Туганайлар

Монахиня Поисия түти

Узган елның шушы чорында Бакалыга баргач, андагы Изге Троица чиркәвенә кереп, отец Владимир белән сөйләшеп чыккан идек. 1913 елда аруландырылып, службалар көйле генә барганда, илдә башланган җимерү эшләре Святый Өчле чиркәвенә дә кагыла. Иң элек чаңныгын, куполын, аннары иконостасын җимерәләр. Тора-бара, кысасы гына диярлек утырып калган чиркәү бинасында кино күрсәтә...

Прасковья Рыцевлар семьясындагы 13 баланың берсе була. Хәлле генә яшәүче Данил дәдәй белән Варвара түтигә үз дөнҗалары белән яшәргә ирек бирмиләр. Колхозга керергә теләмәгән Данил дәдәйнең чәчү җирләрен алып, үзен эшсез калдыралар. Шулкадәр баланы ничек ашатып-эчертеп торырга? Данил дәдәй итек басу эшенә керешә. Кул арасына керерлек балалар аңа булыша. Чир зәхмәте тиепме, тәрбия җитмичәме, 13 баланың өчесе генә исән кала. Прасковья фермага эшкә чыга. "Единоличник" кызы буларак, анда да кырын карыйлар, иң читен урыннарга куялар. Нинди генә авыр еллар булмасын, Данил дәдәй сайлаган юлын үзгәртми: колхозга кермичә, аерым хуҗалык булып кала. Авылдашлары чиркәү чаңныгын җимереп төшергәндә дә, ул аларның җазыкларын кичерүне сорап, Ходайга ялвара. Данил дәдәй качып кына, кешегә белгертмичә генә, чиркәүгә Кәчтигә( Костенеево) йөри. Иман йортына баруыңны белсәләр, түләп чыга алмаслык штраф салалар. Данил дәдәйне тормышында тагын бер бәла көтә - ул, сукыраеп, урын өстенә ята. Праскый түти бу бәхетсезлекләрнең барысын да үзенә бирелгән сынау дип кабул итә. Әтисенең дини китапларын укый, үлеләр өстенә йөри. Шулай итеп, "ден-сез чор" алар дөньясына кагылмый. Әти-әнисен җирләгәч,Праскый түти Бакалы чиркәвенә йөри башлый. Шунда бер монашканы очрата. "Мине үләргә авылыңа алып кайт әле", - дигәч, бергәләп, Үмергә кайтып китәләр. Монашка бик матур җырлый, аларны иман укырга йөртәләр. Ел ярымнан соң монашка үлеп китә. Үзенең өен Үмер кешеләренә иман йорты итеп калдырып, Праскый түти яңадан чиркәүгә кайта. "Кешеләр бик җазыкландылар, көн-төн ялварсаң да җуып төшерерлек түгел. Мәңгелек тормыш турында онытып, бүгенге ыгы-зыгыга иярәләр, кеше сөйлиләр, сүз җөртәләр. Шуңа Ходаебыз сынау-ларны бер-бер артлы җибәреп кенә тора. Анда да акылга килмиләр, җазыклы эшләрен кыла бирәләр. Җавап тоту көнен уйламыйлар, ә бит соң булуы бар", - дип, борчылуын белдерде Праскый түти.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим