Туганайлар

Май базары, май чабу, чуман озату

Гомер-гомергә Әхмәт волосте крестьяннары, безнең әби-бабаларыбыз, әле совет власте чыккач та, утызынчы елларга кадәр Түбән Биш авылына май базарына барганнар. Бу базар һәм бәйрәм төрле елларда, төрле вакытларда үткәрелә. Күп вакытта февраль аенда, сирәгрәк март башларына да туры килә. Ләкин һәр елны кече атна көнне (пәнҗешәмбе) башлана. Бу көтеп алган...

Май базарын оештыру өчен, волость идарәсе тарафыннан җаваплы кешеләр билгеләнә, тәртип саклау өчен милиция дә чакырыла.
Базарның зурлыгына чама юк. Һәркайда гармун тавышлары, бию-җыр, түгәрәк уеннары, танышулар, шатлыклы көлүләр.
Ат юырттырулар көндез-ге унберләрдә башлана. Юртак атлар ярышы авыл аша үтүче данлыклы каенлы юл буенча, Куш-Елга авылы яныннан башланып киткән.
Базар чиктән тыш бай. Анда нәрсә генә юк. Магазиннарда җаның ни тели, шул бар. Егетләр сөйгән кызларына май базары истәлеге итеп көзге, белә-зек, балдак кебек әйберләр алып бирәләр. Аннан, базар ахырындарак, адарынып килгән кешеләр Түбән-Биш авылыннан Куш-Елгага таба баручы каенлы юлның уң ягына урнашкан, һәркемгә изге булып исәпләнгән, бик күптәннән инде юлда ат белән барганда тарантасында үлеп калган һәм абыстай хатыны үтенече белән шул урында күмелгән мулла кабере өстенә утыртылган ташка, үсеп утыручы наратларга яулыклар, сөлгеләр эләргә яки акча салырга барганнар.
Май базарыннан таралгач, керәшеннәр яшәгән авылларда татар атнасы (җомга), атна арты (шимбә) көннәрдә май чапканнар. Мәсәлән, татар атнасы көнне Кадер авылында май чабу башланган. Анда атларга кыңгырау һәм чөлдерләр тагып, чигелгән сөлгеләр элеп, гармун көйләренә җырлашып, урам буйлап төшкәннәр дә, яңадан борылып киткәннәр, аннан атна арты көнне шунда киендерелгән атлар белән май чабарга Әхмәт авылына барганнар.
Якшәмбе (атна көн) чуман озату булган. Аның өчен иркенрәк урынны кардан тазартып, түгәрәк ясаганнар, үзәгенә казык какканнар, кичтән су сибеп катырганнар да, арба тәгәрмәче киертеп куеп, озын, нык колга беркеткәннәр, очына чана такканнар. Чанага утыручы егет һәм кызларны бик зур тизлек белән әйләндерә башлаганнар. Күпләр мондый кызу хәрәкәткә түзә алмыйча егылганнар, көлешкәннәр. Уңайсыз егылып, сирәк ке-нә имгәнүчеләр дә булган. Кичен бу урынга яше-карты җыелган, тирә-юньгә утлар якканнар, биешкәннәр, җырлашканнар. Мондый күңел ачулар кешеләргә хезмәткә дәрт, яшәргә омтылыш биргән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим