Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Изге Кыз Мария туган көнгә үгет

21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн.

Эй, туганнар! Бӧгoнгo кӧннӧ без Изге Кыз Марiяныҥ тыуыуын искя алыб бяйрям итябез. Изге Кызныҥ атасы — Iоакимъ, анасы Анна атлы булган. Алар бик изге торганнар, ӱзляре бик жумарт булганнар, изге эшляр кылыб, Ходайга бик сӧйкӧмнӧ кюренгянняр, изге торганнарына кюря, аларны бар кеше дя бик саннаб, бик кадерляб торган. Шул хäтле Ходайныҥ сӧйгян мяндяляре булсалар да, аларныҥ бер бик зур кайгылары булган; алардан картайганчы бер бала да тыумаган. Изге карчык Анна бала китермягяненя кайгырыб, туктаусыз теляк итеб, жылый-жылый, Ходайдан бала сораган: «Эй, Ходайым, эй, Аллам! Мин ӱземне-ӱзем кем белян тиҥняштерейем? Кем белян чагыштырыйым? Кюк кошлары белянме? Жир кейекляре белянме? Алар да бала китеряляр, мин бер баласыз калам лäбаса, эй, Ходай! Мин мяндяҥя кюзеҥне салыб, телягемне тыҥный кюрсяня».

Анна карчык шушы сюзлярне äйтеб теляб торган чагында, Ходай пяриштясе кюренеб, aҥар äйткян: «Эй, Алланыҥ сӧйгян карчыгы, жылама, синеҥ телягеҥ Ходайга эшетелде, тилмереӱеҥ ауа болотларын ӱтя чыкты, кюз жяшляреҥ Ходайга житте. Син кыз бала китерерсеҥ, ул бик изге булыр, аныҥ арткылы дӧнья кешеляре котолорлар, ул Марiя диб аталыр». 

Пяриштя äйткян сюзляр жиреня килгян. Изге карчык Аннадан Изге Кыз Марiя тыуган. Шулай итеб, Iоакимъ белян Анна теляк итеӱляре какында Ходайныҥ изгелеген табканнар, Ходай аларга Херувимнярдян дя кадерле, Серафимнардан да данны кыз бала биргян.

Эй, туганнар! Бу Изге Кыз Марiяныҥ атасыннан, анасыннан без дя габрят алыйык, аларныҥ изге тормошларын искя алыб, без дя кюҥелебезгя арыу уй салыйык, алар кюк изге булырга тырышыйык. Анна карчык кюк балаларны жяштянюк арыуга сӧйӧнӧб ӱстерейек. Балалар, кюбесенчя, атага-анага ошаулы булыб тыуалар, акылы-уйы, жя тӧсӧ бите дя, äр-бер кылмышы да аларга ошашлы була. Ник дисягез, бала корсакта чагындук ана сӧтӧ белян туклана, арыу уйлы изге тормошло ана булса, бала анасы корсагында чагындук арыулыкка тулылана, изгелек аныҥ сӧякляреня чаклы сеҥя, шул сяятлей баланыҥ жакшы булыуы да, жаман булыуы да ата-ана кылганына карый. Аннары тагы, балалар жяштянюк атадан-анадан кючергеч ала киляляр. Атасы-анасы Ходайдан куркыучы, теляк итеӱче булса, баласы дя жяштянюк Ходайдан куркырга, теляк итергя ӧйряня. Äгяр дя ата-ана чиркяӱ кушканча тороб, ураза тотоб, атна кӧннярне, бяйрям кӧннярне чиркяӱгя барыб, изге эшляр кылыб уздырса; атасы-анасы сабырлыклы, изгелекле, ололарны кадерляӱче булса, баласы да алар шикелле була, кече жяштян кюреб ӱскяч, арыуга äйляня, жакшылыкны алга ала. Аталарныҥ, аналарныҥ кюбесе балалары алдында жарамас сюзляр сӧйляшеб, тейешсез эшляр кылыныб, кюҥелляреня жарамас уйлар салалар, шулай итеб, жакшы булырдай бала да атасы-анасы какында жаман буладыр. Äшяке агач бер чакта да жакшы жимеш китермей, шуныҥ кюк, чак ата-анадан да жакшы бала кӧтяр хал жук.

Эй, туганнар! Кайсыгыз булса да, «балам-чагам арыу булсын ыйы, ӱземне саннаб, кадерляб торсон ыйы» диб телей торасыз, алай булгач, иҥ элек, ӱзебезне тӧзятейек, Алла бойорокларын кылыйык, арыу тороб, аларга габрят кюрсятейек, эшебез белян дя, сюзебез белян дя аларныҥ кюҥелляреня арыу уй салыйык. Äгяр дя балаларыҥа ӱзеҥне саннатаcыҥ, сюзеҥне тыҥнатасыҥ кился, иҥ элек, ӱзеҥ атаҥны-анаҥны санна, эш белян дя, сюз белян да катерлярен калдырма, балаларыҥ эчкече, азгын булмасыннар дисяҥ, ӱзеҥ бер чакта да исергенче эчмя, äшяке эш кылма, оятсыз äйтеб сюгенмя, Алла бойорокларын кыл, жыуаш, сабыр бул, Ходай кушканча тор. Äгяр дя балаларыгыз сезнеҥ ӧчӧн теляк итсенняр эйе дисягез, элек ӱзегез атагыз-анагыз ӧчӧн Ходайга инялегез, сезне кюреб, алар да сезнеҥ ӧчӧн инялерляр, нейдей ӧлгӧ калдырсагыз, шуны тотарлар. Шулай итсягез, балаларыгыз арыу булыр, икмяккя-тозга тук, кюршеляреня ӧлгӧ булыр, няселегез учарлы булыб, май агачы кюк жяшняб торор. Äгяр дя балаларыгызны жакшыга ӧйрятмей, арыу эшляр кылыб, аларга габрят кюрсятмей ӱстерсягез, бик жаман булыр, суҥгы кӧннӧ балаларыгыз уйга килеб: «Aтей, äней безне жакшыга ӧйрятмягян, Ходай безгя жакшы ата-ана бирмягян, äгяр дя алар безне жяштянюк арыуга ӧйрятеб ӱстергян булсалар, без былай булмас ыйык,» диб, Алла алдында зарлансалар, ул эш ӧчӧн Ходай сезне калдык сорауында бик каты айыблар.

Эй, аналар! Балаларны арыуга ӧйрятергя бигеряк сез тырышыгыз, ӱзегез ӧчӧн дя, балаларыгыз ӧчӧн дя Ходайдан телягез. Анна карчык Изге Кыз Марiяны арыуга ӧйрятеб ӱстергян кюк, сез дя балаларыгызны арыуга ӧйрятеб yстерегез. Шулай итсягез, Ходай балаларыгызны уҥышлы итяр, Алла Анасы Изге Кыз Марiя да сезнен ӧчӧн туктаусыз теляк итеб, äр-бер эшегезгя булышыб торор. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев