Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы Уразага кердек

2 март көнне барлык православие динен тотучыларның Олы Уразасы башлана. Ул 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

Ураза атнасының беренче ике көнендә ашау дан тулысынча тыелырга кирәк. Беренче авыз итү, литургиядән соң, среда көнне генә рөхсәт ителә. Башка көннәрне, ял көннәреннән кала, майсыз кайнар ризыкны кич белән ашарга була. Суббота һәм четверг кайнатып пешерелгән азыкны үсемлек мае кушып, көненә ике тапкыр ашарга мөмкин. Благовещение (7 апрель) һәм Бәрмәнчек бәйрәмнәрендә (12 апрель) кайнар ашлар белән бергә балык ашарга да рөхсәт ителә. Олы яшьтәгеләр, юлда йөрүчеләр, балалар һәм авырлы хатын-кызлар өчен ураза тоту киңәш ителми.

Уразаның соңгы атнасы – иң кырысы. Иисус Христосның безнең өчен азапланып үлүен истә тотып, бу атнада кеше күбрәк теләк итәргә, чиркәүгә барырга тиеш. Өй җыештыруларны Бәрмәнчеккә кадәр төгәлләргә кирәк. Олы суббота көнне ураза тотучылар Пасха җитмичә ашамыйча да торалар. Андый коры көннәр монахлар өчен. Эшкә йөрүче кешеләргә, укучыларга бу көннәрдә гел ач йөрү аеруча кыенга туры килә. Аларга ураза менюсын тоту да җитә.

Табын артыннан кач кылмыйча, иман укымыйча китмәгез. Шул вакытта гына иманнар өстәл артының аерылмас өлешенә әйләнәчәк.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев