Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Кач кылуның нинди куаты бар?

Тәрбия, бәхет һәм ышану Ходайга җараулы булып яшәүдән башлана

Дин өчен азапка чыдаган изге священник Никон, Христос диненә кермәс борын, солдат башлыгы булган. Аның атасы – сынга табыныучы (мәҗүсиләр), анасы Христос динен тотучы булган. Анасы аны кечкенәдән ук болай дип өйрәткән: “Улым! Һәр чакта ни эшләсәң дә, эшләр алдыннан күкрәгеңгә кач кыл; яуга каршы барган чагында да Алладан куат сорап, кач кылып бар, шулай итсәң сиңа ук та, сөнге дә, кылыч та, бер зыян да ясый алмаслар”.

Бер тапкыр Никонга сугышка барырга туры килгән. Дошманнары каршысына барып җиткәч, ул бер көнне сугышта чакта, иптәшләренең үтерелеп беткәнен күреп, бик каушаган; дошманнарыннан үлем көтеп, инде төрле яктан үзен чәнчеп үтерергә торганда гына күзен күккә таба күтәреп, үзенә кач кылып әйткән: “Әй, кодрәтле Христос Алла! Хәзер миңа Үз качыңның куатен күрсәт, мин дә моннан болай Синең бәндәң булсам иде, әни күк мин дә Сиңа башырсам иде” дигән. Шулай дип кач кылуы белән Никонга куат кергән. Кулындагы сөнгесе белән, аз вакытта йөз сиксәнләп дошманнарын кырган, калганнарын куып җибәргән. Берәү дә аңа каршы тора алмаган. Христосның куатлы качы аны шулай ныгыткан. Шунда Никон Алланы мактап әйткән: “Христос динен тотучылар ышана торган Алла – чын Алла; Ул куатлы, Үзенең куатлы качы белән, дошманнарны куа да, җиңә дә”. Никонга дошманарының исләре китеп: “Менә олы кодрәт! Моның күк көчле кешене бер сугышта да күргәнебез, ишеткәнебез юк иде”, - дигәннәр.

Православ миссинер җәмгыяте чыгарган “Изге тормышка өйрәтә торган кенәгә"дән алынды.

Фото: Храм Тихвинской иконы Божией Матери

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X