, тян ашамныкларыннан да сагайыб, аларны ӱзеҥнян жырак кыу. Жаныҥны бер тӧрлӧ жазык белян дя буяма, ӓммя каралган жаныҥны жактыртырга тырыш. Алла бойорокларына карышы киля торган эшлярнеҥ берсен дя кылма, эшеҥ белян дя, сюзеҥ белян дя, уйыҥ белян дя Алланыҥ хатерен калдырма. Шулай итсяҥ гня, Ходай карышысында тулы ураза тотоучы булыб кюренерсеҥ.

Уразаны тотоуын тотабыз, ӓммя гадятлянгян гадятляребездян, кюнеккян эшляребездян тыйылырга ич тя тырышмыйбыз. Быларны ташлау бик читен, бик ауыр шул. Уйлаб карагыз ӓле: сюгенергя, оятсыз сӧйляшергя салынган кеше, бу эшляреннян заматта тыйылырмы? Телен жаманнан тыйыб, ауызыннан Алла сюзлярен чыгарырга тиз гня кюнегерме? Жалганга, алдауга ӧйрянгян кеше, заматта дӧрӧскя ӓйлянерме? Эчкелеккя салынган кеше, заматта эчеӱеннян тыйылырмы? Саран кеше заматта изгелек кыла башлармы? Жалкау кеше эшкя тиз гня биренерме? Былар бары да бик читен эшляр. Бу эшлярне ташларга, кюҥелебезгя беркелгян эшлярдян бизяргя бик кюб сыналыулар, кюб тюземнекляр киряк. Бу турыда кюб изге аталар ӓйткянняр: гадятлянгян эшлярдян бизяргя бик кюб сыналыулар, кюб тюземнекляр киряк. Бу турыда кюб изге аталар ӓйткянняр: гадятлянгян эшлярдян, няпесне тыйыудан читен ич тя бер нястя жук, дӧньядя иҥ читен эш шул дигянняр. Мына, шушы жаман эшлярдян тыйылырга, усал няпесне жиҥяргя, кюҥелдяге ӓр-тӧрлӧ жарамас уйларны ташларга шушы ураза куйылган. Ӓгяр дя бу эшлярдян уразада да тыйылмасак, кайчан тыйылырбыз? Шушы кӧннярдя дя шайтанга коллык итеӱебезне ташламасак, кайчан ташларбыз? Дӧрӧс, ӓлля безнеҥ арада да уразаны тейешлечя тотоучылар бардыр, дӧньядя Ходай кушканча, Евангелiе ӧйряткянчя ураза тотоб, сак тороб, ӓр турыдан ӱзлярен ӱзляре тӧзятергя тырышыб, шайтан иркен кылмыйчы, арыу эшляр гня кылыб тороучы кешеляр дя бик кюб. Шулай сак тороб, уразанын бер атнасы да, ике атнасы да ӱтя, шушы кӧнняр килеб житя, aз ашаб, aз эчеб торганныктан, тян жабыга, кюҥел бойога, усал уйлар, кюремсез няпесляр басыла, уразаны жартылагынчы, жӧряк хале бетеб, кеше жабыгыб, бойогоб житя, шунныктан, калган жарты уразаны ӱткяреӱе аҥар ауыр тея, теляк итяргя дя ауырыксына, арыу эшляр кыларга да хӓлсезляня.

Инде кеше шушы хӓлгя тӧшкяч, ней кыларга тейеш? Хӓлсезлянгян тянебезне ныкландырыб, кюҥел уйларыбызны ачылдырыб, калган жарты уразаны тейешлечя уздырырга нейдей ӓмял табыйык? Ӓмял эзляб кая барыйык?

Эй туганнар! Бу турыда безгя чиркяӱдян ӱҥгя ич беряӱ булышмас, ӓммя ул гна ӓр-ней ӧчӧн кайгырыучы ана шикелле барыбыз ӧчӧн кайгырыб, ӓр-кемгя булышырга ӓзер тора. Беряӱ уйлар, безнеҥ ӧчӧн чиркяӱ ней диб кайгырсын, ул безгя ничек булышсын, диб. Караб карыйык та аныҥ безнеҥ ӧчӧн кайгырганын. Мына бӧгӧнгӧ кӧннӧ чиркяӱ безгя булышыйым диб, Христосъ качын безнен кюз алдыбызга чыгарыб куя, ӓр-кемгя: “Эй Ходай, Синеҥ качыҥа башырабыз, арыу терелеб тороуыҥны да даннаб жырлыйыбыз” диб, аҥар башырырга куша. Бу сюзлярдян нейдей габрят алыйык икян? Кюҥелебезгя нейдей сӧйӧнӧч салыйык икян? Мына ничек: бу сюзляр белян чиркяӱ безгя: эй балалар, ураза жабыктырды, хӓлне бетерде, кюҥелебезне дя бойоктордо диб ник кайгырасыз? Ник моҥаясыз? Мына бу качка карагыз, шушы качта безнеҥ ӧчӧн кадакланыб ӱлгян Коткарыучы Христосны исегезгя тӧшӧрӧгӧз, аннары тагы чумылдырганнан суҥ буш кырга барыб, кырык кӧн, кырык тӧн бер нястя ашамый, эйчмей ураза тотоб, шайтаннан кюб сыналыулар кюргянен дя исегезгя алыгыз, дей. Без кӧннӧндя 4-5 сагят теляк итергя дя зурыксынабыз, ӓммя Ходай Iисусъ Христосъ кӧндӧз калыкны Алла Падшалыгына ӧйрятеб, тӧння тӧн буйынча дӧнья кешеляре ӧчӧн теляк теляб уздырганны да уйлагыз. Кюнеккян эшляребезнен берсен дӓ ташласабыз, гадятлянгян эшляребездян айырылсабыз килмей, жаныбызны мяҥге азабтан котолдырыр ӧчӧн, тян няпесеннян тыйылыб, тяӱбягя килергя тырышмыйбыз, ӓммя Ходай Iисусъ Христосъ безне мяҥге азабтан жолар ӧчӧн бер айыбсыз, жазыксыз кӧйӧ тазадан-таза тянен Ӱз иркеннян качка кадаклатыб, каты азабка чыдаганын исегезгя тӧшӧрӧгӧз. Азабка чыдауы арткылы Ул шайтанны жиҥгян, ӱлемнеҥ кыуатын бетергян, терелеб тороб, безгя Кюк Падшалыгыныҥ ишеген ачкан. Белеб торойок: жазыклы кешенеҥ берсе дя Кюк Падшалыгына керя алмас, тик тяӱбя итеб, теляк теляб, ураза тотоб, качка кадакланган Христоска ышаныб ӱлгян кешеляр геня бу урынга урыннашырлар. Алай булгач, уразаны Ходай кушканча тотарга ауырыксынмыйык, теляк итергя, чиркяyгя килергя иренмейек, няпес телягян ӓйберлярне, кюҥел тӧшкян эшлярне кылмыйык, кюҥелебезне бойоктормойчо, арыу эшляр кыларга уяу булыйык, Апостолъ Павелныҥ: “Кем дя кем башлаган изге эшен кылыб житкермяся, ул Кюктя теясе ӧлӧшне тулысы белян ала алмас”, дигянен исебездя тотойык.

Тагынук сезгя ӓйтейем: бу атнада Ходай качын чиркяӱ уртасына чыгарыб, кадерляб, тейешлечя аҥар башырырга куйылыуыныҥ сябябе ӓр-кем Коткарыучы Христостан кючяргеч алыб, Аныҥ безне жазыклардан жолар ӧчӧн азыбланыуын, качка кадакланыуын, ӱлеб кабергя куйылыуын ислярен тӧшӧрӧб, ӧмӧтлярен Ходайда тотоб, ӓр-тӧрлӧ читеннеккя, кюб сыналыуларга тюзеб, усал няпеслярдян тыйылсыннар диб, безгя гябряткя куйыла.

Мине Коткарыучы бер айыбсыз, ич бер жазыксыз кӧйӧ шушы хатле каты азабка чыдаб жанын биргяч, мин жазыклыга бигеряк тя тырышырга, барысына да тюзяргя тейешле баса диб, шушы кач алдында инялеб, ӱзебезне ӱзебез ныкландырыйык, ауырыксынмыйчын, калган уразаны Ходай кушканча тотоб, арыулык кылыб уздырыйык, шушылай кылсак, Ходай безне бер чакта да ташламас, кызмятебезнеҥ берсен дя жугалтмас, барысы ӧчӧн дя артыгы белян кайтарыр, жаныбызны да, тянебезне дя тулы сӧйӧнӧчлӧ итяр.

Эй Коткарыучы Христосъ! Терелек биреyче кадерле качыҥ алдында тезлянеб тороб, чын кюҥелдян Сиҥа инялябез: уразаны тейешлечя тотоб, уздырырга безне ныкландыра кюр, няпесляребезне басылдырырга, жазыкка буйый торган эшлярдян тыйылырга безгя кыуат бир, тяӱбягя килеб, арыу эшляр кылыб, Синеҥ терелеб тороуыҥны искя алыб итя торган зур бяйрямебез Оло кӧннӧ таза кюҥел белян, зур сӧйӧнӧч белян карышы алырга тейешле булсак ыйы. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев