Туганайлар

Көн дә үтәлергә тиешле Ходай сүзләре

Борынгы китаптан (Библиядән)

Кешегә җаманнык иткән кешенең җаманныгы үзенә кайтыр, кайдан килгәнен дә белми калыр. Усал кешеләр бүтәннәрне мыскыл итсә, үз усаллыклары үзләренә зыян китерер. Җакшы кешеләрнең бәлаләренә сөенгән кеше үзе бәла күрә.

Җакшылык иткән кешегә Ходай кайтарыр, җакшылык илдә калмас. җакыныңны рәнҗетеп теләк теләсәң, синең җазыгыңны Ходай кичермәс. Үз күңелендә кешегә үпкә тоткан кеше: "Җазыгымны кич!" - дип, Ходайдан ничек итеп теләсен?

Үзе җир тупрагы була торып, кешегә үпкә тоткач, аның җазыкларын кем тазартсын? Үләсеңне уйла да үпкә тотуыңны ташла, үлеп черәсеңне исеңә ал да Алла бойрыкларын тот. Алла бойрыкларны исәплә дә - кешегә үпкәләмә. Ходайның кушканын исеңә төшер дә азгынчылыгыңны ташла.

Ызгыш чыгарудан тыйыл, тыйылсаң җазыгыңны киметерсең. Ачучан кеше ызгыш чыгара, усал кеше дусларны болгата, тату торганнар арасына дошманлык сала. Җанар нәстә күбәйгән сайын, ут кечәйә, ызгышкан сайын, ачу калынайа, кешенең ачуы кечәйгән сайын, җаманныгы күбәйә.

Көтәсеңә бир, аңар булышкан кеше Ходай бойрыгын кыла. Кешегә нужа чагында бир, аннан үзең көтәргә алсаң вакытында кайтар. Биргән вәгьдәңне җиренә җиткер, әйткән сүзеңне бозма; шулай итсәң, үзеңә кирәк булган нәстәне тапмый калмассың.

Күп кешеләр көтәргә алган акчаны, тапкан акча күк күрел - кайтармыйлар, биргән кешене үкендерәләр. Кешедән акчаны сорап алганчы - җалына, җалбара, алган акчаны кайтарасы чагында - озаклата, каршы әйтеп ранҗетә, тиз аласың дип, җаратмаган була. Түләргә көче җитеп, акчаны китерсә дә, җартысын гына китерә, шунда да, акчаның иясен табышландырам дип, бик мактана, йә түли алмаса, аны үз акчасыннан коры калдыра, аны дошман итә. Йә алай итмәсә алган акчасы өчен рәхмәт урынына аны шелтәли, хөрмәт итү урынына - хурлый. Күп кеше шундый усаллыктан көтәргә дә бирми, үз акчамны югалтырмын дип курка. Син, ничек булсаң да кешене кызганучан бул. Хәер сораган кешене заркытма, бир. Алла хакына җарлыга булыш, нужасыннан сораса, аның кулын буш җибәрмә. Ходай кyшкан буенча сәдака биреп, үзеңә үзең күктә мал әзерлә. Ул сиңа алтынная артык файда китерер. Акчаны сандыкка салып җатканчы йук җаланга сәдака бир, сине әр төрле бәладән коткарыр, дошманнан, кылыч белән сөңгедән саклар.

Җакшы кеше җакыны өчен җөкче була, ояты җук кеше җөкче булганныгыннан тана. Җөкчең булган кешенең кадерен белеб тор: ул синең өчен үз җанын биргән. Усал кеше үз җөкчесе күңелдән тау итү түгел, малын бетерә, бәла китерә. Җөкче булу күп бай кешене бөлдергән. Кешегә булышыйм дисәң, җитешүеңә караб булыш, үзеңә-үзең зыян китерерлек итмә, чамалаб кылын.

Кешегә торырына иң элек ипи белән су кирәк, аннары кияренә кием кирәк, кереб торырына өйе кирәк. Кеше өйенә барыб, тәмле ашлар ашаб җөрүдән үзе салам түбәле өйе эчендә җарлы, ару торганы җакшы, күп булса да, аз булса да үзеңнекеңәр тук бул. Әйе, җукның өйдән өйгә җөрүе читен, кая кереб торса да аузы бер сүз әйтергә дә кыймый. Кеше өйендә сине ашатсалар да, эчертсәләр дә күңелдән туйдырмыйлар. Үзеңнән көтәләр, аннары тагы әче сүз эшетерсең.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: