Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Кич укыла торган иман

"Православный дендяге иманнар кенягясе" китабыннан алынды

Атаның, Улның, Святый Тынның исеменә, аминь.

Әй Ходаем, Иисус Христос Алла Улы, мин җазыклыны җарлыка.

Әй Алла, мин җазыклыга изгелекле бул.

Шөкер Сиңа, әй Аллабыз, шөкер Сиңа.

Күк Патшасы...

Святый Алла...

Әй күктәге Атабыз... (Барысы да иртәнге имандагыча)

Безне җарлыкка, әй Ходай, безне җарлыка, без җазыклылар үзебезне дөресләргә бер җавап та бирә алмагач, тик Син безне Тотучыга шушылай гына инәләбез, әй Ходай, безне җарлыка.

Шөкер Атага, Улга, Святый Тынга да.

Әй Ходай, безне җарлыка, Сиңа өметләнеп торабыз, безгә каты ачуыңны китермә, законыңнан җазганыбызны исеңдә тотма, әй изгелекле Ходай, яле безгә күзеңне сал, дошманнарыбыздан безне коткар, безнең Аллабыз Син, без Синең кешеләрең, Үз кулың белән булдырганнарың, Синең исемеңә сыенабыз.

Әле дә, әр-чакта да, гомердән гомергә, аминь.

Алланы тудырган изгелекле Мария, изгелек ишеген ач безгә, без Сиңа ышанып торганнарны югалттырма. бәләләрдән коткар, Син Үзең Христоска ышанучыларны котылдыручы.

Әй Ходай, җарлыка. (12 тапкыр).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев