Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы Уразаның соңгы атнасы – иң кырысы

Иисус Христосның безнең өчен азапланып үлүен истә тотып, бу атнада кеше күбрәк теләк итергә, чиркәүгә барырга тиеш. Тропарь һәм Кондакълар тәкъдим итәбез

Азаб атнасында. Оло понедельник, Оло вторник, Оло среда.

Тропарь: 8-нче кӧй

Мына кеяӱ тӧн уртасында киля, уяу кӧйӧ очораган мяндя бахетле, жокомсораган кӧйӧ очоратканына жаман булыр. Эй жаным, син айсаҥ сагайыб тор, жокога биренмя, биренсяҥ ӱлемгя бирелерсен, кюк падшалыгы жабылыб син тышта калырсын. Уяныб тороб, инялеб ӓйт: Святъ, Святъ, Святъ Син, эй Алла! Алланы тыудырганнын какына безне жарлыка диб.

Понедельник кӧннӧ. Кондакъ: 8-нче кӧй

Iаковъ ата Iосифтан коро калганына жылаган, ӓммя ул падша кюк кадерлелек белян арбада утырыб жӧртӧлгян, анда Египетъ катынынын тян няпесеня кызмят итмягяне ӧчӧн кешелярнен Кюреӱче, чермей торган вѣнецъ кейгезеӱче Ходай аны кютярелдереб данналдырган.

Вторник кӧннӧ. Кондакъ: 2-нче кӧй

Эй мескен жаным, азакы ӱлем сагатен исеҥя тӧшӧрӧб, смоковница агачы кюк кисеб ташланыудан куркыб, Сиҥа бирелгян талантны сӧйӧб эшкя тот. Аннары уяу тороб былай дяшейек: Христоснын гюрнячясенен тыш жагында калмасак ыйы.

Оло среда кӧннӧ. Кондакъ: 4-нче кӧй

Эй изгелекле! Мин азгын катыннан да бигряк законсызлык кылсам да, Сиҥа бер геня дя кюз жяшемне китермядем, ӓммя Синеҥ иҥ таза аякларыҥны сӧйӧӱлек белян ӱбеб, дяшмейче гня теляк белян Сиҥа жыгыламын, Ӱзеҥ Башкарыучы булганыҥа кӱря миҥа бурычларымны ташла, кичер. Эй Коткарыучы, Сиҥа дяшям: шакшы эшляремнян мине иркенгя чыгарсаҥ ыйы.

Оло четверг кӧннӧ. Тропарь: 8-нче кӧй

Кич ашауда жыуылыб, изге ӧйрянӱчеляр жактырылганнар, ул чакта усал Iуда акчага биренеб карангыланган. Син туры хокӧм итеӱче тюряне законга карышы кыйланыучы тюряляргя саткан. Эй малга биренеӱче, малга туймый асылыныучы кюр, шундый туйымсыз жаннан кач, ӧйрятеӱчесеня нейдей жаман эш кылыуын жаннан кач, ӧйрятеӱчесеня нейдей жаман эш кылыуын кара, эй бар кешеляргя дя изгелекле Ходай, шӧкӧр Сиҥа.

Кондакъ: 2-нче кӧй

Тотоб биреӱче кулына икмякне алгач, жяшертен кулын сузыб, ӓдямне Ӱз кулы белян Булдырыучыны сатыб, Анын бяясен алган, шулай итеб жалганчы кол Ӏуда тӧзялмей калган.

Оло пятница. Кондакъ: 8-нче кӧй

Безнен ӧчӧн Кадакланыучыны, килегез, барыбыз да жырлаб данныйык. Аны Марія кач агачында кюреб дяшеб ӓйткян: Син кадакланыуга тюзсяҥ дя, Син Минем Улым да, Аллам да дигян.

6-нчы часта. Тропарь: 2-нче кӧй

Эй Алла Христосъ! Коткарыуны Син жир уртасында кылган. Качта изге колачыҥны жяйеб, бар калыкларны бергя жыйган, алар ӓйтяляр: эй Ходай, шӧкӧр Сиҥа диб.

Оло суббота кӧннӧ. Тропарь: 2-нче кӧй

Оло урын эясе Ӏосифъ Синен арыу тянеҥне качтан алыб, таза киндергя тӧрӧб, арыу эйесле май сӧртӧб, жаҥа кабергя салыб жабкан.

Шӧкӧр Атага, Улга, Святый Тынга да.

Эй ӱлемсез терелек, Син ӱлемгя тӧшӧб, Аллалык жактысы белян тамукнын кыуатын бетергян. Ӱлгяннярне жир астыннан терелтеб чыгаргач, кюктяге чиреӱляр барысы да, эй терелек Биреӱче Христосъ Аллабыз, шӧкӧр Сиҥа дип ӓтешкянняр.

Ӓле дя, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Мvро алыб килеӱче катыннарга кабер жанында тороб Пяриштя ӓйткян: ӱлгянняргя мvро алыб килеӱ килешмей, тик Христоска череу теймяде.

Кондакъ: 6-нчы к кӧй

Тӧбсез урыннарны бикляб куйыучы, ӱлгян кеше булыб тӧрӧнӧб жата. Смvрно майы белян сӧртӧлӧб, плащаница белян тӧрӧлӧб, ӱлемсез ӱлгян кеше кюк кабергя салына. Катыннар Аны мvро белян майларга килгяч, каты жылашыб ӓйткянняр: бу суббота бик даннаулы, бу кӧннӧ Христосъ жокога китеб, ӧчӧнчӧ кӧнӧндя терелеб торор дягянняр.

Триодь цветнойдан. Пасха кӧннӧ

Тропарь: 5-нче кӧй

Христосъ ӱлгяненнян терелеб торган. Ӱлгяннеге белян ӱлемнен кыуатын бетергян. Ӱлгян кешеляргядя терелек биргян.

Кондакь: 8-нче к кӧй

Эй ӱлемсез Алла Христосъ! Син жир астына тӧшсяҥдя тамукныҥ кыуатын бетереб терелеб торган, эйесле май алыб килеӱче катыннарга сӧйӧнӧгӧз дигян, апостолларыҥныда тынычландырган, жыгылганнарны да торгозган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев