Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Җир йөзендә кешеләр ничек таралган?

Ходай кешеләргә ан, мәңгелек җан биргән һәм кешеләргә «Алла» сүзендә булырга, мәрхәмәтлелек һәм яхшылык кылып яшәргә бурыч йөкләгән.

Әмма кешеләр Ходай сүзеннән чыгып җазыкланганнар. Җазыклар кылып, аңнары томаланган, шуңа күрә кешеләргә чирләр, азаплар килә башлаган. Кешеләр үз көчләре белән генә кылган җазыкларыннан, үзләренә килгән азаплардан котыла, йөрәкләрен, акылларын чистарта алмаганнар. Бу эшне бары бер Алла тына эшли ала.
Беренче кешеләр Ходай сүзеннән чыгып жазыклангач, ул аларга әйткән: Дөньяга сезне Коткаручы - Алла улы Иисус Христос киләчәк. Ул кешеләрне мәңгелек үлемнән коткарып, мәңгелек тормышка кайтарачак». Дөнья яралганнан Коткаручы килгәнче булган вакыт Иске Закон (Ветхий Завет) дип атала, ягьни кешеләр Аллага ышанып, Коткаручы килүгә өметләнеп яшәргә тиеш булалар.
Алланың кешеләргә Коткаручыны - Иисус Христосны җибәрүе -Яна закон (Новый Завет) дип атала, ягъни Иисус Христос җирдә килеп кешеләр белән яңа килешү төзеп, кешеләргә Күк патшалыгында мәңгелек тормышны кайтарганАлла юктан барны булдыручы. Ул иң элек пәрештәләрне булдырган, аннары 6 көн эчендә юктан, бүгенге бөтен барлыкны булдырган. җылытучы кояшны, туендыручы җирне, суларны, һаваны булдыру өчен аның бер сүзе җиткән. Ходай җирдә оҗмах бакчасы ясаган. Шушы оҗмах бакчасында яшәргә Адам белән Еваны булдырган. «Рәхәтләнеп яшәгез, ләззәтләнегез, хозурланыгыз, оҗмах җимешләрен ашагыз, тик бер агачның гына җимешенә кагылмагыз. Бу таләпне үтәмәсәгез, сез оҗмахтан мәхрүм калырсыз, үләрсез дип Алла аларны кисәтеп куйган. Әмма Адам белән Ева, Шайтан коткысына бирелеп, Алла сүзеннән чыкканнар, рөхсәт булмаган җимешне ашап, зур җазык кылганнар. Алла Адам белән Еваны сүздән чыкканнары, җазыкларыннан тәүбәгә килмәгәннәре өчен оҗмахтан куган. Кешеләрнең җазыкланулары шуннан башланган. Адам белән Ева кылган зур җазык, үз артыннан кешеләр кыла торган барлык җазыкларның да башлангычьг булып калган. Шуңа курә без туганда ук җазыклы булып туабыз. Бу дөньяда чирләргә, газапларга дучар булып яшибез һәм үләбез. Әмма мәрхәмәтле Алла «мин сезгә Коткаручыны жибәрермен», дигән, ягъни Иисус Христосны. Алла сүзендә торган һәм вакыты җиткәч, җиргә Коткаручыны җибәргән.

Адам белщн Ева оҗмахтан куылгач, аларның уллары, кызлары туа башлаган. Иң олы уллары Каин, икенче уллары Авель булган. Каин усал, көнчел холыклы булган, көнләшеп, туганы Авельны үтергән. Алла Адам белән Евага өченче ул биргән. Акыллы, чиста күңелле Сиф булган ул. Сифтан соң да Адам белән Еваның күп санлы балалары туган. Җирдә кешеләр шулай ишәя барган. Изге, чиста күңелле Сиф токымнары, Каин токымнарыннан башта читтә яшәгәннәр. Алланы данлап, Коткаручы килүгә өметләнеп, дөрес тормыш алып барганнар. Әмма тора-бара юньсез Каин нәселе белән кушылып-буталып бетеп, бозылып беткәннәр. Бервакыт җирдә чиста күңелле, бозыклыкка басмаган бер генә гаилг калган, ул Сиф нәселеннән Ной пагамбәр булган.

Җирдәге бозыклыкны Ходай күреп, кешеләргә тәүбәгә килергә, төзәлергә 120 ел вакыт биргән. Әмма кешеләр төзәлү, тәүбәгә килү урынына, тагы да азгынлыкка, бозыклыкка бирелгәннәр. Бозык кешеләрдән Алла җирне су белән чистартырга исәп иткән. Соңыннан җирдә кешелек дәвам итсен дип, бары тик Нойны гына калдыру өчен, аңа зур көймә (ковчег) ясарга кушкан. Ной үзенең гаиләсе һәм кошлар, җанварлар сыярлык итеп зур көймә (ковчег) ясаган. Көймә әзер булгач, гаиләсен һәм җидешәр пар һәр төр җәнлек-кошларын (үрчем өчен) алып, көймәгә урнашкан. 40 көн, 40 төн яңгыр яуган. Елга, күлләр, диңгезләр ташып чыккан. 150 көн буена су күтәрелеп, иң биек таулар да су астында калган. Җирдәге бар тереклек су астында юкка чыккан. 150 көннән соң гына су кими башлаган. Ковчег Арарат (Әрмәнстан) тавында туктап калган. Ной җирдә су беткәнме, юкмы икәнен күгәрчен очыртып билгеләгән. Күгәрчен яшел яфрак алып килгәч кенә, Ной ковчегтан чыгып, җиргә төшкән.

Иң беренче итеп, Аллага багышлап, корбан чалган. Алла, корбанны кабул итеп, Нойга башка мондый зур су басулар булмас, дип сүз биргән.

Сим, Хам, Иафет исемле өч улы белән Ной җирдә яңа тормыш башлап җибәргән. Ной җирдә бик озак — 950 ел яшәгән, аннан соңгы кешеләр инде азрак яши башлаганнар Шуңа да карамастан, җирдә халык бик тиз үрчегән. Җир йөзендә яшәүче бүгенге халыклар Ной улларының дәвамнары булып исәпләнә. Сим нәселеннән чыкканнар семитлар дип атала. Аларга беренче чиратга Израиль халкы керә. Иафет нәселеннән чыгучыларны - иафетидлар дип атыйлар. Аларга Европа халыклары керә. Хам нәселеннән чыгучыларны хамитлар дип атыйлар: аларга, беренче чиратта, Палестинада яшәгән ханаан кабиләләре, Африкда халыклары h.б. халыклар керә. Иске законда (Ветхий Завет) язылганча җир йөзендәге халыклар шулай таралган.

Ной уллары - Сим, Хам, Иафеттан таралган токымнар баштарак барысы да бер җирдә Арарат тау тирәсеәдә яшәгәннәр. Барысы да бер телда сөйләшкәннәр.

Җирдә кешеләр күбәйгән саен, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре дә үзгәрә барган, төрле низаг, бәхәсләр чыга башлаган. Кешеләр шуңа күрә төрле җирләргә таралып яшәүне кулайрак күреп, таралышырга булганнар. Иафет токымнары көнбатышка китеп, Европа өлешендә яшәп калганнар. Сим токымнары Азиядә калганнар. Хам токымнары Африкага күчкәннәр, күпмедер өлеше Азиядә калган. Таралышып урнашкан нәселләр тора-бара үзләренең чыгышларын, телләрен онытып, аерым халыклар, милләтләр булып оешып, үз гореф-гадәтләре, телләре белән яши башлаганнар.

Алла җир кешеләренең бер-берсеннән яхшылыкны түгел, бозыклыкны күбрәк алуларын күреп, аларны төрле телле аерым халыклар итеп, һәрберсенә җирдә аерым максат куеп төрлеләндергән.

Кешеләр җир йөзендә таралышып, ишәя барган саен, Алладан ераклаша башлаганнар. Моның төп сәбәбе – төрле кешеләрнең кылган җазыкларының аңнарын томаларлык дәрәҗәдә күбәюе. Кешеләрнең аңы Алла юктан бар иткән тирә-юньне аңларлык дәрәҗәдә булмаганлыктан, кояшка, айга, хайван-кошларга һ.б.га табыну башлана. Тора-бара халыклар сыннарга табынучыларга, ягъни мәҗүсиләргә әйләнеп бетәләр. Аллага һәм Ул җибәргән Коткаручының килүенә ышанучылар сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Бары тик Азиядә – Сим токымыннан Авраам пагамбәр генә кала...

“Иске Закон”

Валентина Максимова

2008 елның 13 мартында "Туганайлар" газетасының 5 санында басылган мәкалә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев