Чиркәүдә үз-үзеңне тоту тәртибе
Чиркәүнең үз кагыйдәләре һәм нигезләмәләре бар. Дуслары яки танышлары янына барганда, һәр кеше әдәплелекнең билгеле бер кагыйдәләрен үти һәм үзен тыйнак, тәртипле тота – бигрәк тә, йорт хуҗасыннан нинди дә булса ярдәм сорарга килсә.
Ходай йортына килгәч, анда урнаштырылган кагыйдәләрне үтәргә, үзеңне диндарларча тотарга, тирә-ягыңдагы башка кешеләргә уңайсызлыклар тудырмаска кирәк.
Ни өчен храм чиркәү дип атала?
“Чиркәү” сүзе чакыру нәтиҗәсендә кешеләр җыелышын аңлата (грекчадан тәрҗемә иткәндә, “чакырылганнар җыелышы”). Апостоллар Иисус Христос тарафыннан җыелышка, ягъни чиркәүгә берләшү өчен сайланган һәм чакырылган булган. Шуңа күрә, Христос Чиркәве төшенчәсенең тулы аңлатмасы – бер баш – Ходаебыз Иисус Хрстос астында күктә һәм җирдә чын теләк итүчеләр, Аның ихтыярын үтәүчеләр, Анда булганнар һәм Аның илаһи тормышында катнашучылардан барысының да бергә җыелуын күздә тота.
Чиркәү – ул “Богочеловеческий” организм, Евангелие буенча торырга тырышкан кешеләрдә яшәүче Дух бердәмлеге. Шуңа күрә, чиркәү дип, шулай ук, Христоска теләк итүче һәм үз иерархиясенә, оештыру структурасына ия булган кешеләр җәмгыяте атала.
Храмны, шулай ук, чиркәү дип атыйлар, чөнки анда Чиркәү членнары (чиркәү общинасы) собор иманы һәм Ходай белән аралашу өчен җыелалар. Бу очракта “чиркәү” сүзе кечкенә хәреф белән языла. Храмны – Алла йорты, Ходай йорты дип атыйлар.
Чиркәүгә еш йөрергә кирәкме?
Әйе, бу – православ кешегә бик мөһим һәм зарур. Ходайның дүртенче Боерыгында “кеше алты көн эшләргә, ә җиденче көнне Ходай Аллага багышларга тиеш” дип әйтелә. Шуңа күрә һәр православ атнакөнне, шул исәптән шимбә кичендә һәм, мөмкин булганча, чиркәү бәйрәмнәрендә чиркәүгә барырга тиеш.
Иртән чиркәүгә барыр алдыннан ашаргамы-юкмы?
Чиркәү Уставы буенча, моны эшләргә ярамый. Өлеш алмаучылар, келәү тәмамлангач, антидор яки просфора ашый, ә алар организмга ач килеш кабул ителә. Ләкин Устав физик яктан сәламәт кешеләргә исәпләнгән. Балалар һәм физик авырулардан интегүче кешеләргә чиркәүгә барыр алдыннан ашарга рөхсәт ителә.
Керер алдыннан нәрсә эшләргә?
Чиркәүгә керер алдыннан, Коткаручы төсенә карап, кеше өчәр тапкыр кач кылырга, башырырга һәм Ходайдан кичерүлек сорарга тиеш. “Святый Алла, Святый Кодрәтле, Святый Үлемсез, мине җарлыка”, – дип өч тапкыр әйтергә кирәк.
Үзеңне ничек тотарга?
Чиркәүнең үз кагыйдәләре һәм нигезләмәләре бар. Дуслары яки танышлары янына барганда, һәр кеше әдәплелекнең билгеле бер кагыйдәләрен үти һәм үзен тыйнак, тәртипле тота – бигрәк тә, йорт хуҗасыннан нинди дә булса ярдәм сорарга килсә. Ходай йортына килгәч, анда урнаштырылган кагыйдәләрне үтәргә, үзеңне диндарларча тотарга, тирә-ягыңдагы башка кешеләргә уңайсызлыклар тудырмаска кирәк. Бу кагыйдәләр тышкы кыяфәткә дә кагыла. Хатын-кызларга чиркәүгә бик кыска итәкләрдән, бөтенләй җиңсез (ачык куллар белән) кофта һәм блузкалардан һәм буянып-ясанып килергә ярамый. Хатын-кызның башы яулык яки шарф белән капланырга тиеш. Ир-атлар шорты һәм футболка киеп килергә тиеш түгел. Чиркәүгә керер алдыннан ир-ат баш киемен салалар.
Келәү башланганчы 10-15 минут алдан килү яхшы. Бу вакыт эчендә язу-запискалар бирергә, шәмнәр куярга, тәреләргә башырырга мөмкин. Шуннан соң, буш урынга басарга. Традиция буенча, келәү вакытында ир-атлар – чиркәүнең уң өлешендә, ә хатын-кызлар сул өлешендә теләк итә. Әгәр буш урын җитәрлек булса, керү ишекләреннән “Царский капка”га кадәрге төп юлны биләргә ярамый. Чиркәүдә май сөртү, өлеш алу җәшерекләрендә яки кач үбү вакытында ир-атларның – беренче булып, ә алардан соң хатын-кызларның килүе – традиция.
Келәү вакытында йөрергә, сөйләшергә ярамый. Келәү башланганнан соң кергән кешеләр, башкаларны иманнан бүлеп, шәмнәр куймаска яки аларны тапшырмаска тиешләр. Чиркәүдә аякны аякка куеп утырырга, кулларны кесәдә яки артта тотарга ярамый.
Ни өчен келәү вакытында басып торырга кирәк?
Чиркәүдә келәүләр берничә сәгатькә сузыла. Бу вакытта прихожаннар басып тора. Келәү вакытында утырырга ярыймы? Бу сорауга җактыртучы (святитель) Филарет Московский болай дигән: “Келәү барышында аяк өсте аяк турында уйлаганчы, утырып Ходай турында уйлавың яхшырак”. Әмма бу сүзләр аяклары авырткан кешегә генә кагыла. Шулай ук, башка чирләре булган һәм йөкле хатын-кызларга да утырып торырга ярый. Ләкин Евангелие укыганда, һичшиксез, басып торырга, ә дары чыгарганда тезләнергә кирәк.
Келәү барышында тезләнергәме?
Келәүдә священниклар һәм барлык теләк итүчеләр тезләнеп торган мизгелләр бар. Мәсәлән, җараулы (преподобный) Ефрем Сирин иманы, Олы Ураза келәве (молений великопостных служб) һәм башка кайбер хезмәтләр вакытында, шулай ук, Изге Троица көнендә иманнар укыганда тезләнеп торалар. Шуңа күрә, священник һәм барлык иман әйтүчеләр тезләнеп торса, сезгә дә шулай эшләргә кирәк. Кеше авырганда яки чиркәүдә бик тыгын булганда, тезләнмәскә мөмкин.
Күрем вакытында хатын-кызларга чикләүләр бармы?
Хәзерге вакытта хатын-кызларга мондый көннәрдә чиркәүгә яки аның притворына керергә мөмкинлек бирә торган, әмма Өлеш алу җәшереге һәм башка чиркәү йолаларына кертелми торган практика киң таралган. Авыру һәм үлем куркынычы булган очракларда (Требник күрсәтмәсе буенча), чиркәү тарафыннан мондый кеше Чумылу һәм Өлеш алу җәшерекләреннән мәхрүм ителми.
Шәмне, беренче чиратта, кемгә куярга һәм нәрсә турында әйтергә кирәк?
Кемгә һәм күпме шәм куярга кагылышлы махсус кагыйдә юк. Башта шәмне чиркәүнең үзәгендәге шәмдәлгә куярга мөмкин, анда уртада гадәттә бәйрәм иконасы яки чиркәүнең үз иконасы ята, шулай ук, Коткаручы, Алла Анасы, Ходайга җараулы изгеләр, Үлгәннәрнең тынычлыгы өчен турыпочмаклы шәмдәл-канунга шәм куялар.
Иман белән, беренче чиратта, Ходай Аллага аның игелекләре өчен рәхмәт белдерәләр. Кеше кылган җазыкларын кичерү турында теләк итә. Шулай ук, булган ихтыяҗларыбызда ярдәм сорап була.
Өлеш алу вакытында шәмнәр куеп, тәреләргә башны куярга буламы?
Шәмнәр куюны һәм тәреләргә башыруны – келәү башланганчы, әгәр өлгермәсәң, келәү тәмамланганнан соң башкару яхшы. Келәү вакытында барлык игътибар чиркәүдә җырланганга һәм укылганга юнәлтелергә тиеш. Өлеш алу – келәүнең иң мөһим өлеше, шуңа күрә бу чорда шәмнәр кую, иконаларга башыру ярамый. Өлеш алмаучылар да бер урында торырга, иман әйтергә һәм иң бөек җәшерек алдында хөрмәт сакларга тиеш.
Каждение вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк?
Священник чиркәү буенча йөргәндә, аңа комачауламас өчен, читләшергә һәм башыңны бераз ияргә кирәк. Шул ук вакытта, алтарьга арка белән борылмаска (!) һәм бу вакытта кач кылырга кирәк.
Радоницада качка башны куялармы?
Әйе, башка көннәрдәге кебек. Келәү тәмамлангач, чиркәү традициясе буенча качка баш куела, чөнки Кач – христианнар өчен изге, Иман символы һәм безнең коткару коралы.
Литургия тәмамланганчы китеп буламы?
Бик кирәк булганда, чиркәүдән теләсә кайсы вакытта китәргә мөмкин. Евангелие укылганда, Херувим җыру җырлаганда, Евхарист каноны барганда чыгып китү бәхилләнми.
Чумылмаган кешегә төнге келәү вакытында май сөртү йоласын үтәргә мөмкинме?
Әгәр чумылмаган кешенең чиркәүгә карата эчкерсез кызыксынуы булса, полиелей вакытында аның май сөртүдә катнашуы мөмкин. Ләкин майлау белән генә чикләнеп калмыйча, изге чумылу аша чын христианин булырга карар итүе мөһим.
Әгәр дә кемдер майлауны ниндидер сихер, яки “чиркәү даруы” итеп кабул итсә һәм, шул ук вакытта, чиркәү тормышы белән кызыксынмаса, май сөртергә бармавы яхшырак.
Чумылмаган кеше изгеләрнең тән калдыкларына башын куя аламы?
Чумылмаган кешеләр дә Изгеләрнең калдыкларына һәм тәреләргә башларын куя алар.
Иконаларны кайсы яктан урап узарга кирәк: уңнан сулга яки сулдан уңгамы?
Кайсы яктан да ярый. Иң мөһиме, бу – изге эш, иман белән башкарылсын һәм башка кешеләргә комачаулык китермәсен. Тәреләр – ниндидер йола яки ритуал үтәү өчен түгел, ә Ходайга, Алла Анасына һәм Изгеләргә башыру, мөрәҗәгать итү өчен.
Чиркәүгә ничә чәчәк алып керергә була – пар яки пар булмаган санда?
Күпме алып килә аласың! Чәчәкләр саны түгел, ә йөрәк кушуы буенча китерү мөһим.
Тере кешеләргә так сандагы чәчәкләр бүләк итү, ә зиратта пар чәчәк кую – хорафатларга ышану билгесе. Мәсәлән, кайбер кешеләр, парлы чәчәкләр белән тулы букеттан курка, янәсе гомере кыскара. Әмма бүләк ителгән чәчәкләрнең саны гомер озынлыгына берничек тә тәэсир итми, ул тулысынча Аллага бәйле.
Чиркәүдә фото һәм видео төшерергә рөхсәт ителәме?
Бу эш өчен гомуми чиркәү тыюы юк. (Мәсәлән: Патриарх катнашында Рождество һәм Пасха келәүләре трансляцияләнә). Чиркәүдә төшерү өчен священниктан бәхиллек сорарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев