Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Нина Тимофеева: «Һәр барган җирдән тәреләр алып кайттык»

Карендәшебез Нина Тимофееваның «Керәшенчә марафон» кысаларында «Тәре алды, тәре алъяпкычлары» темасына әзерләгән язмасы.

Элек-электән безнең керәшеннәрдә өй түрендә тәре торган. Ул тәре алдына яшь килен үз куллары белән чигеп алып килгән тәре алъяпкычы эленгән. Керәшеннәрнең динне тотуларының бер күрсәткече, билгесе дә булган ул тәре алды. Андагы тәреләр искереп төсен җуйса да, аларны ташламаганнар, эчкәрәк – яңалары артында калдырганнар.

Мин үскән өйдә тәре түрдә өйнең көнчыгыш почмагында саклана иде. Ул урын өйнең иң кадерле, иң чиста җире иде. Тәре почмагы чигүле тәре алъяпкычы белән бизәлгән иде. Аның аерым бистәре бар иде. Ул башка бистәрләрдән аерылып тора, озынрак була. Бу бистәр ике якка да асылындырып эленә. Тәре почмагы – изге урын. Хәтерлим әле, чирләп урында ятканда өйнең иң серле, иң кадерле урынында – тәре почмагында ел буе сакланган Качману суын йоттыралар, битләрен чылаталар. Олы көн алдыннан буялган беренче кызыл күкәйне келәү итеп тәре алдына куя иде әбием. Тәре почмагы – изге урын, аның астына түргә иң кадерле кунакларны утырталар. Ул якка телевизор куярга рөхсәт юк иде. Өй юганда да гел шул почмактан башлыйбыз.

Безнең өйдә тәре почмагы йокы бүлмәсендә, чөнки көнчыгыш почмак шунда туры килә. Без изге урыннарда күп булдык. Һәр барган җирдән тәреләр алып кайттык. Кәбен койдырганда бирелгән ике тәре бар. Һәрберебезнең "именной" тәреләребез бар. Аларны кадерләп саклыйбыз. Изге урыннардан алып кайткан майлар да өебезнең изге урынында саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев