Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы Ураза башланды

Ул 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

7 мартта барлык православныйлар өчен Олы Ураза башлана. Ул ел эчендәге уразаларның иң олысы, кырысы һәм озыны санала. Әлеге Ураза Иисус Христосның чүлдә 40 көн ураза тотуы хөрмәтенә барлыкка килгән.

Олы Ураза турында

Әгәр без иттән тыелып торып, якыннарыбызның хәтерен калдырабыз икән, бу – уразадан көлү", – диелә борынгы әйтемдә.

Шунысы да бар: чын христиан бу көннәрдә боек күңел белән йөрергә тиеш тиеш түгел.

Уразада ашаудан тыелып тору белән беррәттән, начардан арыну, нәфесеңне тыю, гайбәтне тутктату да кирәк, дип өйрәтә Иоанн Злотоуст.

Ураза тәнне савыктыра - күп азыктан җиңеләеп калган тән авыруларга бирешми.

Ураза тотучылар беләләр: бу вакытта теләкләр кими, күңел ярсулары басыла, җанга тынычлык иңә.

Ураза вакытында иман кенәгәләрен уку җанны аруландыра.

Ураза тотканда башкаларны да онытма. Ачаларны туендыр, су эчәсе килгәннәрнең сусавын бас, авыруларның хәлләрен бел, тоткында булучыларны да онытма, елаучыларны һәм кайгыда булучыларны юат, бар кешегә җараулы һәм хәерле бул".

Уразаны шундый тәртиптә тотканда, ди, Изге Бөек Василий, без православ христианның Ходай каршындагы бурычын үтибез.

Әби-бабайларыбыз, кач кылмыйча, өстәл артына утырмаганнар, өстәл артыннан да иман укымыйча китмәгәннәр. Ашар алдыннан һәм ашаудан соң укый торган иманнарга балаларны кече яштән үк өйрәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев