Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Май сөртү Җәшереген тән һәм күңел сихәтлеге өчен башкаралар

Соборование, күпчелек вакытта, Олы уразаның 4-5 нче атналарында уза

Православ Чиркәүнең җиде Җәшереге (Таинство) бар. Болар: Чумылу (крещение), Миро сөртү (миропомазание), Кәбен койдыру (венчание), Җазык әйтү (покаяние), Өлеш алу (причащение), Май сөртү (соборование), Священникка кул салу (священство) Җәшерекләре. Җәшерекләрнең күбесен Ходайыбыз Иисус Христос Үзе билгеләгән, кайберләре еллар дәверендә барлыкка килгән.

Соборование, күпчелек вакытта, Олы уразаның 4-5 нче атналарында уза. Май сөртү җәшерегенә кешеләр савыгу, чирдән арыну өчен бара.  Май сөртү Җәшереге 7 яшьтән олырак булган православ динендәге кешеләргә эшләнелә. 

Евангелие китабында “Чирләп, урыннан тормый ята башласагыз, священниклар чакыртыгыз. Алар – җиде священник килеп, укып, май сөйтергә тиеш”, дип язылган. Әлегрәк заманда ул теләсә-кайсы вакытта һәм өйдә генә эшләнгән. Хәзер инде дөньялар бераз үзгәргәч, кешеләр үзләре чиркәүгә барып, соборование уздырталар.

Соборование тәртибе өч өлештән тора: иман җырлау, сөртү өчен әйберләү әзерләү, май сөртү. Җәшерекне үтәү өчен өстәлгә савыт, бодай, кач, Евангелие куела. Бодай бөртекләре – савыккан яки яңадан тереп торганнан соңгы яңа тормыш символы, кач һәм Евангелие – Иисус Христосның монда булуын күрсәтә. Бодай өчен буш савыт куела, соңыннан ул вино катыштырылган аруландырылган май белән тутырыла.

Бу йоланы башкарганда священник кешенең исемен әйтеп, җиде тапкыр укып, җиде тапкыр май сөртә. Шуннан соң, священник Еванглие китабын ачып, һәрбер кешенең башына куя. Соборование вакытында җазыклар кичерелми. “Соборованиега булган җазыкларыңны әйтеп, үкенеп, өлеш алып килергә кирәк”, - ди священниклар.

Җәшерек вакытында чирле кешенең якыннары, туганнары да, чиркәү белән бергә савыгуын теләү теләк итү өчен җыелалар.

Фотода - Отец Геннадий Сизов Тихвин чиркәвендә Май сөртү җәшереге башкара, 2021 ел. Фото: чиркәү архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев