Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Элҗен – нинди бәйрәм?

Бу бәйрәмне христианнар, шул исәптән, керәшеннәр дә бәйрәм итә. Бу - Илья пророкның күккә күтәрелгән көне. Халыкта пророк үзе турында яшен, күк күкрәү кебек табигый күренешләр аша искәртеп тора, ул күктә арба белән йөри, дигән ышану яши. Илья - «бирелгән», «таза», «сатылмас» дигәнне аңлата.

2 август - Элҗен көн. Элҗен көнгә кадәр бәрәңге, кишер, чөгендернең яңа уңышын ашарга рөхсәт булмаган. Беренче кыярны да нәкъ менә шул көнне өзгәннәр. Бу гадәт - йолаларның башында Илья пророкка табыну тора. Кем булган соң Илья пророк? Нигә аны шулай олылаганнар?

Аның турында изге китапларда Христос туганчы мең еллар элек яшәгән, диләр. Үзенә карата да, кешеләргә карата да бик таләпчән булган. Үзенә авырлыклар тудырыр өчен, яшәү урыны итеп коры чүлне сайлаган. Кешеләр янына чын динне аңлату, дин юлына басарга чакыру өчен генә килә торган булган. Чүлдә яшәгәндә ашарына да, эчәренә дә булмаган. Ул йоклаган вакытта, каргалар, Алла кушуы буенча, томшыкларында һәр көн ипи, ит кисәкләре алып килеп калдырганнар.

Бервакыт Илья пророк шәһәргә килә, бер тол хатында туктала. Бу хатын аны ашата-эчертә, тәрбия итә. Бер ел буена ларында оны кимеми, кувшинында мае бетми. Илья пророкка күрсәткән игелеге, чын динне тотуы өчен Ходай аны шулай бүләкли. Израиль җирендә патша аны ялган дин тотуда гаепли, кешеләрне аңа каршы котырта. Диненең хаклыгын исбатлау өчен, Илья пророк халыкны бер тау башына җыярга куша. Ике үгез китертә. Берсен, үзе суеп, алдан әзерләнгән утыннар өстенә куйдыра, ә икенчесен башка дин тотучыларга суйдыра, шул ук рәвешле утсыз утыннар өстенә урнаштыра. Утны көйрәтү өчен, һәр якка үз Аллаларын чакырырга куша. Ялган диндәгеләр, күпме чакырсалар да, Аллаларыннан җавап булмый. Илья пророкның эндәшүе була, шул вакытта ук күктән ут төшеп, утыннар яна башлый. Халык аптырап кала. "Ильяның Алласы - чын Алла!"- дип, яңа динне кабул итәләр. Патша һәм аның иярченнәре пророкны эзәрлеклиләр, ул яңадан чүлгә китә.

Илья пророк халыкның бозык юлда, ялган диндә булуына бик борчыла, Алладан үлем сорый.

Бервакыт ул Харив тавына таба китә, 40 көннән соң барып җитә. Алла аңа тауның түбәсенә үк менәргә куша. Шул вакытта кешеләргә җил-давыл, ут, җир тетрәүләр җибәрә. Илья пророкны, киресенчә, назлы җиле белән сыйпап үтә. Бу эше белән ул кешеләрне дин юлына китерергә, төрле бозыклыклардан саклап калырга тели.

Илья пророкка җирдәге тормышны калдырып китәргә вакыт җитә. Үзе урынына дәвамчысы итеп Елисейны калдырырга була. Иордан елгасы ярына киләләр. Теге ярга чыгарга кирәк. Шул чакта пророк үзенең киеме белән суга тиеп ала, елга икегә аерылып, коры җир барлыкка килә. Икенче ярга чыгып җитәр алдыннан, утлы арба җиккән атлар килеп чыга. Шушы арбага утырып, Илья пророк күккә күтәрелә.

Халык ышанулары буенча, күк күкрәгәндә, утлы арбасына утырып, Илья апостол үтә, диләр. Җәйге челләләрдә яңгырлар яумый торса, Ильяга багышлап келәү итәләр, яшен яшьнәгәндә, Ильяның камчысы китереп сукмасын дип, эчтән хак дин өйрәткән иман юлларын кабатлыйлар. Элҗен табынында Илья пророкка вакытында яңгырлар яудырганы, җил-давылдан саклаганы өчен баш ияләр, рәхмәт укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X