Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

ЧИРЛӘРДӘН АРЫНЫЙМ, ДИСӘҢ...

19 январьда уза торган бәйрәмне керәшеннәр Качману дип йөртәләр. Православие дөньясында аның Крещение, Богоявление, Водокрещение дигән исемнәре дә бар. Качману - православие динен тотучыларның зур бәйрәме. Аны хәзер искә алмый калган бер генә төбәк тә юктыр. Чиркәве булган авылларда сулыклар 2-3 сәгатьлек службадан соң, Крестный ход ясап аруландырыла. Ә чиркәүсез...

Качману бәйрәменең килеп чыгу тарихы, кыскача гына аңлатканда, мондый.

Чумылдыручы Иоанн, Алла кушуы буенча, Иордан елгасы буена - иудей җирләренә килеп, кешеләрне: "Тәүбә итегез, инде Күк патшалыгы якынлашты. Бөек Коткаручыны, Иордан суында чумылып, җазыклардан арынып каршылагыз!" - дип үгетләп йөри. Төрле җирләрдән җыелган халыклар, чумылып, чистарынып, Ходай улын каршыларга әзерләнәләр.

Алла улы Иисусны да Иоанн чумылдыра. Ул судан чыккач ук күкләр ачылып китә. Иисус Христос өстенә күктән Святый Тын күгәрчен рәвешендә иңә. Чумылдырылган чакта кешеләр Иисус Христосның кеше генә булып түгел, ә Ходай булып килүен күрәләр. Шуңа күрә бу бәйрәмне Богоявление дип атыйлар. Ел саен бу көнне сулыкларны аруландыру да шул вакытлардан бирле килә.

 

Яшь бала кебек буласың

Башкортстан Республикасы Бакалы районы Илек авылында инде дүртенче тапкыр Сөн суын аруландыралар. Моннан дүрт ел элек Үмер авылындагы бәке суында чумынгач, ирем Василий:

- Андый бәкене үзебездә дә ясый алабыз бит. Авылыбыз өстеннән җактырылу узар, Качману бәйрәмен киләсе елда үзебездә үткәрәбез, - дип дәртләнеп кайтты.

Шундый уйлары барлыгын "Якты чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Андрей Давыдовка да әйткән. Дини җанлы Андрей Николаевич аның сүзләрен күтәреп алган. Әйткән сүз - эшләнгән эш, диләр бездә. Икенче елны Сөн елгасы бозында бәке тишеп, халыкны чумындырдылар. Узган елгысында: "Эх, шуны шулай эшлисе калган икән", - дигән уйларның барысын җиренә җиткереп бетерделәр. Баскычлар да ясадылар. Киенү-чишенү өчен юрталар да кордылар. Самоварлар куеп, кайнар чәй белән дә сыйлап тордылар. Былтыр да кеше бик күп җыелган иде, быелгысы аннан да уздырды. Халыкның шулай активлашып китүенең сере дә бар - инде менә дүрт ел буе Бакалы чиркәвендә яшь священник - отец Владимир хезмәт итә. Кешеләрне иман юлына чыгаруда аның хезмәте бик зур. Бигрәк тә, яшьләр тартыла аңа. Моны күреп торган олылар читтә калсын диме? Менә шулай бергә-бергә күтәреләләр. Качману службасына әзерләнгәндә дә, бәке тишү, юл чистарту кебек эшләрне башкарганда да читтә калмадылар. Ирем Василийның төп ярдәмчеләре, дип, Петр Хрисанов, Григорий Карпов, Вячеслав Кудряшов, Аркадий Сидоров, Сергей Белоусов исемнәрен атап була. Ә менә Дмитрий Чукаев белән Игорь Такашовлар кайнатып эчергән чәйләр Качмануда алган дәваның иң файдалысы, иң тәмлесе булгандыр.

"Инде коенып йөр-мисеңме әллә, чирләрсең бит", - дигән сүзләремә каршы ирем:

- Иордан елгасына хәтле барып коенганны, ничек үзебездәге суда коен-мыйм ди? Судан чыккач, бөтен эчләрем тазарып, сафланып китә. Йоклаганда, изрәп, яшь бала йокысы белән йоклыйм. Коенудан рәхәт нәрсә юк, - ди.

Бу көнгә кадәр, ничектер, коенырга керергә йөрәгем җитми. Вакыты килеп терәлмәгәнме?

Раиса КУЗНЕЦОВА,

Бакалы районы,

Илек авылы

 

Инеш юк дип тормадык

Соңгы вакытларда, Аллага шөкер, керәшен авылларында да Качмануны, Нардуган беткән көн дип кенә түгел, ә олы дини бәйрәм буларак билгеләп үтәләр. Бу көнне җир астындагы барлык су тамырлары чистарына. Без, җазыклы мәндәләр, Богоявление җиткәнче, бер көн кырыс ураза тотарга тиешле. Уразаларыбызны тотып, священник каршында җазыкларыбызны әйтеп, өлеш алгач кына, бу суның чирләрдән файдасы тия. Тукай районы Борды авылында быелгы Качмануга әнә шулай җазыклардан арынып килүчеләр күп булды.

Чаллы благочинные рөхсәте белән, авылга Сидоровка чиркәвеннән отец Сергей килде. Аның белән бергә дьякон Евгений һәм җыручы Валентина да килделәр. Алар унтугызы көнне бәйрәм службасы үткәреп, чиркәүгә алып кайтылган суларны аруландырдылар. Ә бу суларны унсигезеннән унтугызынчы январьга чыккан төнне Михаил Майоров белән Петр Маслов дигән егетләр Изге чишмәдән алып кайттылар. Отец Сергей службаны русча алып барса да, укучы әбиләребезгә сүз биреп, алар үзебезчә иманнар җырладылар. Чиркәүгә китерелгән җиде бидон аруландырылган суны килгән кешеләргә өләшү өчен, шул көнне батюшкадан өлеш алган өч кыз билгеләнде. Дәвасы булсын дип, эчтән иманнарын укый-укый, алар савытларга су тутырып тордылар. Башка елларда бәкедә коенучылар да була иде. Буган буабыз китеп, быел инешебез сусыз калды. Шулай да, кое суы алып, чиләк белән кое-нучылар шактый булган. Хикмәт аруландырылган суны ничек файдалануда түгел, ә нинди күңел белән файдалануда бит. Җазыкларыңнан арынып, чын күңел белән ышанып кулланасың икән, ул суның бер йотымы да сихәтлек бирә. Күңелең чиста булмаса, бәкегә төшеп, ярты сәгать салкын суда ятсаң да, саулык ала алмыйсың. Күңелләр ару булсын, кешеләрнең бер-берләренә карата сөюлекләре бетмәсен. Бары шул гына.

Анастасия

СЕЛИВЕРСТОВА,

Тукай районы,

Борды авылы

 

Теләкләр кабул була

Ничә еллар буена караңгылыкта яткан җаннарыбыз яктырды. Быел безнең авылда өр-яңа чиркәү төзелеп, анда бәйрәм службалары үткәрелә башлады. Качману бәйрәме уңаеннан, чиркәүдә биш сәгатькә сузылган "Богоявление литургиясе" укылды. Аны үзебезнең настоятель отец Владимир укыды. Чиркәү эчендә иллеләп кеше булса, су аруландыруны тышта көтеп торучыларның саны моннан күп тапкырга артыграк иде. Крестный ход ясап, алар барысы да Күлләр буе чишмәсе янына төшеп киттеләр. Отец Владимир иманнар укып, чишмәнең суын аруландырды. Иртәнге дүртенче яртыда халык аруландырылган судан авыз итте, чишмәнең агып торган төшендә бит-кулларын чылатты. Отец Владимир яңадан чиркәүгә кайтып, бәйрәм службасын төгәлләде. Чишмә буенда чиратка тезелгән кешеләр иртәнгә кадәр су алдылар. Чиләккә су алып коенучылар арасында хатын-кызлар аерата күп иде. Ходаебыз бит һәрвакыт сорарга кушкан. Исәнлек-саулыкны ничек кенә сорасаң да, күп булмый. Теләкләр кабул була торган вакыт - ул менә нәкъ Качману көне инде.

Валентин

САПОЖНИКОВ,

Сарман районы,

Ләке авылы

 

Саклык чаралары күрелгән

Качману көнне су кое-нырга теләүчеләр өчен, Чаллыда Изге Вознесение һәм Серафим Саровский чиркәүләре янында бәке әзерләнде. Изге Вознесение чиркәве янындагы чишмәнең суын төнлә аруландырып, беренче коенучыларны керттеләр. Кое-ну оештырылган урында бәла-каза булмасын өчен, саклык чаралары алдан күрелгән иде. Ике яр арасына трос сузып, коенучылар шуңа тотынып чумындылар. Яннарында МЧС хезмәткәрләре дежур тор-ды. Су коенучыларның саны көндезге унберләр тирәсенә инде 500дән узып киткән, диделәр.

Серафим Саровский храмы священниклары Мәләкәс елгасы өстендә әзерләнгән бәке суын аруландырдылар. Шәһәрнең "Горзеленхоз" хуҗалыгы эшчеләре, бәкенең үзен кач рәвешендә тишеп, боздан ясалган кач формасын шунда торгызып та куйганнар. Бу - бәке тирәсенә өстәмә серлелек, чирләрдән котылуга ишарә булып күренде.

Мария МАРТЫНОВА

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев