Туганайлар

Татарстан

18+
Белемнек

Олы уразада ризык кабул итү рәте

Олы уразада бар кеше дә, сәламәтлегенә карап, бертөрле итеп ураза тота алмый. Кайсы көннәрдә, нинди ризык ашарга - бу хакта язмада.

Олы ураза вакытында чиркәү уставы хайван мае булган ашамлыклардан (ит, йомырка, сөт) тулысынча баш тартуны боера.

Дүшәмбе, чәршәмбе, татар атнасы – коры ашау (сухоядение) (су, икмәк, җимешләр, яшелчә, компот).

Сишәмбе, пәнҗешәмбе – майсыз пешерелгән ризыклар.

Шимбә, атна көн – үсемлек майлы ризыклар рөхсәт ителә.

 

Балыкка ике бәйрәм көнендә генә рөхсәт бар – Благовещение һәм Бәрмәнчек бәйрәмнәре. Лазарь субботасында (Бәрмәнчек алды) балык уылдыгы ашарга рөхсәт ителә.

 

Уразаның беренче атнасындагы дүшәмбедә һәм Азап атнасындагы Олы пятницада тулысынча ризыктан баш тартырга кирәк. 

 

Олы ураза – ул кырыс ураза, безне Ходай Пасхасын каршы алырга әзерли. Һәркем үз көченә карап ураза тота. Дөньяви кешеләр, монахлардан аермалы буларак, җиңелрәк ураза тоталар. Гадәттә, дөньяви кешеләр коры ашауны һәм үсемлек майларыннан баш тартуны кулланмыйлар. Йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, авыру кешегә һәм балаларга ураза җиңеләйтелә. Моны священник белән киңәшеп һәм һәркем үзенең тормыш шартларына карап билгели. Кемнәрдер беренче, икенче атналарда гына тота. Шулай итеп, һәркем Олы уразаның мөһимлеген җаны, акылы белән аңлап, ничек тә булса, начар гадәтләрдән, ашаудан тыелырга тырыша.

 

Ураза ашы – врачлар искәртүе буенча да, организм өчен дә файдалы. Организм чистарына, тәнгә җиңеллек килә. Ураза тоту беренче атналарда гына авыр, бераз вакыттан соң организм күнегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев