Олы уразага кергән көнгә үгет
18 марттан Олы ураза башлана. Ул быел 4 майга кадәр дәвам итеп, 5 май – Олы көн белән тәмамлана.
Эй, туганнар, менә изге ураза җитте, хәзер без идел ярына килеп, иделнең икенче ягына йөзеп чыгасы кеше кебек кенә торабыз. Идел өстендә давылны, дулкынны күреп, кайсыларыбызга бу иделне йөзеп чыгарга куркыныч тияр, кайсыларыбызга алай булмас.
Кем дә кем үткән көннәрне ашауга-эчүгә, уенга-көлкегә, ни җитте эшкә салынып, нәпесе теләгәнчә торып уздырган булса, ул кешегә күңелен басылдырырга, нәпесен тыярга бик күп түземлелек кирәк, ияләнгән эшләре белән күп җиңешмәк, көрәшмәк кирәк; кем дә кем үткән көннәрендә шушындый эшләрдән үзен-үзе тыя килсә, аңа алдагы изге уразаны тиешлечә уздырырга җиңел тияр. Шулай, нәпес усал киек белән бер, усал киекне туйдырган саен үзеңә каршы тешен ыржайтып, кабып йотарга килә, ачка интектерсәң, тамагын туйдырмасаң, ул юашлана, күңеле боега.
Кем дә кем гомер буена нәпесе белән җиңешеп, нәпесен иреккә җибәрми торса, аңа изге уразаны тиешлечә тотарга читен булмый, нәпесен тыя килгәнлектән, ул аны тиз җиңә.
Кем дә кем нәпесе теләгәнчә, нәпесен иреккә җибәреп торса, аңар изге уразада нәпесен тыюы читен була, ул аны җиңә дә алмый, идел аркылы йөзеп чыгарга тулкыннан курыккан күк, изге уразадан да курка.
Бу май атнасын чиркәвебез ашап-эчеп, нәпескә бирелеп уздырыр өчен куймаган, әмма изге уразага әзерләнсеннәр, ураза якынлашканны тойсыннар дип, ит ашаудан туктап, нәпесләрен тыя башласыннар, дип куйган. Ураза тоту – кешене яңарта, тазарта, яктырта.
Карагыз әле: кыш көне һәрбер агачлар, һәрбер үләннәр ураза тоткан күк булалар, кояш җылысына кинәнмиләр, файдалы яңгырларга туенмыйлар, яфракларын коеп бетерәләр, яз көне тагын матурланып, яшәреп, яфрак ярып ямьләнәләр. Кеше дә гел шулай: әгәр дә куелган изге уразаларны тиешлечә тотса, үзенең иске
кешелеген ташлый, нәпесен тыя, тәнен басылдыра, изге эш кылырга тулылана, җаны-тәне җиңеләя, таза уйлы, яхшы исәпле була.
Ураза тотып җазык әйтсә, кешенең иске җазыклары кичерелеп тазарына, яңа тормыш белән торырга адарына. Ураза тоту безнең усал уйларыбызны, җаман эшләребезне киметә, җаныбызны, тәнебезне җиңеләйтә, үлемгә бирелүдән, сасып череп бетүдән саклый. Гомерләрендә теләк теләп, ураза тотып торучылар, шунлыктан йөз яшьтән дә артык яшиләр түгелме? Ураза тотып теләк теләү аркылы, үлгәч тә тәннәре черемичә тора түгелме? Кеше үз тәнен үзе ябыктырган саен, ул Святый Тынга тулылана, Святый Тын куаты аны ныкландыра, тәненә дә җанына да тазалык бирә. Алай булса да, ураза тотсак күп яшәрбез күп яшәүнең сәбәбе ураза тоту икән дип уйламагыз, әмма уразаны менә ни өчен тотыгыз: ураза җаныбызны савыктыра, аны ныкландыра, яктырта, тазарта, харап булудан, мәңге тәмугка төшүдән саклый, мәңге рәхәт җомакка әзерли.
Моисей пагамбәр ураза тотучы хакында Алланы күрергә, Аның белән сөйләшергә тиешле булган. Гедеон, үз чирүе белән ураза тотканлыгы хакында, дошман халыкны җиңеп, аларны куып җибәргән. Даниил ураза тотуы хакында арысланнарның авызын япкан. Өч егетне кыздырган пичкә ташлаганнар, ураза тотканнары хакында алар ут күк кызган пичтә дә сау калганнар. Иисус Христос Үзе дә, Аның изге апостоллары да ураза тотып, безгә күчергеч калдырганнар. Дөнья булдырылган чагында ук Алла Адам атага ураза тотарга кушкан, җакшыны, җаманны белдерә торган агачның җимешен ашама, ашасаң үләрсең, дигән. Адам ата
Алла сүзен тыңламыйча, боермаган агачның җимешен ашап үлемгә тиешле булган. Шулай ураза тотмаган кеше үлемгә тиешле буладыр. Үлүен бар кеше дә үләдер, алай булса да ураза тоткан кешенең тәне генә үлә, җаны мәңге терелекле була, мәңге рәхәт җомакка керә; ураза тотмаган кешенең тәне дә үлә, җаны да мәңге тәмуг азабына төшә. Эй, туганнар, без һәркайсыбыз ашаудан, эчүдән генә сагаерга тиеш түгел, әмма азгын уйлардан, һәрбер әшәке эшләрдән дә тыелырга тиеш. Берәүгә дә ачу, үпкә тотмагыз; кешенең хәтерен сүзегез белән дә эшегез белән дә калдырмагыз; кешене гаепләмәгез; үзегезне җакшыга куеп, кешене чакка куймагыз; бер тур белән дә олосымакланмагыз; җалкаулыкка салынмагыз; кешене әләкләмәгез; авызыгыз белән дә, күзегез белән дә, колагыгыз белән дә, кулыгыз белән дә, аягыгыз белән дә, һәрбер саныгыз белән дә – тыелып, уразаны тотарга тырышыгыз; бүтән төрле дә шайтан алдауына алданмыйча, аңа каршы торырга тырышыгыз. Әҗәл безне җазыклы көе очратмасын иде, тәүбәгә килик тә кабат тагы җазык кылмаска тырышыйк. Җазык кылудан туктап, тәүбәгә килергә безгә гомер биргәненә Аллага тау итик. Эй, Ходай! Безгә тәүбә ишеген ач, без җазыклар шакшылыгы белән җаныбызны пычраттык, гомеребезне җалкаулыкта үткәреп бетердек, әмма зур изгелегеңә өмет тотып, Давид пагамбәр кебек Сиңа инәләбез: эй, Алла, Үз изгелегеңә безне җарлыка. Аминь.
“Поученiя на кряшенскомъ языкѣ” китабыннан. 1891 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев