Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Кичен укырга кирәкле иманнар

Иртәсен-кичен иман әйтеп, Ходайга барысы өчен дә тау итә белергә кирәк.

Иманнар үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә.

Атаныҥ, Улныҥ, Святый Тынныҥ исеменя. Аминь.

Эй Ходайым Iисусъ Христосъ, Алла Улы, Синеҥ кадерле Таза Анаҥнын да, кюҥеллярендя Алланы жӧрткян арыу тормошло аталарыбызныҥ, бар ӓӱлеяляреҥнен дя телякляре какына мин жазыклыны да коткара кюр. Аминь.

Шӧкӧр Сиҥа, эй Аллабыз, шӧкӧр Сиҥа.

Кюк Падшасы, жанга Тынычлык, кюҥелгя чын белем Биреӱче Тын, кайда булса да бар Син, барын да ӧлгӧрттӧрясен, ӓр-тӧрлӧ жакшылыкка бай Син, терелек Биреӱче Син Ӱзеҥ, безгя килеб урыннаш, безнеҥ ӓр-бер шакшыларыбызны ӓрче, жаннарыбызны коткар, Син изгелекле.

Святый Алла, Святый Кодрятле, Святый Ӱлемсез, безне жарлыка. (3 рят)

Шӧкӧр Атага, Улга, Святый Тынга, ӓле дя, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Эй иҥ Святый Ӧч ипостасьле Алла, безне жарлыка, эй Ходай, безне жазыктан тазарт, эй безне тотоб Тороучы, законыҥнан жазганыбызны кичер, эй Святый, безгя изгелек кылыб безнен житешмягян жиребезне тӧзят, Ӱз исемеҥ ӧчӧн.

 Эй Ходай, жарлыка. (3 рят)

Шӧкӧр Атага, Улга, Святый Тынга, ӓле дя, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Эй Кюктяге Атабыз! Данны булыб торсон исемеҥ Синеҥ, килсен Падшалыгыҥ Синеҥ, жирдя дя Кюктягечя булсын иркеҥ Синеҥ, бӧгӧн кӧннӧк икмягебезне бир безгя, бурычларыбызны кичер, без дя  безгя бурычлы булганнарга кичергян кюк, безне алданырга ирек жибярмя, жаманнан коткар безне.

Безне жарлыка, эй Ходай, безне жарлыка, без жазыклылар ӱзебезне дӧрӧсляргя бер жауаб та биря алмагач, тик Син безне тотоучыга шушылай гна инялябез: эй Ходай, безне жарлыка.

 Шӧкӧр Атага, Улга, Святый Тынга.

Эй Ходай, безне жарлыка, Сиҥа ӧмӧтлянеб торабыз, безгя каты ачыуыҥны китермя, законыҥнан жазганыбызны исеҥдя тотма, эй изгелекле Ходай, ӓле безгя кюзеҥне сал, дошманнарыбыздан безне коткар, безнен Аллабыз Син, без Синеҥ кешеляреҥ, Ӱз кулыҥ белян булдырганнарыҥ Синеҥ исемеҥя сыйынабыз.

Ӓле дя, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Алланы тыудырган изгелекле Марiя, изгелек ишеген ач безгя, без Сиҥа ышаныб торганнарны жугалттырма, бялялярдян коткар, Син Ӱзеҥ Христоска ышаныучыларны котолдырыучы.

Эй Ходай, жарлыка. (12 рят)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев