Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Җәмнәр керде безнең өйләргә

Август аенда Коткарыучыбыз Иисус Христоска бәйле өч бәйрәм билгеләп үтелә. 14 август - Беренче Спас - Тере итүче Ару Кач беленгән көн. 19 август - Икенче Спас - Коткарыучы яктырылган көн (Преображение). 29 август - Өченче Спас - Коткарыучының төсе төшкән киндерне (Убрус) Константинопольгә күчергән көн (Спас Нерукотворный). Халык арасында...

Күпне күргән Спас йорты


Элек-электән Спас көнне чиркәүдә служба үткән, теләк иткәннәр. 36 нчы елда келәүләрне туктатып, чиркәү әйберләрен талап, бинаның үзен склад итеп файдалана башлыйлар. Тора-бара, агач чиркәү өе җимерелеп төшә. Хәзерге вакытта аның урынын таш нигезе буенча гына чамаларга була. Ә менә чиркәү белән бер чорда янәшә салынган Спас йортын туздырырга ирек бирмиләр. Инде вакытлар үтеп, Спас бинасы да ташландык хәлгә килә башлагач, ул чакта авыл советында эшләүче Венера Утяшева, укытучы Нина Касакина һәм тагын берничә авыл карты бергә җыелып, бу бинаны коткарырга, яңадан иман йорты итәргә киңәшләшәләр. Билгеле, ярымҗимерек йортны кечкенә чиркәү хәленә җиткерергә шактый финанслар кирәк була. Бу эшне Касакиннарның уллары башлап йөри. Борды авылыннан чыккан яки анда яшәүче һәр семья, булдыра алганча, үз өлешен кертә. Бүген Спас йорты күп кенә керәшен авыллары көнләшерлек хәлдә. Төп бинаны зурайтып, аңа пристрой ясаганнар. Эчен, тышын яңартканнар.
Быелгы Спас бәйрәменә Казанның Тихвин чиркәвеннән протоиерей Павел Павловны, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы настоятеле, иерей Димитрий Сизовны, Борды һәм Мәләкәс чиркәүләре настоятеле отец Николай Храмовны чакырганнар. Иртәнге служба сәгать җидедә үк башланып китте. Службаны үткәрүче священникларга күрше Мәләкәс авылыннан килгән чиркәү җыручылары Роза Семенова белән Галина Калининалар булышты. Чиркәү эче халык белән шыгрым тулы иде. Бина эченә сыймаганнарга тышта басып торып тыңларга туры килде. Тирә-күрше районнардан да керәшеннәр күп килгән иде. Зәй районы Югары Баграж авылында туып, хәзерге вакытта Зәй шәһәрендә яшәүче Мироновлар, Тукмачевлар семьясы, Якты Күлдән Михаил Мишеев, Сарсаз-Баграждан Мишаровлар керәшенчә келәүдә катнашудан алган сөенечләре белән бүлештеләр:
- Зәйдә үтә торган бәйрәм службаларының берсеннән дә калмыйбыз. Мондагысы - бөтенләй үзгә, күңелгә аерата якын. Үз телебездә чиркәү җырын тыңлау өчен шушында кадәр килдек. Җаныбыз сөенеч белән тулы. Рәхмәт Борды кешеләренә, нинди бай табын әзерләгәннәр. Нинди генә ризык юк әлеге өстәлләрдә. Ерактан килүчегә бер стакан чәе дә тансык бит аның, - ди, бәйрәмнән күңеле тулган Иван дәдәй Миронов. - Балаларның күплегенә карагыз әле. Бу бит алар өчен зур тәрбия чарасы. Күрсеннәр, белсеннәр, йөрәкләренә сеңдерсеннәр, - дип өстәп куя ул. Сүзгә Тукмачева да кушыла:
- Мин 1937 елгы. Миңа кадәр туучыларны Кабан-Бастрыкка алып барып чумылдырганнар. Безгә мондый бәхет эләкмәде, чиркәү ябылган иде инде. 1979 елны гына Костенеевога барып чумылдым. Күпме гомер җазыклы булып үтте. Без бәләкәй чактан ук келәү җырулары тыңлап үссәк, керәшенлегебез дә ныграк сакланган булыр иде, - дип үкенечен белдерде ул.
Иван дәдәйнең улы Михаил да күңеленә җыелганы белән бүлеште:
- Мин Чечняда хезмәт иттем. Исән-сау әйләнеп кайтуыма Ходайга ышануым ярдәм итте, дип уйлыйм. Армиядә чакта да священник белән аралаша, җазыкларны әйтеп, өлеш ала идем. Ә бүген исә керәшенчә келәү тыңлау - җанга аеруча рәхәт булды, - ди Михаил. Хатынының бабасы - Сәвәләй чиркәвендә священник булып торган Асанбаев Данил Максимовичның трагик язмышы турында сөйләп, ул елларда бер гаепсезгә харап ителгән просветительләрнең әле бүгенгә кадәр исемнәре акланмаганы өчен борчылуын әйтте ул.
Служба ахырында отец Павел Павлов, Спас эченә балаларны чакырып, яңа уку елы алдыннан аларга үгет- киңәшләрен бирде, өлеш алдырды. Службада катнашучыларга бүләк итеп, "Жаңа Законъ" китабын таратты.


Чумылучылар


Бу көнне Спас йортында чумылырга теләүчеләр арасында Борды кешеләре генә түгел, ә Чаллы, Түбән Кама, Зәй кебек шәһәрләрдән кайтучылар да бар иде. Шәплекләре белән берсе икенчесен уздырган шәһәр чиркәүләренә кермичә, нигә кечкенә авыл чиркәвендә чумылырга теләүләрен сораштык.
Венера Евстафьева, 1957 елгы, чыгышы белән Җәйләү авылыннан, Чаллыда яши:
- Бу яшькә кадәр чумылмыйча йөрү бик начар икәнен аңлыйм. Тормышта әллә нинди авыр хәлләр булды. Шушыннан исән калсам, чумылырга барам, дип үз-үземә сүз бирә идем. Моңарчы, никтер, тәвәккәллегем җитмәде. Дөрес, Чаллыда берничә тапкыр, чумылырга адарынып, чиркәүгә бардым. Службалар русча булгангамы, җанга ятарлык священникны очратмадым. Берәр керәшен авылына барып чумылам, дип күңелемә беркетеп куйган идем, менә бит ничек язган: отец Павелның үзенә туры килдем. Сентябрь уртасында катлаулы операциягә керәм. Инде күңелем тыныч, барысы да әйбәт булыр дип ышанам.
Султанова Александра, Бордыдан, Чаллыда торучы бер яшь тә өч айлык оныгын алып килгән:
- Антон Чаллыда туса да, әтисе бит - Бордыныкы, әнисе күрше Җәйләү авылыннан. Үзебезнең авылга шундый зур священниклар киләсен белгәч, бик сөендек. Авылыбызның престол бәйрәме көнне чумылу улыбызны яман-хәтәрләрдән саклар, дип өметләнәбез.
Вадим Дусманов, Бордыдан, бер яшьлек улы - Стасикны чумылдырырга килгән:
- Спас йортында чумылдыру мөмкинлеге булдырганнары, олы священникларны чакырганнары өчен, оештыручыларга рәхмәт. Стасик - әле беренче балабыз. Аны чумылдырган көн семьябыз тарихына иң бәхетле көннәрнең берсе булып кереп калачак.
Спас көнне чумылырга теләүчеләр шактый күп җыелды. Отец Павел Павлов чумылдыру йоласын башкарган арада, тышта басып торучылар Керәшен Сәрдәсеннән килгән настоятель отец Димитрийга сорауларын бирделәр. Сорауларның чумылуга караганнары да булды. Отец Димитрий түбәндәгечә җавап бирде:
- Чумылу - кеше тормышында зур вакыйга. Ул кешенең җазыклар һәм элекке тормышы өчен үлүе, Христос белән бергә Алла өчен терелүе дигән сүз. Чумылганда кеше яңадан туа. Ә ни өчен яңадан туарга соң? Динсез, Христоссыз җазыклы булып яшәп, кешенең җаны үлә. Ул үзе яши, эшкә йөри, шатлана, көенә. Ә менә күңеле динсез яшәп, йокыга киткән, я үлгән кебек була. Ходайга якынаю өчен, ул яңадан туарга, элекке җазыклы гадәтләрен бөтенләй калдырырга тиеш. Чумылдыру җәшереге шул ул.
Спаска җыелган халыкка карап, керәшеннәрнең чиркәүгә йөрүе күбәйгән икән, дигән нәтиҗә ясап була иде. Чыннан да, чиркәүгә йөрүче керәшеннәрнең саны арттымы, дип, отец Димитрийдан белештек.
- Борды чиркәвенә шулай күпләп килүчеләрне күргәч, күңелгә бик рәхәт булды. Тик әле бу мондагы кешеләрнең барысы да денле дигән сүз түгел. Кемнәрдер җаны кушканга килгән, кемнәрдер иптәшенә ияргән, кемдер кызык эзләп килгәндер. Монда килгәннәрнең берсе дә буш күңел белән кайтып китми. Мине шунысы сөендерә. Ә инде башкаларга тукталсак, һәр авылда да халык Бордыдагы кебек актив түгел. Кайчак зур бәйрәм келәүендә дә биш-алты кеше генә катнаша. Монда безнең - духовенство өлкәсендә эшләүчеләрнең дә гаебе бардыр, халык арасында аңлату эшләре алып баруыбыз җитмидер, - диде ул, керәшеннәрнең пассивлыгы өчен борчылып.


Спас келәүеннән - фольклор бәйрәменә


Керәшеннәр җыелган урында җыр-биюсез була димени? Бигрәк тә, Борды җирендә. Келәү беткәч, Спаска җыелган халык ризык белән тулы өстәлләр янында капкалап, чәйләп алганнан соң, түгәрәк уенга тезелде. "Борды" халык фольклор ансамбле җырчылары авыл көеннән башлап, керәшен җыруларының төрледән-төрлесен башкардылар. Гармунчы Рафик Даминовның бармаклары бертуктаусыз гармун төймәләрендә уйнады. Ә менә Роза Семенова борынгы керәшен көен сузганда, тирә-якта тынлык урнашты. Бордыда яшәгән Султанов Филипп бабасының җыры икән, Роза әбисеннән отып калган.
Туганаем туган дигән чакта
Туладыр ла минем күңелем.
Сайрый сандугач,
Сайрый сандугач,
Сез туганнар белән бер күрешкәч
Буладыр ла минем күңелем.
Сайрый сандугач,
Илләрен сагынгач.

Спас янындагы яшел чирәмгә басып моң тараткан әлеге җырчы кайсы ягы беләндер, Борды авылының танылган үз җырчысын - Раиса Тимофееваны хәтерләтте. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк, аларның бабалары күршеләр булып, моңлы керәшен көйләрен бергәләп җырлап үскәннәр бит.
Тукай районы Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев Борды халкын бәйрәм белән котлаганда:
- Бүгенге бәйрәм дини бәйрәм генә түгел. Бу - уңыш бәйрәме дә, дуслык бәйрәме дә. Хөкүмәтебез 2012 елны тарихи-мәдәни ел дип билгеләде. Бордылылар нәкъ өстенә басканнар - авыл бәйрәмен тарихи эчтәлектәге культура чарасы итеп оештырганнар. Монда җыелган мәктәп балалары өчен бәйрәм икеләтә файдалы булыр, - дигән сүзләрен җиткерде.
Күмәк көч тау күчерә, диләр. Чыннан да, монда Спас йорты хуҗалары Нина Касакина, Венера Утяшевалар белән янәшә авыл советының, мәктәп, клуб хезмәткәрләренең, авыл хезмәтчәннәренең кулга-кул тотынып эшләгәнлеге күренә. Молодцы, бордылылар, булдырдыгыз, дип өстисе генә кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Крещение Яңа закон спас август библия