Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Декабрь аенда чиркәү искә ала торган Изгеләр белән бәйле көннәр

Декабрь календаре

Бу айда чиркәү искә ала торган Изгеләр белән бәйле көннәр:

4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү йортына кергән көн (Введение). Изге Мариянең ата-анасы Иоаким һәм Аннаның озак еллар балалары булмаган. һәм алар, балабыз булса, аны Ходайга хезмәт итәргә бирербез, дип адарынганнар. Кызлары Мария туып, аңа 3 яшь булганда, аны Иерусалим храмына китергәннәр. Изге Алла Анасы храмдагы башка кызлар белән бергә үскән һәм тәрбияләнгән; Изге китаплар укыган, кул эшләре белән шөгыльләнгән, Ходайга җараулы булып үскән.

9 декабрь – Чиркәү Георгий Победоносецны искә ала.

10 декабрь – Хәлсезлектән, параличтан   — “Знамение” Алла Анасы тәресе каршында, эчкечелектән “Неупиваемая Чаша” Алла Анасы тәресе каршында келәү итәләр. Баласызлыктан һәм бала тудырганда ярдәм сорап, Преподобный Романга келәү итәләр.

12 декабрь – Азаплар чигүче Изге Парамонны искә алалар. 13 декабрь – Чиркәү Андрей Первозванныйны искә ала.

17 декабрь – Төшенкелеккә бирелгәндә, чарасызлыктан, ышаныч кимегәндә, азаплар чигүче изге Варварага келәү итәләр.

19 декабрь – Кышкы Микула. Чиркәү Кодрәтләр кылучы Изге Николайны зурлап искә ала.

22 декабрь – Балалар исәнлеге һәм колак авыруларыннан ярдәм сорап, “Нечаянная Радость” Алла Анасы тәресе каршында келәү итәләр.

25 декабрь – Һәртөрле тән чирләреннән святитель Спиридоннан ярдәм сорыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев