Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үлене искә алганда эчү – үле өчен дә, исәннәргә дә файдасыз

Керәшен священниклар белән элемтәгә кереп, газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга аларның җавапларын әзерләдек

Дөньядан киткән кешенең кабере өстенә ниндирәк таш куярга? “Родительский”да үлеләр өстенә баргач, аларны искә алып эчәргә ярыймы? Үле ашы табынын ничек әзерләргә? “Туганайлар” редакциясе почтасына газета  укучылардан шуңа охшаш бик күп сораулар килә. Керәшен священниклар белән элемтәгә кереп, газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга аларның җавапларын әзерләдек. Ул җаваплар барчабызга да кирәкле һәм файдалы булыр, дип уйлыйбыз.

– Хәзер күпчелек мул яши, һәрхәлдә, ипигә тилмерүчеләр юк. Аллага шөкер. Үле ашында өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тора, туй өстәленнән калышмый. Үле ашы өстәлен әзерләү буенча чиркәүнең үз таләпләре бармы?

– Үле ашы ризыклары гына дигән аерым таләпләр юк. Һәркем булдыра алганча әзерли. Әмма, беренче чиратта, ашау гына түгел, үле өчен иман уку тиеш. Болар 17нче кафизма (118 псалом) һәм Псалтирь. Өсте-өсте ризык әзерләп, ашалып бетмичә калып, аларны әрәм итү үзе зур җазык. Шуңа күрә үлеләрне искә алганда, күберәк, ачларны, мохтаҗларны сыйлау, хәер бирү күпкә файдалырак. Ураза вакытында бары тик ураза ашлары гына булырга тиеш.

– Үлене искә алуны өйдә уздырмыйча, чиркәүгә укырга биреп, хәер генә китерсәң дөрес буламы? 

– Бу яхшырак та, әмма бу, башлыча, туган-тумачалары, дуслары булмаган язгызларны искә алганда шулай эшләнә. Ә инде туган-тумачаның өстәл артына җыелып үз якынын искә алуы начар эшмени?! Тик бу җыелышу эчү мәҗлесенә генә әйләнеп калмасын. Үлене искә алганда эчү –  үле өчен дә, исәннәр өчен дә файдасыз. Гомумән, эчемлек өстәлгә куелырга тиеш түгел.

– Үле ашында әйбер өләшү бар, аны хәер диләр инде. Элегрәк ул я кулъяулык, я сабын була иде. Хәзер инде башка кыйммәтлерәк әйберләр дә өләшәләр. Алай гына да түгел, кат-кат әйбер өләшү дә гадәткә кереп бара. Мисал өчен, үлгән кешенең ничә баласы бар, шуныңча хәер өләшәләр. Бокал, тастымал, сабын һәм башка әйбер. Чиркәү моңа ничек карый?

– Христианнарда үле ашында хәер (бескровная жертва) өләшү бар. Өләшенгән әйбер бәяләнми. Һәркем булдыра алганча эшли, кемне дә булса шаккаттырырга теләү яисә кешедән артыграк кылану бу инде җазыклану гына. Тагы бер кат искәртик: үлеләрне искә алганда, хәер –мохтаҗларга, ятимнәргә тиеш.

– Зиратка үлеләр өстенә барганда, күпләр әле һаман табак алып баралар, алай гына да түгел, кабер янында эчү гадәте дә бар...  

– Зиратта ашау-эчүгә, бигрәк тә исерткеч эчемлекләр эчүгә чиркәү һәрвакыт каршы. Үлеләр өчен иң яхшы “ризык” – аларга багышлап тиешле иманнар уку. Иман аларның гүр газапларын киметә. Шуларны онытмаска кирәк.  

– Хәзер инде зиратлар да музей кебек. Кабер өстләрендә – берсеннән-берсе кыйммәтлерәк памятниклар, ташлар. Үлгәннәргә бу кирәкме икән?

–  Православиедәгеләр кабере өстенә дөрес итеп эшләнгән кач куела. Ә инде ташлар, памятниклар – чиркәү таләп иткән әйберләр түгел, алары кешеләрнең матди хәленә бәйле. Иң мөһиме, кабер – караулы һәм өстендә дөрес ясалган качы, әйләндереп алган рәшәткәсе булсын. Кабер өсте чиста икән, димәк, бу үлгән кешене онытмыйлар, аның рухына багышлап, панихидалар, пуминкалар була. Үлгәннәр өчен иман укулардан да зуррак хөрмәт юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев