Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

ЧАЛЛЫ ПРАВОСЛАВНЫЙЛАРЫНА – ЗУР БҮЛӘК

Чаллы шәһәренең «Экспо-Кама» күргәзмәләр үзәгендә беренче православный күргәзмә-ярминкә узды. Монда Россиянең төрле почмакларындагы, шулай ук Греция, Израиль, Украина, Беларусь кебек илләрдәге храм, монастырьлардан китерелгәнправославиегә кагылышлы әйберләр күрсәтелде. Икона язучылар, дини әйберләр җитештерүче халык осталары да үзләренең эшләрен алып килгәннәр иде. Азаплар чигүче, савыктыручы Изге Пантелеймонның Грециядән үк кайтартылган иконасын, мощьларын...

- Валентина Петровна, Чаллы халкына мондый күргәзмә нәрсә бирде?

- Православный күргәзмә-ярминкәнең Чаллыда әле беренче тапкыр гына узуы. Монда Грециядән, Сербиядән, Иерусалимнан ук китерелгән уникаль әйберләрне карарга мөмкин булды. Мироточить итә, кровоточить итә торган иконалар да бар иде. Көне-төне келәүләр бара торган монастырьлардагы тәреләрне күрү, аларга башыра алу - бу инде чаллылылар өчен күктән бирелгән бәхет булды. Изге Пантелеймон мощьларын күреп, аның тәресенә исәнлек сорап башыру турында әллә кемнәр хыяллана. Тик Грециягә барып, Афон тауларына менү мөмкинлеге бик азларга гына эләгә. Ә монда бөтен кеше аларны күрә, аларга башыра алды.

- Күргәзмәне карарга чиркәүләргә йөрүче, дини яктан күпмедер белеме булган кешеләр генә килгәндер.

- Монда халык бик күп булды. Барысы да чиркәүләргә йөриләрдер, димим. Православие әйберләрен китерүчеләр үзләренең яклары, монастырьлары турында сөйләде, кайсы очракта нәрсә кулланырга икәнен аңлатып бирде. Белмәгәнеңне сорап, җавап алырга да мөмкин булды. Аерым кабиналарда священниклар халыкны кабул итеп утырды. Моннан тыш лекцияләр, кино залы эшләде. Берөзлексез дини темага җырлар яңгырап торды. Мондый күргәзмәдә монастырьлар катнашуның тагын шундый отышлы ягы бар: аларга вечное поминание заказлары биреп була. Әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең, шулай ук үзебезнең дә гомерләребез чикле. Барыбыз да теге дөньяга күчәсе. Еллык, мәңгелек поминаниеләрне нәкъ менә монастырьларда укыйлар. Кайсыбыз шундый ният белән монастырь эзләп юлга чыга? Ә монда - үзләре килгән. "Исәнлегегез өчен көне-төне укыйбыз, кырыйдан үтеп китмәгез", - дип, күзеңә карап торалар. Моңарчы бер тапкыр да чиркәүдә булмаган кеше бу күргәзмәгә килеп эләксә, тормышында зур үзгәреш булыр, Ходай юлына борылыр, дигән уйда калдым. Үзем өченгә аңлатып биреп булмый торган зур рәхәтлек алдым. Көндәлек тормышыбызда гел күзәтелеп торган "суета", этеш-төртеш тә юк монда. Рәтләр арасы кысан, килүчеләр күп булса да, кешеләр бер-берләренә карата киң күңеллелек күрсәтәләр. Һәр кешенең йөзе, ничектер, якты, нурлы булып күренде. Әллә ничә тапкыр урагач та, зал-ны ташлап чыгасым килмәде. Йөргән саен яңалык таптым. Мин мондый рәхәтлекне Биләргә баргач кичергән идем. Анда да халык күп килә, шулай да этеш-төртеш, бер-береңә тупас эндәшү күзәтелми.

- Мондый күргәзмәне оештыручылар иң беренче чиратта нинди максатны күздә тоттылар икән: православие динен киңрәк җәелдерүнеме, әллә монастырьларга күпмедер күләмдә акча эшләргә мөмкинлек тудырунымы?

- Монастырьлар әле яңа гына аякка басып киләләр. Ничә дистә еллардан соң кире кайтарылсалар да, күбесе хәерче хәлдә. Монахлар, монашкалар да безнең кебек кешеләр. Аларның да ашыйсылары да килә, тору урыннары да кирәк. Чыгуларының да сәбәбе шулдыр. Тик әллә ни баеп киткәннәрдер, димим. Кемдер монда экскурсиягә генә килгән, кайсыбер кешеләрнең исә, булышырга теләсәләр дә, мөмкинлекләре юк. Ә акчалы кешеләрнең мондый җирләргә йөрергә вакытлары булмый... Яшьләр дә күп түгел, карарга керүчеләрнең күбесе - өлкән яшьтәгеләр. Мин эш көннәрендә бардым, ял көннәрендә бәлки башкача булгандыр. Чаллыга очраклы гына кайткан идем, мондый күргәзмәгә эләгермен дип уйламадым. Ә инде барып эләккәч, Ходайдан бирелгән бер бүләк итеп кабул иттем. Ике көн бардым, өч тапкыр кердем, алай да карап туймадым. Православный ярминкә ел саен оештырылса да әйбәт булыр иде. Тик алай булмас. Күргәзмәдә катнашу монастырьлар өченгә дә чыгымлыдыр: әйберләрне китерергә транспорт, килүчеләрне яшә-тергә урын кирәк. Боларның һәммәсе акчага бәйләнгән.

- Чаллы чиркәүләренә дигән акчалар читтән килүчеләргә бирелде. Бу хәл безнең чиркәүләрнең кесәсенә нык кына суккандыр.

- Чиркәүләрдә бит гел службалар бара. Халык барыбер анда йөриячәк. Зур поминаниеләрне генә монастырьларга бирәләр. Бу күргәзмәдә булган кешеләр, моңарчы чиркәүдән ерак торсалар да, моннан ары чиркәүгә йөри башларлар дип ышанам. Дөрес, кирәк әйберне чиркәүдән дә алып була, монда кешегә сайлау мөмкинлеге тудырылды. Чиркәүләр белән дә шулай бит. Берсенә халык бик күп йөри, икенчесенә әзрәк, өченчесенә бөтенләй әз. Сайлау - ирекле. Монастырьларга өлеш чыгарган кеше чиркәүгә дә йөри. Шулай булгач, алар бер-берләренә конкурент түгел.

- Күргәзмәдә була алмаганнарга нәрсә дисең?

- Нәрсә диим? Икенче ярминкәне көтсеннәр. Кешегә шундый шанс тудырыла икән, җай булмаса да, барырга тырышырга кирәк. Бу күргәзмә әле Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә буласы, диделәр. Менә - шанс. Барырга җай табу - һәр кешенең үз эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка православие ярмарка икона