Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Матфей Евангелиясе: Караңгыда утыручы халык зур яктыны күргән

Иисус Христос чумылдырылган көннән соңгы атнакөнгә үгет.

Үгет үзгәртелмичә чиркәү-керәшен язуында бирелә. 

Караnгыда утырыучы калык зур жактыны кюргян (Матө.4,16).

Исаiя пагамбяр Коткарыучы Христосъ турысында, Анын ничек булырын, ничек торорон, нейдей эшляр кыларыn 700 жыл элек тулысы белян жазыб калдырган. Ул Iисусъ Христоснын изге хäбяр сöйляргя иn элек кайда барыб, кемняргя сöйлярен, Аны кюреб, андагылар ничек ÿзгяряселярен, сöйлягян ÿгетлярен ничек кабыл аласыларын да айырмачык äйтеб жазган. Шулай итеб, пагамбярнен Христосъ тыуганчы 700 жыл элек жазыб калдырган сюзляре казер жиреня килгян. Iисусъ Христосъ Iорданъ сыуында Iоаннъ пагамбярдян чумылгач, буш кырга барыб кырык кöн, кырык тöн бер нястя дя ашамый, эчмей ураза тоткан. Шул чакта Ул шайтаннын кюб сыналыулар кюргян, алай булса да, ачлыгына да тюзгян, шайтанны да кыуыб жибяргян. Шуннан суn, изге хäбяр сöйляргя диб Галилеяга киткян. Галилея жире Палестинанын тöн жагында, Iерусалимъ каласында жырак булмаган. Галилеянын тиря-жагында жалган денне тотоучылар торганнар. Шул жалган деннелярнен жаман эшлярен кюря-кюря, Галилея кешеляре дя алар кюк кылана башлаганнар. Алай булса да, бу эшляре аларга таза уйлы, кече кюnелле булырга кумачау итмягян. Калык арасында курга, кöлкöгя санасалар да, Алла аларны курламаган, äммя караnгыда утырыучы, жаnгыш жулдан барыучы Галилея кешеляреня изге хäбяр сöйляргя Христосъ Yзе барган. Иn элек Ул Алла падшалыгы турында Галилея диnгезе жарындагы Капернаумъ каласында сöйлягян. Капернаумъ каласы Средиземное дигян диnгездян Сирiя жирендяге бик данныклы Дамаскъ каласында жöрöб торган оло жул öстöндя булган. Шулай итеб, Коткарыучыбыз Христоснын тямне, татлы ÿгетляре иn элеке Капрнаумъ каласынын кешеляреня äйтелгян. Анын Аллалык кыуаты белян сöйлягян ÿгетлярен кабыл алыб, иn элеке алар жактырылганнар. Шуннан Iисусъ Христосъ äр-кемгя тяÿбягя килегез, Кюк Падшалыгы жакыннашты инде диб сöйлöй башлаган. Шулай итеб, Исаiя пагамбярнен: караnгыда утырыучыларга жакты жактырган, диб жазган сюзляре жиреня килгян.

Бäхетле Галилея, бäхетле Капернаумъ! Нейлектян? Дöньяне Жактыртыучыны, äдямнярне Коткарыучыны кабыл алырга кюзляре белян кюреб, ÿз араларында тороб сöйлягянен тыnнарга иn элеке алар тейешле булганныктан! Эй туганнар! Безнен бäхетебез аларныкыннан ким микян ней? Галилея кешеляре Христосъ жактысы белян жактырылган кюк, без дя Христоснын коткара торган жактысы белян жактырылган баса, без дя Христосъ коткара торган жактысы белян жактырылырга тейешле булган ла баса.

Эй Христоска ышаныучылар! Бу сюзлярне эшеткяч, без дя карангыдан жактыга чыгарга ашыгыйык та, Христоска карышы барыйык, дöм караnгы жирдя утырыучы Галилея кешелярен жактырткан кюк, бездя дя Христосъ Ÿзенен öйрятеÿе белян жакты жактыртсын ыйы. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев