Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ӱлгяннярне искя алыу (иман)

Үлгәннәр өчен укыла торган иман

Эй Ходай, бу тормоштан кючкяннярне исеҥя ал, дӧрӧс денне тоткан, падшаларны, князлярне, ирлярен дя, катыннарын да, изге патриархларны, кадерле Митрополитларны, чын дендя булган Архиепископларны, Епископларны, Священник кызмятендя, жя чиркяӱ кызмятендя, монахлык кызмятендя тороб ӱлгяннярне, аларныҥ барысын да Ӱзеҥнеҥ мяҥгелек урыныҥда изгеляр белян бергя тынычландыр. (Башыр)
Эй Ходай, ӱлгян мяндяляреҥнеҥ жаннарын исеҥя ал, минем атамны, анамны (ӱлгян булсалар исемнярен ӓйт), ...ны бар карендяшляремне, аларныҥ иректян, ирексездян кылган бар жазыкларын кичер, аларга Кюк Падшалыгында урын биреб, Ӱзеҥнеҥ мяҥге жактылыгыҥа ӧлӧштяш итеб, Ӱзеҥнеҥ мяҥге ряхят тормошоҥныҥ кыуанычын бир.
Эй Ходай, терелеб мяҥге тормошта булырбыз диб ӧмӧтлянеб ӱлгян аталарыбызны, ага-эне, тута-сеҥелляребезне шушында да, ӓр-бер жирдя жата торган христианнарны барысын да исеҥя ал. Ӱз жозоҥнеҥ жактылыгы жактыра торган урынга изгеляреҥ белян урыннаштыр, Ӱзеҥ изгелеклегя, кеше сӧйӧӱчегя кюря безне дя жарлыка, аминь. (Башыр)
Арттан монысын 3 табкыр ӓйт.
Эй Ходай, ден тотоб, терелеб торорга ӧмӧт тотоб ӱлгян аталарыбызныҥ, ага-эне, тута-сеҥелляребезнеҥ жазыкларын кичер, аларны мяҥгегя исеҥдя тот.
Чыннаб дӧрӧс тейешле, эй Алланы тыудырган Кыз Сине кадерляргя, Син мяҥгегя кадерле, шиксез, таза, Син безнеҥ Аллабызныҥ Анасы, Херувимнярдян дя кадерле, Серафимнярдян дя данны, Кыз кӧйӧ Алланы тыудырган, чын Алла Анасы Сине ололойбыз.
Шöкöр Атага, Улга, Святый Тынга, äле дя äр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.
Эй Ходай, жарлыка. (3 табкыр)
Эй Ходаем Иисусъ Христосъ, Алла Улы, Синеҥ кядерле Таза Анаҥныҥ да, бар ӓӱлияляреҥнеҥ дя телякляре какына миҥа булышыб, бӧгӧнгӧ кӧннӧ жазыктан сакланырга кыуат бир, бӧгӧнгӧ кӧннӧ зыянсыз, хятярсез, кайгысыз, татыулык белян ӱткязергя тейешле ит, бӧгӧнгӧ эшлясе эшляремне Ӱзеҥ бяхилляб, уҥышлы ит. Аминь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев