Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Христос дене өчен азапланып җанын биргән изге Марк тормышы

“Изъ житiй святых” китабыннан алынды

Изге Марк Критта туган. Ул бик матур булган, аның матурлыгына кызыгып, төрекләр аны бала чагында ук көчләп үзләренә алып, Мөхәммәт дененә чыгарганнар. Тора бара ул, үзенең Христос денен тотучылардан туганын белеп, төрекләр кулыннан качарга тырышкан, качкан чакта тотыла калса да үтерелүдән курыкмаган. Шулай дип уйлап ул Смирнадан качып Константинополь каласына киткән, анда барып җитүе белән Мелетий атлы бик оста, бик изге тормышлы архиерейгә кергән. Марк шул архиерейгә үзенең чын күңелдән Христос өчен азапланырга уйлаган уен әйткән. Архиерей изге Маркның бу уен бик ошатып, аны Христос дененә өйрәтеп, аңар киңәш биреп, теләге белән ныгаеп, кире Смирна каласына кайткан да, анда бер кешедән дә курыкмыйча, бөтен калык алдында Христосны чын Алла дип даннаган, әмма Мөхәммәтнең үзен дә, ул чыгарган денне дә бик курлаган. Маркның Христос денен мактап, Мөхәммәт дененнән бизеп, җаңадан Христос дененә кергәнен белеп, усал төрекләр аны тотып түрәгә иткәннәр. Барып җиткәч, алар түрәгә әйткәннәр: бу Марк элеке безнең Мөхәммәт денен тотучы иде, казер денне ташлап, тагы җаңадан Христос дененә кергән дә, безнең денебезне дә, пагамбәребезне дә курлый, дигәннәр. Түрәнең мыңар бик ачуы килеп, Маркка әйткән: “Син Христос денен тотасыңмы, әллә Мөхәммәт дененме?”, – дигән. Марк әйткән: “Мин Христос денен тотучылардан туган, мине Мөхәммәт дененә ирексезләп кенә керттеләр, шуңа күрә инде мин җаңадан Христос дененә кайттым. Христоска башырам, аңа кызмәт итәм, аны чын Алла дип данныйм”, – дигән. Түрәнең изге Маркка ачуы килеп, аны бик каты кыйнарга, кыйнап тугач өтөрмәнгә җабарга кушкан. Азаплаучылар төрле әмәлләр табып, әр төрле азаплар белән азапласалар да, изге Маркны Алла куаты оторы ныкландырган, азаплый-азаплый азаплаучыларның хәлләре беткән, әмма аларның азаплары изге Марка уенчык күк кенә тигән. Маркны Христос дененнән биздерә алмагач, түрә аны җә куркытып дененнән таңдырмас микән дип уйлап, аны тагы түрәгә биргәннәр. Тик изге Марк элгәрегәчә дендә нык торып, түрәнең куркытуына да, алдауына да карамыйча, түрәгә әйткән: “ Теләсәгез ни эшләгез, мең тапкыр азапласагыз да, ни кәтле кыйнасагыз да, мин чын Алла Ходаем Христостан бизмәм, тик җукка гына багыт уздырасыз, кыласы эшегезне тизрәк кылыгыз; Үзе өчен азапланып, читеннеккә түзүчеләргә булышкан Ходаемның куатын сез дә күрер идегез”, – дигән. Түрә изге Маркның җавап бирүеннән өмет өзеп, аны үтерергә хөкем иткән. Изге Маркны азаплап үтереләсе җиренә китергәч, палач аның кадерле башын кылыч белән чабып өзгән. Шулай итеп, изге Маркның җаны бу дөньядан, күккә мәңге рәхәтлеккә күчкән; Христос денен тотучыларга түрәгә күп акча биреп, башкаларга сиздермичә изге Маркның тәнен алып, изге Фотиния исеменә салынган чиркәү астына күмгәннәр. Ходай изге Маркка кодрәтләр кыларга куат биргән; шулай аның тәне алдына ышанып килгән кешеләр, ни төрле чирле булсалар да чирләреннән савыкканнар; мыңар чаклы да изге Маркның тәненнән шундый кодрәтләр буладыр, Изге Маркны искә алып, Христос денен тотучылар җыл саен майның 14-ндә бәйрәм итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев