Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Нәрсә соң ул нәпес? Аның нинди төрләре бар?

Газета укучыларыбызның сорауларына Казан епархиясенең Керәшен духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий Сизов җавап бирә.

Православие Чиркәвенең Изге аталары барысы да диярлек нәпесләр турында язган һәм сөйләгән. XIX гасырда яшәгән изге святитель Феофан Затворник нәпесләр турында:

“Нәпесләр тәндә була: аның башлангычы - тән нәпесләрен басылдыру. Ул - артык һәм татлы ашау, җалкаулык, иркәлек, күп сөйләшү, таркаулык, кешедән көлү, җокыга бирелу. Тән теләкләрен басылдыруда азгынлык кылу - шулай ук тән нәпесе була. Үз-үзеңә артык ышану, каршы әйтү, шикләнү, масаю, азгын уйлар уйлау - акыл нәпесләре. Үзеңне генә сөю, өстенлек итү, катылык күрсәтү, үз-үзеңә артык ышану, рәхмәтле булмау - теләк нәпесларе. Көнчелек, күралмаучанлык, явызлык, үч алу, кеше тикшерү, дан ярату, масаю, горурлык, җукка моңаю, кайгыру - хис нәпесләре. Болар барысы да - күңелдә һәм тәндә булган җазыклар. Нәпесләр күңелгә дә, тәнгә дә үтеп керәләр, җанны үзләренә буйсындыралар һәм үз-үзенә хуҗа булырга хыялланган кеше өстеннән өстенлек алалар. Нәпесләр - ул азгын күңелнең көчле омтылышы. Алар күңелгә шулкадәр үтеп керә һәм безне тулысынча биләп алалар. Җан аңардан торган кебек була”,- дип яза.

Нәпесләргә каршы бөтен христиан подвижниклары да көрәшә. Борынгылар бу турыда үзләренең җазуларын калдырганнар. Кызганычка каршы, материаль байлыклар өстенлек иткән чорда бик аз кеше генә Изге җазуларга кайта. Нәкъ менә алар тән нәпесләренә каршы көрәштә уразаның файдасы турында әйтәләр. Алардан дини тормыш турында күп кызыклы әйберләр белергә була.  Дини тормыш белән яшәүче кеше дөнья мәшәкатьләреннән, шайтаннан (ул бөтен явызлыклар чыганагы, кешеләрне  төрле җазыкларга өйрәтә) һәм теләкләреннән баш тарта. Христианнар үзләрен тыя белергә өйрәтү өченгә, ашауны чикләп, ураза тоталар. Ураза вакытында телевизор карамыйлар, театрга, кунакка йөрмиләр, чит әдәбият укымыйлар. Күбрәк теләк итәргә, Евангелие, дини китаплар укырга, чиркәүдә булырга, җазыклар әйгергә, өлеш алырга тырышалар. Бу шундый вакыт: һәрбер христиан үз күңеленә күз сала һәм сорый: “Җаным, ничек яшисең, Күк беләнме, әллә дөнья мәшәкатьләре беләнме?"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев