Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Кышкы Микула: Кодрәтләр кылучы Изге Николай язмышы

19 декабрь көнне Ару Җыен кодрәтләр кылучы изге атабыз Николайны искә ала.

Күпләрнең иң яшерен уйларын, үтенечләрен сөйләрлек яраткан “үз” саклаучы-яклаучысы да бар. Керәшеннәрнең иң яраткан изгесе – ул Николай Чудотворецтыр. Без аны Николай Угодник, Святитель Николай дип тә атыйбыз. Алла Анасыннан кала, аңа багышланган иконалар һәм аның хөрмәтенә төзелгән православие һәм католик храмнар саны буенча ул икенче урында тора. (Николай Чудотворецны католиклар да олылый.) Бер Россиядә генә дә меңләгән Изге Николай чиркәүләре ил буенча асыл ташлар сыман сибелгән. Ә дөньяда буйлап күпме алар!

Изгеләрнең изгесе

Кодрәтләр кылучы Изге Николай – изгеләрнең иң изгесе. Үлгәч, аны Мира каласында җирлиләр. Озак та үтми, аның гәүдәсе, черемичә, хуш исләр чыгарып, өскә калка. Гәүдәне махсус саркофагка салып куялар. Мира каласына, гәүдәгә табыну, саулык сорау өчен, бик күп паломниклар агыла башлый. Изге Николайның кылган кодрәтләре бөтен дөньяга җәелә. Төркиядә сугыш башлангач, христиан-паломниклар Изге Николайның гәүдәсен югалтудан куркып борчылалар. Италиянең Бар каласында хезмәт итүче священник шундый төш күрә: имеш, Изге Николай, священник янына килеп, үзенең гәүдәсен Мира каласыннан алып Бар каласына күчерүләрен үтенә.

Ике ил арасында килешенү төзеп, яңа стиль белән 21 май көнне, аның сөякләрен Италиянең Бар каласына алып кайтып җиткерәләр. 22 май көнне аларны Изге Стефан чиркәвенә урнаштыралар. Бу көнне бәйрәм көн итеп билгелиләр. Россиядә ул көн “Никола Вешний” дип, керәшеннәрдә “Язгы Микула” дип йөртелә.

Инде күптәннән Изге Николайны башка дин кешеләре дә хөрмәт итеп зурлыйлар, аннан ярдәм сорыйлар.

Изге Николай язмышы

Изге Николай Ликиядәге Патара каласында 435 елда туган. Ул бик бай, затлы кешеләрнең – Феофан белән Ноннаның улы булган. Изге Николай баладан ук сак булган: анасының уң имчәгеннән генә имгән, среда белән пятница көнне кичкә кадәр иммей түзгән; кечкенәдән үк уйнау, көлү, шаярудан тыелган; начар иптәш белән йөрмәгән; хатын-кыз җамагаты белән шаярып сүз сөйләшмәгән, аларга күз дә төшермәгән. Николай көнне ару кенәгәләр укып, төнлә күп багытны теләк итеп үткәргән ,чиркәүгә йөргән.

Патара каласындагы архиерей, Николайның үсеп җитеп бик изге торганын, келәү итүне сөйгәнен күреп, аны башта диакон иткән, аннары священниккә куйган, кулына бер приход тапшырган. Изге Николай священник булып приход алгач, халыкны дингә, изгелеккә, Алланы белергә өйрәтергә тырышкан, ураза тотып, җалан теләк иткән. Аталарыннан калган малны ярлыларга, мескеннәргә өләшеп бетергән. Аны халык бик сөйгән, бар да үз атасы күк итеп торганнар.

Бервакыт кешеләр көймәгә утырып Иерусалимгә келәүгә барганда, кинәт давыл чыгып, дулкыннар күтәрелеп, көймәне батыра башлаган. Барысы да изге Николайга “безнең өчен Ходайга инәлә күр”, дип үтенгән. Ул теләк итеп, давылны бастырган, кешеләрне коткарган.

Александрия каласына җиткәч, изге Николай чирлеләрне төзәткән. Иерусалимдәге изге урыннарны кадерләп үбеп, аларга башырып, Патарага кайткан. Кайткач Сион монастырына теләктә торырга кергән. Анда да аның сабырлыгы, саклыгы, изге тормышы барысына да өлге булган. Аннары Ходайдан изге Николайга “Миры каласына бар, андагы халыкны – Мине белергә, Христос динен тотарга өйрәт” дигән сүз булган. Изге Николай гади кеше күк кенә булып, Миро каласына барып тора башлаган. Көн саен кичке, иртәнге, көндезге келәүгә кереп теләк иткән; узгынчы кеше күк җарлы – үзен белгертми йөргән, кайда да гел Алла турында сөйләгән. Шул чакта Миры каласындагы архиерей үлгән. Аның урынына кемне куярга икән дип баш ватканнар.

Ходай төнлә бер архиерейгә кеше булып күренеп әйткән: “Син келәү алдыннан чиркәү ишеге төбендә саклап тор, иң беренче кергән кеше Миңа җараулы булыр, ул – Николай атлы, шуны архиерей итеп куегыз”. Ходай кушканча эшләп, чиркәүгә иң беренче керүчене туктатып: “Син, улым, ни атлы”, – дип сораган. Ул кеше: “Мин – җазыклы мәндә, Николай атлы”,  дип җавап биргән.

Барысы да Ходайга тау итеп, изге Николайны Миры каласында архиерей итеп куйганнар. Архиерейлеккә куелгач, изге Николай бигряк тә изге торган. Көнгә бер тапкыр гына ашаган, изге кенәгәләр укыган, ярдәм сорап килгән һәркемгә булышкан.

Шул чакта Христос динен тотучыларны бик кысрыклаганнар. Диненнән баш тартмаган өчен, изге Николай да усаллардан күп азап күргән. Төрмәгә ябып, ач та тилмерткәннәр. Шулай булса да, Христос өчен ябылуда булганнарны Евангелие сүзе белән юаткан, Ходайга ышандырып тоткан.

Константин патша үзе Христос диненә кергәч, православие өчен ябылуда булганнарны чыгарганнар. Изге Николай да төрмәдән чыгып, Миро каласына кайткан. Анда архиерей көе халыкны өйрәтеп, чирлеләрне кодрәт белән тергезеп торган.

Изге Николай бик картаеп, 94 яшькә җитеп, 530 елда Ходайга җанын биргән. Аның тәнен Миры каласындагы соборга куйганнар. Бер вакыттан соң изге Николайның тәне черемичә, бик татлы исле булып өскә калыккан; ышанып килгән кеше нинди чир белән чирләсә дә – савыккан.

1087 елда изге Николайның тәнен Мирыдан Бар дигән калага күчергәннәр. Ул моңа чаклы анда чермәгән көе, татлы исле көе тора.

(“Жития святых” кенәгәсеннән).

Изге Николайга иман


"Эй Кюб кодрятляр кылыучы изге Николай äтей,безнеҥ öчöн Ходайга инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы."Аминь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев