Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Изге апостоллар Петр белән Павел бәйрәменә үгет

Бүген без, туганнар, изге апостоллар Петр белән Павелны искә алып бәйрәм итәбез.

Әлеге үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. 

Бу апостоллар Христосъ денен жяяргя, аны aр-кемгя белдерергя бик тырышканныктан, иҥ оло апостоллар диб аталалар. Алар шул ӱзляреня Алла Христосъ бойороб кушканны тулысы белян кылыб житкезгянняр. Ул замандагы бӧтӧн жиргя жӧрӧб, Христосны бар калыкларга да сӧйлягянняр. Римга да, Афинага да, Коринфка да, Ефеска да, бютян калаларга да барыб, андагы кешеляргя Христосны белдергянняр. Алар ӱгетен тыҥнаб, бик кюб калык Христоска ышанган. Ышаныучыларны караб, ӱгетляб торорга, аларга архiерейляр дя, священникляр дя куйганнар, ӱзляре дя äлдян-äле барганнар, габрятле жазыулар да жазыб, ӱгет биреб торганнар.

Бу апостоллар башта ничек кешеляр булдылар икян, апостолъ булгынчы нейдей кызмяття тордолар икян? Апостолъ Петръ балык тотоучы булган, äммя апостолъ Павелъ Христосъ Жыйынын кысыучы булган. Аларныҥ апостоллыкка сайланыулары былай булган.
Бер табкыр Петръ кюлдя балык тотоб утыра икян, шунда Iисусъ аҥар aйткян: «Минем артымнан бар, Мин сине кешелярне тотоучы итярмен». Ул, шундук, Аҥар эяреб киткян.

Апостолъ Павелъ Дамаскъ каласындагы ышаныучыларны азаблаб ӱтерергя диб барган чагында, калага жакыннаша башлагач, «Эй, Савлъ, Савлъ! Син ник Мине кыуасыҥ?» дигян, тауыш ишеткян, шундук кюзляре дя сукырайган, аннары ул: "Эй, Ходай, Син кем?«— дигян. Тауыш äйткян: «Мин син кыуа торган Назарей Iисусъ». Шуннан суҥ, ул бу жаман эшеннян туктаб, Христосъ Жыйынына кушылган. Христоска кушылгач, кюзляре дя кюря башлаган. Аннары ул, бютян апостоллар шикелле, ӱзе дя Христосны сӧйляб жӧрӧй башлаган. Калдыгында Христосъ ӧчӧн бютян апостоллардан да кюб артык тырышкан. Бу апостоллар Христосны, аныҥ арыу Евангелiесен сӧйлягянняре ӧчӧн кюб азабларга, кюб кыйыннарга тюзгянняр. Бурлар, талаучылар кюк итеб, аларны тюряляр карышысына судка да алыб барганнар. Бер табкыр первосвященникъ карышысында сорауда торганда, апостолъ Петрныҥ жаҥакларына сукканнар; ике табкыр аягын, кулын быгаулаб, аны ӧтӧрмянгя жабканнар.

Апостолъ Петръ кюк, апостолъ Павелъ да кюб читеннекляргя тюзгян, чамасыз жараланган, кюб табкыр ӧтӧрмянгя жабылган, äлля ничя табкыр ӱлгяннян гня калган. Iудейляр аны кырыктан бер гня ким сугыб, биш табкыр кыйнаганнар, бер табкыр ташлар атыб кыйнаганнар. Жул белян барганда, ӧч табкыр кимяляре ыуатылыб баткан, качкыннардан куркыб жӧргянняр; няселдяшляреннян, жалган деннелярдян, кала эчлярендя, буш кырларда, жалган туганнары арасында кюб куркынычлар кюргянняр; ауыр эшляр эшляб торган, оҥрайук тӧннӧ жокламый уздырган, кюб табкыр ачлыкка чыдаган, эчяргя кибенгян, ӧҥгай ураза тоткан, сыуыкка туҥган, жалангач жӧргян. Ареөа падшаныҥ тюрясе аны тотторасы итеб, Дамаскъ каласында карауыллаткан, шул чакта аны тярязядян тубалга утыртыб, кала коймасыннан тӧшӧрӧб коткарганнар. Шулай итеб, алар Христосъ ӧчӧн барысына да тюзгянняр, Христосны да, Аныҥ изге Евангелiесен да туктаусыз сӧйляб жӧргянняр, Христосъ денен белдерергя бик тырышканнар. Шулай бик тырышканнары ӧчӧн Алла да аларга бик булышкан, кюб кодрятляр дя кюрсяткян.

Апостолъ Петръ ӧтӧрмянгя ике табкыр жабылган, тик икесендя дя, Ходай кодряте белян, жабылыудан чыгарылган. Ӧтӧрмянгя калдык жабылыуында, Петръ аяклары, куллары быгаулы кӧйӧ, карауылчы салдатлар арасында жоклаб жата икян, шунда Ходай пяриштясе килеб, аныҥ жан башын тoртoб уяткан да, аҥар бик тиз кейенергя кушкан. Шул сяттюк аягындагы, кулындагы быгаулары койолоб киткянняр. Пяриштя аҥар äйткян: «Äйдя, минем артымнан бар». Петръ тороб, анын артыннан бара башлаган. Беренче карауылдан, икенчесеннян дя ӱткяч, калага чыга торган тимер кабкага килеб житкянняр. Кабка ӱз алдында ачылган. Чыгыб, бер урам ӱткяннян суҥ, кинят пяриштя жук булган. Бу кодрятне кюреб, Петрныҥ исе киткян.

Петрга кылган кодрятляр кюк кодрятлярне Ходай апостолъ Павелга да кюб кылган.
Павелъ ӱз ӧйрянеӱчесе Сила белян ӧтӧрмяндя жабылыб жаткан чагында тӧн уртасында теляк итеб, Алланы даннаб жырлаганнар, быгаудагылар аларны тыҥнаб торганнар. Шул чакта, кинят бик каты жир титрягян, ӧтӧрмяннеҥ нигезе селкенгян. Шул сяттюк бар ишекляр ачылган, барысыныҥ да быгаулар бушаган. Ӧтӧрмян караулчысы уяныб, ӧтӧрмян ишекляре ачык икянне кюреб, быгаудагылар качканнардыр диб уйлаб, кылычын чыгарыб, ӱзен-ӱзе ӱтерергя телягян. Тик Павелъ аҥар äйткян: «Ӱзеҥя бер усаллык та кылма, без барыбыз да мында,». Шуннан суҥ, караулчы Павелъ белян Силадан Христосны белеб, бар жамагате белян Христосъ дененя кергян. Иртягесен Павелъ белян Силаны ӧтӧрмяннян чыгарганнар. Бу эш булгынчук, Ходай Yзе Iерусалимъ чиркяӱендя Павелга кюренеб, аҥар жалган денне тотоучыларга барыб, аларга Христосны сӧйляргя кушкан икян. Аннары тагы бер калада Ходай кюренеб, аҥар äйткян: «Эй, Павелъ, нык тор, Минем бу калада да бик кюб кешелярем бар aле». Аннары тагы, апостолъ Павелныҥ кюҥелен алыб, ден сӧляӱен арттыртыр ӧчӧн, Ходай аны тере кӧйӧ ӧчӧнчӧ кат кюккя кютяреб, андагы Алла Падшалыгыныҥ эямнелеген кюрсяткян, шунда Павелъ Алла пяриштяляренеҥ Алланы даннаб жырлаганнарын эшетеб, андагы — тел белян äйтеб бетермяслек, кеше уйлаб житкезмяслек сӧйӧнӧчнӧ кюреб, исе киткян. Апостолъ Павелъ Алладан шул хатле изгелекляр алырга тейешле булса да, Ходай аны шул хатле кютярся дя, ул ӱз-ӱзен бик кечелектя тоткан, Христосъ Евангелiесе ӧчӧн кӧн-тӧн тырышса да, ул ӱзенеҥ эшляре белян бер дя мактанмаган, мактаныу тӱгӧл, ӱзен-ӱзе бар кешедян дя кимгя санаб, ӱз турысында былай aйткян: «Мин — бар кешелярдян дя артык жазыклы кеше, мин шул башта Христосъ Жыйынын бик кыстым, кюб ышаныучыларны азабладым, шунныктан мин апостолъ диб аталырга да тормойом». Эй, туганнар, бу апостоллардан габрят алыб, Алла Христосны сӧяргя, Аныҥ изге денен жяйергя бездя бик тырышыйык. Ул багыттагы кюк, казерге заманда да, ден турысында аз уйлаучылар, денгя салкын тороучылар бик кюбяйделяр. Ден турысында сӧйляшеyчеляр дя, аны уйлаучылар да бик кимеде. Кюбесе ден тотоучы диб аталса да, жалган деннелярдян артык жирляре бердя жук. Аллага да, Аныҥ изге Евангелiесеня дя ышанмыйлар, денгя ӧйрятеӱчеляр сюзлярен тыҥнамыйлар, äммя ӱзляре белгянгя, ӱзляреня ошаганча тороб, жир ӧстендя усаллыкны арттыралар. Инде без, туганнар, андыйларга карамыйык, алар кюк булмыйык, äммя шушы чын дендя бик нык торойок, ден кушканча тороб, таза кюҥелле, сабырлыклы, изгелекле булыйык. Алладан куркыб торойок. Ходай кушканча тороб, изге Евангелiе ӧйряткянчя жӧрӧб, гумер уздырырга тырышыйык. Христосъ дене курга калмасын ыйы, aммя отородан-оторо артыб, бар кеше дя шушы без тота торган бер чын денгя керсен эйе, диб теляб, Алла Христоска ӱтенейек, кӧчӧбoз житкян тиҥете, aр-кайсыбыз Христосъ денен сӧйляб, белмягянняргя аны белдерейек, оялмыйчы, курыкмыйчы, аны бар тӧштя да сӧйлӧйӧк. Изге апостоллар Петръ белян Павелъ кюк булмасак та, Алладан алган кыуатыбыз белян aр-кайсыбыз ден сӧйляргя бик тырышыйык.

Бу апостоллар Христосъ ӧчӧн, Аныҥ изге Евангелiесе ӧчӧн, ӧйряткян денняренеҥ чынныгына жаннарын биргянняр. Апостолъ Петрны качка башын тюбян таба кадаклаб ӱтергянняр. Апостолъ Павелныҥ башын кылыч белян чабыб ӧзгянняр. Христосъ ӧчӧн тырышыб, каты азабларга чыдаб, жаннарын биргянняре ӧчӧн, казер алар Алла Престолы алдында, мяҥге Падшалыкта торалар. Алар ӧйрятеб калдырган дендя тороб, алар кушканча тороб гумер уздырыучыларга казер дя бик булышалар.

Инде барыбыз дя аларга инялейек, алар безнеҥ ӧчӧн Алла Христоска инялеб, жазыкларыбызны кичертсенняр эйе, жаныбызны да, тянебезне дя жактыртсыннар ыйы, мяҥге тамук азабыннан да коткарсыннар ыйы. Эй, иҥ алда тороучы изге апостоллар Петръ белян Павелъ, безнеҥ ӧчӧн Аллага инялегез. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев