Евангелие өйрәтә: үзеңне дөрес тотарга һәм ачуыңа ирек куймаска
Ничек итеп үз-үзеңне кулда, ачуыңны контрольдә тотарга һәм кешеләргә ачуланмаска өйрәнергә? Моны нәрсәдән һәм ничек башларга? Гомумән, ачу механизмы нинди ул? Бу сорауларга җавапны Марк язган ару Евангелие кенәгәсенең 10нчы бүлегендәге өзектә табарга була.
Марк Евангелиесе, 10 бүлектән өзек:
46 Аннары Иерихонга килгянняр. Ул ӧйрянеӱчеляре белян, кюб калык белян Иерихоннан чыккан чакта, Тимей улы сукыр Вартимей жул буйында сораныб утырган.
47 “Бу – Назорей Иисусъ” дигянне эшеткяч, ул: “Эй, Давидъ Улы Иисусъ! Мине жарлыка”, – диб кычкыра башлаган.
48 Кюбесе аҥар кычкырырга кушмаганнар; äммя ул: “Эй, Давидъ Улы! Мине жарлыка”, – диб бигеряк тя нык кычкыра башлаган.
49 Иисусъ туктаб, аны чакырырга кушкан. Сукырны чакырыб, аҥар ӓйткянняр: “Курыкма, тор, сине чакыра”.
50 Ул öс кейемен салган да, тороб, Иисусъ катына килгян.
51 Иисусъ аҥар жауабка ӓйткян: “Мин сиҥа ней кылганны телейсен?”. Сукыр Аҥар ӓйткян: “Эй, Ӧйрятеӱче! Кюря торган булсам ыйы”.
52 Иисусъ аҥар ӓйткян: “Бар, ышаныуыҥ сине коткарды”. Ул шул сяттюк кюря башлаган; аннары жул белян Иисуска эяреб киткян.
Ни өчен Иисусны озата барган кешеләр сукырны дәшмәскә мәҗбүр итәләр? Күрәсең, Коткаручы бу вакытта тирә-юньдәгеләргә үгет белән мөрәҗәгать иткәндер. Барышлый ук ул аларга Евангелие турында сөйләгән. Бер-береңә игътибарлы булуның һәм Ходай боерыкларын үтәргә омтылуның мөһимлеге турында сөйләгәндер. Ярлылар һәм мескеннәрне кайгырту, шул исәптән, юл буенда сорап утыручы сукырлар турында да...
Ниндидер мөһим нәрсәдән игътибарын читкә юнәлткән кешенең табигый реакциясе – ачулану һәм канәгатьсезлек белдерү. Әгәр безне берәрсе этеп җибәрсә, гадәттә, без “ул моны махсус эшләгәнме яки аның үзен эткәннәрме” дип уйлап тормыйбыз. Безгә һөҗүм иткәннәр кебек тоела. Курку акылыбызны томалый. Шуңа күрә, без бу вакыйганы бәяли алмыйбыз. Автомат рәвештә саклану режимына күчәбез. Махсус сәбәп булмаса да, агрессия күрсәтәбез.
Менә монда да шулай ук. Халык Коткаручының сүзләрен игътибар белән тыңлый һәм файдалы мәгълүматны кулдан ычкындырмаска тырыша. Һәм шунда кемдер, үзенең кычкырулары белән, аларга Ходайның ару сүзен тыңларга комачаулый. Әйтерсең, алардан Күк патшалыгын тартып алырга тырышалар. Һәм бу курку аларның ачуларын гарипкә юнәлдерә. Алар күзендә гарип кеше куркыныч тудыручы булып тора. Шулай итеп алар, каршларында, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗ кеше торуы турында уйламыйлар да.
Көн буена үзеңне игътибар белән күзәтсәң, бөтен канәгатьсезлекләр, үпкә-ачуларның нигезендә курку ятуын күрергә мөмкин. Булганын югалтудан яки теләгән әйберне ала алмаудан балаларча курку. Нәкъ менә шушы курку үзеңнең уңышсызлыкларыңның һәм газапларыңның сәбәпләрен тышкы дөньяда күрергә этәрә. Нәкъ менә шушы курку ачу энергиясен тиешсез урында кулланырга мәҗбүр итә. Куркуга төшеп, кешеләр белән көрәшә башлыйсың. Шулай итеп, кеше үз тынычлыгын, Күкләр патшалыгы тынычлыгын югалта. Нишләргә соң?
Карагыз әле, сукыр да курка. Ходай аңа игътибар итми, янынан үтеп китсә, ул терелү мөмкинлеген югалтачак. Ләкин аның үзен ничек тотканын карагыз. Ул тирә-юньдәгеләр белән ызгыш-талашка керми. Ул үзенең бөтен ярсуын бер ноктага җыя һәм үзенең кычкыруына сала. Аның күз алдында – бары тик үзенең авыруы һәм бөтен дөньяда Берүзе генә аңа сәламәтлек бирә алырдай Кеше генә.
Сукыр тормышын озак вакыт караңгыда үткәргән. Аның күз карашы бары тик үз-үзенә төбәлгән. Бәлки, шулай үз йөрәгенә бикләнүе аңа бик мөһим дөреслекне ачкандыр да: Ходай безгә салган ачу көче – шактый кыйммәтле ресурс. Аны кешеләргә һәм төрле шартларга сарыф итү – акылсыз һәм мәгънәсез. Чөнки ул – нәфесләрдән һәм җазыклы гадәтләрдән арынуга ярдәм итә торган “ягулык”. Ул – бертуктаусыз Ходайга мөрәҗәгать итәргә ярдәм итә һәм Аның коткаруын сорый торган көч. Һәм бу энергияне тиешле, дөрес максатыбызга кулланырга өйрәнгән саен, Ходай безнең күзләребезне ачачак. Күңелебездә Аның ару нуры яктырак балкыр. Ә яктылык булган җирдә инде бернинди дә курку юк.
«Татарстан митрополиясе» сайтыннан тәрҗемә итеп бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев