Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Хач түгел, кач

«Крест»ның безнеңчәгә тәрҗемәсен «кач» дип, «икона»ның тәрҗемәсен «тәре» дип язарга кирәк. Ни өчен?

Татар сүзлекләрендәге кайбер терминнарның дөрес булмавы хакындагы бик мөһим мәсьәлә бар. Бу - татар сүзлекләрендәге тәре - кач, икона сүзләре.

Кайберләрнең бик ансат әйтелешле, әмма йөрәкне тетерәндергеч усал сүзе ул "тәре".  "Тәре баганасы", "керәшен тәре" hәм башка бик күпләр. "Керәшен тәре" дигәне керәшеннәрне кимсетеп әйтелсә дә, түзәргә була әле. Чөнки бу әйтелештә "тәре" сүзенең кулланыш мәгънәсе читкә тайпылмый, ә үзен аклый кебек. Ә "тәре баганасы" русча да, татарча да килешсез. Ни дигәндә, христианнар каберенә куелган, русчасы "крест" дип аталышлы символик билгене кайберәүләр "тәре", ди. Аның төп өлеше багана булганга, моннан "тәре баганасы" дигән сүзне әмәлләгәннәр. Бу һич дөрес түгел. "Крест" өлешләргә бүлеп әйтелми. Ул ясалыш формасы белән тулаем русчасы "крест", а татарчасы "кач" була (хач та түгел). Ә тәре исә русча "икона" дип атала. Аның баганасы юк. Ул төрле үлчәмдәге имән такталарга төшерелгән "изгеләр" сүрәте. Димәк, "тәре баганасы" дип әйтү үзен бер очракта да акламый.

Шулай булуга да карамастан, газеталардагы язмаларда, әдәби әсәрләрдә "тәре" сүзенең русчага крест мәгънәсендә кулланышы, а фактта чын татарчага тәре булган җисемле русча аталышы белән "икона" дип язулары һич тә мантыйклы түгел. Чөнки "икона"ның татарчасы - тәре, а крестның татарчасы -"кач" (хач түгел). Ни өчен "кач" дигәндә, моның мәгънәсе сүзнең үз эченә салынган. Ике яки берничә таякны кач-коч китерүдән барлыкка килгән эскиз тасвирламасы ул. Һәм әлеге сүз шуннан алынган. Бу символның килеп чыгышы исә ут табучы образыннан. Ике агачның берсен буйга, икенчесен аңа аркылы куеп ышкып, борынгы бабаларыбыз ут чыгарган. Мондый түземлелек, осталык һәркемгә тәтемәгән. Әгәр ут табу остасы үлсә, аның каберенә (әле христиан дине барлыкка килгәнче ук!) әнә шундый билге куйганнар. "Син бу кабер белән шаярма, анда ут табучы бөек галим ята!" дигәнне аңлаткан ул. Хәтта Америка кыйтгасына христиан дине үтеп кергәнче үк индеецлар да каберләргә әнә шундый кач утыртып куя торган булганнар.

Дин әһелләре кач билгесен кечкенә үлчәмле төсле металлдан койдырып, шуларны чиркәүдә "арулатып" чумылдырылган кешеләрнең муеннарына киертәләр. "Кач киеп йөрү-йөрмәү" сүзләре шуннан барлыкка килгән, ә "тәре тагу" түгел.

"Кач" сүзен, әлбәттә, "хач" дип мәдәниятләштергәннәр. Красный Крест - Кызыл Хач, диләр! Юк, Кызыл Хач түгел, ә Кызыл Кач ул. Бу - Октябрь вакыйгаларыннан соң, шомартылган "төзәтмә" кертеп, терминнардан тайпылу шаукымы.

"Икона" сүзенең фонетик яңгышары ук русча бит. Аны татар сүзе итеп куллану һич мөмкин түгел. "Икона"ның татарчасы исә "тәре". Ягъни ул табыну җисеме буларак тyкымага, катыргыга, храм-чиркәү, часовня-монастырь стеналарына Андрей Рублев кебек оста рәссамнар кулы белән төшерелгән "изгеләр" сүрәте. Әйтик, Иисус Христос, Изге кыз Мария, Николай Угодник Меркурийский, изге әтей Василий (Бәчли әти) кебек күп кенә мифик апостолларның баш очлары кояшлы, баш һәм өс киемнәре укалы, канатлы итеп ясалган сәнгатьле сүрәтләр.

Боларны татар сүзлеге төзүчеләр исләрендә тотып, "Крест"ның татарча тәрҗемәсен "кач" дип, "икона"ның татарчага тәрҗемәсен "тәре" дип язсыннар иде. Минем бу фикерем белән һәр керәшен килешәчәк.

М.Алексеев, Кукмара. “Керәшен сүзе” гәҗитеннән алынды, 1997 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Тэре" сузе керэшеннэр очен Зур суз. Тэрене бездэ ойнен турдэге почмагына урнаштыралар. Як-ягына чигелгэн тэре альяпкычы эленэ. Тэре альяпкычынын ике ягына озын,чигелгэн бистэрлэр эленэ. Хэр керэшен оендэ бу почмак Ин кадерле почмак булып санала. Олы конгэ хэр ел саен ой юганда, ин беренче Тэре почмагын юабыз. Идэн юуны да хэрчак Тэре почмагы ягыннан башладык,хэзер дэ шулай. Белемне татарча алдык, татар эдэбиятын ойрэндек. Татар мэктэбендэ белем алдык. Ул вакытта еш ишетелэ торган"Ангыра тэре", "Тиле тэре" дигэн эйтулэрнен мэгьнэсенэ, кызганычка каршы, усэ тошкэч,тормыш итэ башлагач тошендем шикелле.